bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 16
Acts 16
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 17 →
1
Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимутәй исемле шәкерт яши иде. Аның анасы – Гайсәгә иман итүче яһүди, ә атасы грек иде.
2
Лустрадагы һәм Икүниундагы имандашлар Тимутәй турында яхшы фикердә иделәр.
3
Паул аның үзе белән юлга чыгуын теләде, шуңа күрә аны сөннәткә утыртты. Бу эшне ул шунда яшәүче яһүдиләр хакына эшләде, чөнки барысы да Тимутәйнең атасы грек икәнне белә иде.
4
Шәһәрләр аша үткәндә алар, Иерусалимдәге рәсүлләр һәм өлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны имандашларга тапшырып, шуларны үтәргә үгетләделәр.
5
Бердәмлекләр иманда ныгыды һәм иман итүчеләрнең саны көннән-көн арта барды.
6
Изге Рух Паулга һәм аның юлдашларына Асия өлкәсендә Аллаһы сүзен җиткерергә рөхсәт итмәгәнгә, алар Фрүгия һәм Гәләтия аша китәргә мәҗбүр булдылар.
7
Мусия чигенә җиткәч, алар Битуния төбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнең Рухы аларны анда җибәрмәде,
8
һәм алар, Мусия аша узып, Троас шәһәренә килделәр.
9
Төнлә Паулга илаһи күренеш иңде: македунияле берәү «Македуниягә килеп безгә ярдәм ит» дип ялварып аның каршында басып тора иде.
10
Шушы күренештән соң, Яхшы хәбәрне сөйләргә Аллаһы безне шунда чакыра дигән нәтиҗәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык.
11
Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче көнне Неаполис шәһәренә килеп җиттек.
12
Аннары Македуниянең шул өлешендәге төп калага – Рим хакимлегендәге Филиппуй шәһәренә юл тоттык. Берничә көнгә без шул шәһәрдә тукталдык.
13
Шимбә көнне шәһәрдән чыгып елга буена киттек, чөнки дога кылу урыны шундадыр дип уйладык. Анда хатын-кызлар җыелган иде, без алар белән сөйләшеп утырдык.
14
Алар арасында Түәтәйрә шәһәрендә куе кызыл төстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаһыны олылаучы Лудия исемле хатын бар иде. Паул сөйләгән сүзләрне аңлар өчен, Хуҗа-Хаким аның йөрәген ачты.
15
Лудия үзе һәм аның гаиләсе суга чуму йоласын үтәгәннән соң, ул: – Мине Хуҗа-Хакимгә иман итүче дип санасагыз, өемә кереп кунак булыгыз, – дип кыстый торгач, ниһаять безне күндерде.
16
Бер көнне дога кылу урынына барганда, күрәзәчелек рухына ия булган бер хезмәтче кыз очрады. Күрәзәлек итеп үзенең хуҗаларына ул зур табыш китерә икән.
17
Әлеге кыз: – Бу кешеләр – Аллаһы Тәгалә хезмәтчеләре, алар сезгә котылу юлын күрсәтә, – дип кычкырып, Паул белән безнең арттан ияреп барды.
18
Берничә көн рәттән шул хәл кабатлангач, Паулның түземлеге бетте, һәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих исеменнән боерам сиңа: кыздан чыгып кит! – диде. Һәм рух шундук чыкты.
19
Кызның хуҗалары, табыш чыганагы юкка чыкканны аңлагач, Паул белән Силасны тотып алдылар да мәйданга өстерәп алып киттеләр.
20
Аларны шәһәр идарәчеләре каршына бастырып: – Бу кешеләр – яһүдиләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыра, – диделәр.
22
Халык та Паул белән Силаска каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәһәр идарәчеләре рәсүлләрнең киемнәрен йолкып төшерергә һәм аларны таяк белән кыйнарга боерды.
23
Нык кына кыйнаганнан соң, аларны зинданга ташлап, каравылчыга яхшылап сакларга әмер бирделәр.
24
Шундый әмер алгач, каравылчы, аларны зинданның эчке бүлмәсенә илтеп, аякларына агач богаулар салды.
25
Төн урталарында Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаһыны мактап мәдхияләр җырладылар, башка тоткыннар аларны тыңлап утырды.
26
Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук барча ишекләр ачылып китте, һәркайсының богаулары ишелеп төште.
27
Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды да, ишекләрнең ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм кылычын чыгарып үзен үтерергә теләде.
28
Әмма Паул: – Харап итмә үзеңне! Без барыбыз да монда! – дип кычкырды.
29
Каравылчы ут сорап алды да бүлмәгә йөгереп керде һәм дер калтырап Паул белән Силас каршына килеп егылды.
30
Шуннан аларны тышкы якка алып чыкты. – Әфәнделәрем! Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады каравылчы алардан.
31
Тегеләр аңа: – Хаким Гайсәгә иман китер. Шулай эшләсәң, үзең дә котылырсың, бөтен өең дә котылыр, – дип җавап бирде.
32
Соңыннан Паул белән Силас каравылчының үзенә һәм дә аның гаиләсенә Раббы сүзен сөйләп бирделәр.
33
Шул ук сәгатьтә, төнлә, каравылчы аларның җәрәхәтләрен юды, аннары гаилә әгъзалары белән бергә суга чуму йоласын үтәде.
34
Шуннан каравылчы, Паул белән Силасны үзенең өенә алып кайтып, табын әзерләде. Аллаһыга иман китерүенә ул бөтен гаиләсе белән куанды.
35
Яңа көн тууга шәһәр идарәчеләре, теге кешеләрне азат итегез, дигән боерык белән хезмәтчеләрне зинданга җибәрде.
36
Зиндан каравылчысы шул хәбәрне Паулга җиткерде. – Шәһәр идарәчеләре сезне азат итәргә боера! Барыгыз, исән-имин йөрегез! – диде ул.
37
Әмма Паул: – Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хөкемсез-нисез кыйнадылар, зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә безне үзләре чыгарсыннар, – диде.
38
Хезмәтчеләр бу сүзләрне шәһәр идарәчеләренә җиткерделәр, ә идарәчеләр, аларның Рим гражданнары икәнен ишеткәч, куркып калдылар.
39
Яннарына килеп гафу үтенгәннән һәм аларны иреккә чыгарганнан соң, шәһәрдән китүләрен сорадылар.
40
Паул һәм Силас исә, зинданнан чыккач, Лудиянең йортына килделәр. Анда имандашларын очраттылар һәм, аларга үгет-нәсыйхәт биргәннән соң, юлга чыктылар.
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 17 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28