bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 26
Acts 26
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 25
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 27 →
1
Әгрип патша: – Сиңа үзеңне яклап сөйләргә рөхсәт ителә, – диде Паулга. Шуннан Паул кулын күтәрде дә үзен яклап сөйли башлады:
2
– Әгрип патша! Бүген синең алда яһүдиләрнең барлык гаепләүләреннән үземне яклый алуыма шатмын.
3
Син яһүдиләрнең барлык йолаларын, динебездә бәхәс тудыра торган мәсьәләләрне яхшы белгәнгә күрә, мине түземлек белән тыңлавыңны үтенәм.
4
Минем яшьтән үк үз халкым арасында яшәгәнем һәм Иерусалимдәге тормышым барлык яһүдиләргә мәгълүм.
5
Алар мине күптәннән белә һәм, әгәр теләсәләр, динебезнең иң таләпчән тәгълиматын тоткан фарисейлар төркеме әгъзасы икәнемә шаһитлык бирә алырлар иде.
6
Ә хәзер мин, Аллаһы тарафыннан ата-бабаларыбызга бирелгән вәгъдәнең үтәлүенә өметләнгән өчен, хөкем алдында торам.
7
Безнең унике ыруг, шул вәгъдәнең тормышка ашуына өмет баглап, көне-төне тырышып Аллаһыга хезмәт итә. Яһүдиләр мине әнә шушы өмет өчен гаеплиләр, Әгрип патша.
8
Җәмәгать, Аллаһының үлеләрне терелтүен сез чыннан да ышанмастай нәрсә дип саныйсызмы?
9
Дөрес, кайчандыр мин дә, насаралы Гайсә исеменә каршы мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк, дип уйлый идем.
10
Һәм Иерусалимдә шулай эшләдем дә: баш руханилардан рөхсәт алып, күп кенә изге адәмнәрне зинданнарга ташлаттым. Аларны үлем җәзасына хөкем итү турында сүз барганда, мин һәрвакыт ризалыгымны бирдем.
11
Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йөреп, күп тапкырлар аларны җәзаладым һәм Гайсәгә булган иманнарыннан баш тартырга мәҗбүр иттем. Ачуым бик көчле булганга, аларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләп йөрдем.
12
Әгрип патша, көннәрнең берендә баш руханилар тапшырган эш буенча һәм аларның ризалыгы белән Дәмәшкъкә барганда, көн урталарында минем һәм юлдашларымның тирә-ягын күктән төшкән, кояштан да яктырак көчле нур балкытты.
14
Без барыбыз да җиргә егылдык, һәм шулвакыт мин бер тавыш ишеттем. Ул тавыш миңа яһүд телендә: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? Үгез үз хуҗасының таягына тибенгән кебек, үзеңә зыян гына китерәсең», – диде.
15
«Әфәндем, Син кем?» – дип сорадым мин. «Син эзәрлекли торган Гайсә Мин, – диде Ул. –
16
Аягыңа торып бас! Хәзер күргәннәреңә һәм Минем тарафтан киләчәктә күрсәтеләчәк нәрсәләргә шаһитым һәм хезмәтчем булсын өчен килдем Мин каршыңа.
17
Мин сине үз халкыңнан да, мәҗүсиләрдән дә коткарырмын. Күзләре ачылсын, караңгыдан яктыга чыксыннар, шайтан кулыннан азат ителеп йөзләре белән Аллаһыга таба борылсыннар, гөнаһлары кичерелеп Миңа булган ышанычлары аша изгеләр арасында урын алсыннар өчен Мин сине мәҗүсиләр янына җәбәрәм».
19
Шуңа күрә, Әгрип патша, күктән иңгән күренешкә буйсынып, мин
20
башта Дәмәшкъ һәм Иерусалим кешеләренә, аннары бөтен Яһүдия җирендә яшәүчеләргә, ә соңыннан инде мәҗүсиләргә вәгазь сөйләдем, аларны да тәүбәгә чакырып Аллаһыга йөзләре белән борылырга, тәүбә итүләрен исбатлаучы эшләр кылырга өндәдем.
21
Менә шуның өчен яһүдиләр мине Аллаһы йортында тотып алдылар да үтерергә теләделәр.
22
Ләкин Аллаһы бүгенге көнгә кадәр миңа ярдәм итеп килә, һәм мин бөегенә дә, кечесенә дә шаһитлык бирәм, Мусаның һәм пәйгамбәрләрнең гаиптән биргән хәбәрләреннән башка берни сөйләмим.
23
Ә алар Мәсихнең газап чигәргә тиешлеген һәм беренче булып үледән тереләчәген, яһүдиләргә һәм мәҗүсиләргә яктылык турындагы хәбәрне игълан итәчәген әйткәннәр иде.
24
Ул үзен шулай дип яклаганда, Фисте аңа: – Паул, син акылдан шашкансың! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра, – дип кычкырды.
25
– Мин акылдан шашмадым, мөхтәрәм Фисте, – диде Паул, – мин үз акылымда һәм хак дөресен сөйлим.
26
Патша бу турыда белә, һәм мин аның алдында кыюлык белән сөйли алам. Әлеге вакыйгалар патша игътибарыннан читтә калмагандыр дип уйлыйм, чөнки боларның берсе дә яшерен эшләнмәде.
27
Әгрип патша, пәйгамбәрләрнең сүзләренә ышанасыңдыр бит син? Беләм, ышанасың.
28
Әгрип Паулга: – Син мине шулай тиз генә мәсихче итәргә мөмкиндер дип уйлыйсыңмы? – диде.
29
– Тиз генәме, юкмы, – диде Паул, – әмма синең генә түгел, бүген мине тыңлаган һәркемнең минем кебек, тик богаусыз булуын сорап Аллаһыга дога кылам.
30
Шуннан соң патша, аның артыннан идарәче, Берники һәм алар янында утыручылар урыннарыннан тордылар
31
да читкәрәк китеп: – Бу кеше үлемгә хөкем итәрлек яки зинданга ташларлык һичнәрсә эшләмәгән, – дип фикер алыштылар.
32
– Кайсар хөкемен таләп итмәсә, бу кешене азат итәргә дә мөмкин булыр иде, – диде Әгрип патша Фистегә.
← Chapter 25
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 27 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28