bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 10
Acts 10
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 11 →
1
Кайсария шәһәрендә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йөзбашы булып хезмәт итүче Көрнили исемле кеше бар иде.
2
Ул үзе дә, аның бөтен гаиләсе дә диндар булып, алар Аллаһыны олылап һәм Аңардан куркып яшәүчеләрдән иде. Көрнили фәкыйрьләргә мул итеп хәер тарата һәм Аллаһыга ялварып өзлексез дога кыла иде.
3
Шулай бервакыт көндезге өчләр тирәсендә Көрнилигә ап-ачык итеп Аллаһы фәрештәсе күренде. Фәрештә аның янына килеп: – Көрнили! – дип эндәште.
4
Көрнили куркып калды, аңа күзләрен текәп: – Нәрсә, әфәндем? – диде. – Догаларыңны һәм биргән хәерләреңне корбанга санап, Аллаһы сине искә алды, – дип җавап бирде аңа фәрештә. –
5
Петер исемле Шимунны алып килергә Яфуга кешеләр җибәр.
6
Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аның йорты диңгез буенда урнашкан.
7
Аның белән сөйләшкән фәрештә киткәч, Көрнили үзенең ике хезмәтчесен һәм шәхси йомышларын үтәүче диндар бер гаскәриен чакырып алды да,
8
һәммәсен аңлатып, аларны Яфуга җибәрде.
9
Икенче көнне бу кешеләр шәһәргә якынлашып килгәндә, Петер дога кылыр өчен көндезге уникеләр тирәсендә яссы түбәле өйнең башына менде.
10
Ул ачыккан иде, аның ашыйсы килә башлады. Өйдәгеләр табын әзерләгән арада, Петергә илаһи күренеш иңде:
11
күкләр ачылып китте дә зур тукымага охшаган бер әйберне, дүрт почмагыннан тотып, җиргә төшерә башладылар.
12
Әлеге тукыма эчендә җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошлар иде.
13
Аңа: – Петер, тор да суеп аша! – дигән тавыш килеп иреште.
14
Әмма Петер: – Юк, Раббым, минем беркайчан шакшы яки нәҗес нәрсә ашаганым булмады, – диде.
15
Шулвакыт Петер янә: – Аллаһы чиста иткәнне шакшы дип исәпләмә, – дигән тавыш ишетте.
16
Өч тапкыр шулай кабатланганнан соң, тукыма күккә тартып алынды.
17
Петер, бу күренеш нәрсә аңлата икән, дип аптырап торган арада, Көрнили җибәргән кешеләр, Шимун өен эзләп табып, капка янына килеп бастылар һәм:
18
– Петер исемле Шимун монда тукталдымы? – дип кычкырдылар.
19
Иңгән күренеш турында уйланып торган Петергә Изге Рух: – Сине өч кеше эзли.
20
Төш тә шикләнмичә алар белән бар. Аларны Мин җибәрдем, – диде.
21
Көрнили җибәргән кешеләр янына төшеп, Петер: – Сез эзләгән кеше мин булам, – диде. – Нинди эш белән килдегез?
22
– Аллаһыны олылаучы, тәкъва, барча яһүдиләр алдында хөрмәт казанган йөзбашы Көрнили җибәрде безне. Изге фәрештәдән ул сине үз өенә чакырырга һәм сөйлисе сүзләреңне тыңларга боерык алды, – диде алар.
23
Шуннан Петер аларны өйгә чакырып кунак итте, ә иртәгесен алар белән китеп барды. Аларга Яфудагы кайбер имандашлар да иярде.
24
Кайсариягә алар икенче көнне килеп җиттеләр. Көрнили исә, үзенең туганнарын һәм якын дусларын җыеп, аларны көтеп тора иде.
25
Көрнили, бусаганы атлап кергән Петерне каршы алып, аның аягына егылды.
26
– Тор, мин дә кеше генә бит, – диде Петер аны торгызып.
27
Алар сөйләшә-сөйләшә өйгә керделәр. Анда күп кеше җыелган иде.
28
Петер аларга: – Яһүдиләргә чит кавемнән булган кешеләр белән аралашырга, алар янына кунакка йөрергә рөхсәт ителмәгәнне сез, әлбәттә, беләсез. Ләкин Аллаһы миңа һичбер адәмне шакшы яки нәҗес дип исәпләмәскә боерды.
29
Шуңа күрә, сез чакыруга, һичсүзсез яныгызга килдем. Инде әйтегез: ни өчен чакырттыгыз мине? – диде.
30
– Өч көн элек шушы вакытта, сәгать өчтә, өемдә дога кыла идем, – диде Көрнили. – Кинәт алдымда ялтыравыклы аксыл кием кигән бер кеше пәйда булды
31
да: «Көрнили, Аллаһы синең догаңны ишетте һәм сәдакаларыңны искә алды.
32
Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр җибәр. Ул хәзер диңгез буенда яшәүче күнче Шимун өендә кунакта», – диде.
33
Мин исә шундук сиңа кешеләр җибәрдем, һәм син килеп яхшы эшләдең. Раббы боерганнарның һәммәсен синең авыздан ишетер өчен без хәзер барыбыз Аллаһы алдында басып торабыз.
34
– Хәзер мин чынлап та аңлыйм: Аллаһы кешеләрне тигез күрә, – дип сүзен башлады Петер. –
35
Аллаһыны олылаучыны һәм гадел эшләр кылучыны, кайсы гына халыктан булса да, Ул хуп күрә.
36
Аллаһы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп, Исраил угылларына Үзенең сүзен ирештерде: Гайсә – һәммәбезнең Хуҗа-Хакиме.
37
Яхъя суга чуму йоласын үтәргә өнди башлаганнан соң, Гәлиләядә, бераздан бөтен Яһүдиядә ни-нәрсәләр булып узганны беләсез:
38
Аллаһы, насаралы Гайсәне Изге Рух белән сугарып, Аңа кодрәт бирде. Гайсә, игелек кылып, иблис җәфалаган кешеләрне савыктырып йөрде, чөнки Аллаһы Аның юлдашы булды.
39
Аның Яһүдиядә һәм Иерусалимдә кылган барлык эшләренә без шаһит. Аны хачка асып үтерделәр,
40
ә өченче көндә Аллаһы Аны үледән терелтте һәм кешеләргә – бар халыкка түгел, ә безгә генә, Ул үледән терелеп торганнан соң Аның белән бергә ашап-эчкән һәм Аллаһы алдан билгеләгән шаһитларга гына – Аны күрергә мөмкинлек бирде.
42
Гайсә ул – тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәр өчен Аллаһы тарафыннан билгеләп куелган Зат. Ул безгә шул хакта халыкка сөйләргә һәм шаһитлык кылырга боерык бирде.
43
Барча пәйгамбәрләр әйткәнчә, Аңа иман китергән һәрбер адәмнең гөнаһлары Аның исеме белән кичереләчәк, – диде Петер.
44
Петер бу сүзләрне сөйләгән вакытта ук тыңлаучыларның барысына Изге Рух иңде.
45
Мәҗүсиләрнең таныш булмаган телләрдә сөйләвен һәм Аллаһыны олылап мактауларын ишетеп, Петер белән бергә килгән иман итүче яһүдиләр Изге Рухның чит халыкларга да бирелүенә бик нык гаҗәпләнделәр. Шулвакыт Петер:
47
– Безнең кебек үк Изге Рухны кабул иткән бу кешеләрне суга чумудан кем тыя алыр? – диде.
48
Ул аларга Гайсә Мәсих исеме белән суга чуму йоласын үтәргә кушты. Аннары алар Петернең үзләре янында берничә көнгә калуын үтенделәр.
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 11 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28