bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 4
Acts 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 5 →
1
Петер белән Яхъя халыкка сөйләп торганда, алар янына руханилар, Аллаһы йортының сакчылар башлыгы һәм саддукейлар килде.
2
Петер белән Яхъяның халыкны өйрәтүе һәм Гайсә мисалында үлеләрнең терелүе хакында әйткән сүзләре аларны нык ачуландырды.
3
Шул сәбәпле алар Петер белән Яхъяны кулга алдылар һәм, инде кич җиткәнлектән, иртәнгә кадәр сак астына тапшырдылар.
4
Тыңлап торучыларның күбесе рәсүлләр сөйләгән Хәбәргә ышанды, һәм бу кешеләрнең саны биш меңгә җитте.
5
Икенче көнне Иерусалимдә яһүдиләрнең башлыклары, халык өлкәннәре һәм Канун белгечләре җыелды.
6
Олуг рухани Һаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр һәм олуг рухани гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр.
7
Петер белән Яхъяны уртага бастырып: – Бу савыктыруны сез нинди кодрәт белән, кем исеменнән эшләдегез? – дип сорадылар.
8
Шулвакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, халык өлкәннәре! – диде. –
9
Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык һәм аның ни рәвешле савыгуы турында бүген бездән җавап таләп ителә икән,
10
сезнең һәммәгезгә һәм бөтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сез хачка кадаклаткан, әмма Аллаһы үледән терелткән насаралы Гайсә исеме ярдәмендә савыккан адәм хәзер сау-сәламәт килеш каршыгызда басып тора.
11
Ә Гайсә – «сез, төзүчеләр, кире каккан иң мөһим почмак ташы» ул.
12
Башка һичкемнән котылу килмәс. Җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткарырдай бүтән исем юк.
13
Укымаган, гап-гади бу ике кешенең – Петер белән Яхъяның кыюлыгын күреп, Югары киңәшмәдә утыручылар бик гаҗәпләнделәр, аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен аңладылар.
14
Савыккан кешене дә Петер белән Яхъя янында күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар һәм
15
аларга Югары киңәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр.
16
– Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган гаҗәеп могҗиза Иерусалимдә яшәүчеләрнең һәммәсенә билгеле, һәм без аны инкяр итә алмыйбыз.
17
Әмма халык арасында артык сүз таралмасын өчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сөйләмәсеннәр, – дип үзара киңәштеләр.
18
Петер белән Яхъяны яңадан чакырып керттеләр, Гайсә исемен телгә алып һичнәрсә сөйләмәскә һәм һичкемне өйрәтмәскә әмер бирделәр.
19
Әмма тегеләр: – Үзегез уйлап карагыз: Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән?
20
Күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында без сөйләми булдыра алмыйбыз, – дип җавап кайтардылар.
21
Киңәшмәдәгеләр исә җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, кат-кат янап Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Алар халыктан курка иделәр, чөнки гарип кешенең савыгуын күргән-ишеткән һәркем Аллаһыны данлады.
22
Савыгу могҗизасын татыган теге кеше кырыктан узган иде.
23
Азат ителгәннән соң, Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар һәм халык өлкәннәре әйткән сүзләрне сөйләп бирделәр.
24
Моны ишеткәч, барысы да бердәм рәвештә Аллаһыга дога кылдылар: – Хөкемдарыбыз! Син – күкне, җирне, диңгезне һәм шундагы бөтен нәрсәне Бар кылучы!
25
Үз колың булган атабыз Давыттан Изге Рух аша Синең шушы сүзләрең килеп иреште: «Ни дип чуалыша-котырына кавемнәр, ник халыклар булмастайны тормышка ашырмакчы?
26
Җир йөзенең патшалары баш күтәрә, Раббыга һәм Ул май сөрткән затка каршы тупланадыр бергә илбашлары».
27
Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән берләшеп, Изге Хезмәтчең Гайсәгә – Үзең май сөрткән Затка каршы шушы калага җыелдылар,
28
Син Үз кодрәтең һәм ихтыярың белән алдан билгеләгән эшне гамәлгә ашырдылар.
29
Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларын ишет һәм без колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир.
30
Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән авыруларны савыктыр, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәт.
31
Дога кылганнан соң, алар тупланган урын тетрәнеп куйды, һәм барысы да, Изге Рух белән сугарылып, Аллаһы сүзен зур кыюлык белән сөйли башлады.
32
Иман китергән кешеләрнең барысы да йөрәкләре һәм күңелләре белән бердәм булды. Берсе дә үз милкен «минеке» дип әйтмәде, һәрнәрсә уртак иде.
33
Хаким Гайсәнең үледән терелеп торуына рәсүлләр биргән шаһитлык зур көч-кодрәткә ия иде, һәм Аллаһы барчасына Үзенең мәрхәмәтен мул итеп яудырып торды.
34
Иман итүчеләр арасында беркем мохтаҗлык кичермәде, чөнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын
35
рәсүлләр карамагына тапшыра торды. Һәркемгә ихтыяҗына карап бирелде.
36
Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб (ягъни «Юаныч углы») дип исем кушкан, Кипрда туган Йосыф исемле левиле
37
җир саткан акчасын шулай рәсүлләргә бирде.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28