bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 8
Acts 8
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 9 →
1
Шаул исә бу үтерүне хуплады. Шул көннән Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлеген нык эзәрлекли башладылар, һәм рәсүлләрдән гайре барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең төрле урыннарына таралып бетте.
2
Берничә тәкъва кеше Эстефәнне күмде һәм аның өчен кайгырып бик нык елады.
3
Шаул исә иман итүчеләр бердәмлеген тар-мар итәргә тотынды. Ул өйдән-өйгә йөрде, ир-ат һәм хатын-кызларны өстерәп чыгарып зинданнарга ташлады.
4
Таралышкан иман итүчеләр, кайда гына булсалар да, Аллаһы сүзен сөйләп йөрделәр.
5
Аларның берсе, Филип дигәне, Самареянең бер шәһәренә килеп халыкка Мәсих турында сөйләде.
6
Филип кылган могҗизалы гамәлләрне күреп-ишеткән халык аның сүзләрен зур дикъкать белән тыңлады.
7
Җен ияләшкән кешеләрнең күбесеннән акыра-бакыра явыз рухлар чыкты. Паралич суккан һәм аксак кешеләрнең күбесе савыкты.
8
Шуңа күрә шәһәрдә зур шатлык хөкем сөрде.
9
Ул шәһәрдә үзенең сихерләре белән Самарея халкын хәйран калдырган, үзен бөекләрдән санаган Шимун исемле кеше бар иде.
10
Кечесе дә, олысы да – барчасы аны игътибар белән тыңлап: «Бу кешедә „бөек көч“ дип атала торган Аллаһы кодрәте бар», – дип әйтә иде.
11
Шактый вакытлар үзенең сихерләре белән халыкны шаккатырып торганлыктан, кешеләр аны тыңлый иде.
12
Әмма Филип сөйләгән Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чуму йоласын үтәделәр.
13
Шимун да, ышанып, суга чуму йоласын үтәде һәм, Филип кылган могҗизалы гамәлләргә, кодрәтле эшләргә хәйран калып, аның яныннан бер адым китмәде.
14
Иерусалимдәге рәсүлләр, Самареядә яшәүчеләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүен ишетеп, Петер белән Яхъяны алар янына җибәрделәр.
15
Самареягә килгәч, яңарак кына иман китергән кешеләр Изге Рухны кабул итеп алсын өчен, Петер белән Яхъя анда дога кылдылар.
16
Хаким Гайсә исеме белән суга чумдырылган булсалар да, аларның берсенә дә әле Изге Рух иңмәгән иде.
17
Шуннан Петер белән Яхъя самареялеләрнең башына кулларын куйдылар, һәм алар Изге Рухны кабул итеп алдылар.
18
Шимун исә, рәсүлләрнең кул тидерүеннән Изге Рух бирелгәнне күреп, аларга акча тәкъдим итте.
19
– Кулларымны башына куйган кеше Изге Рухны кабул итә алсын өчен, миңа да шул кодрәтне бирегез, – диде ул.
20
Ләкин Петер аңа: – Әгәр Аллаһы бүләген акчага сатып алырга мөмкин дип уйлыйсың икән, акчаларың белән бергә һәлак булырсың! – диде. –
21
Бу эштә катнашырга хакың юк синең, чөнки Аллаһы каршында күңелең чиста түгел.
22
Шуңа күрә бу явызлыгыңнан тәүбә ит тә Раббыга дога кыл, бәлки йөрәгеңдәге ниятеңне кичерер.
23
Мин синең зәһәр көнчелек белән тулганыңны һәм гөнаһ әсирлегеңдә икәнеңне күреп торам.
24
– Сез әйткәннәрнең берсе дә башыма төшә күрмәсен дип, минем өчен Раббыга дога кылыгызчы, – дип җавап бирде Шимун.
25
Петер белән Яхъя, үзләренең шаһитлыгын биреп Раббы сүзен игълан иткәннән соң, Иерусалимгә таба киттеләр, юл уңаенда Самареянең күп кенә авылларында Яхшы хәбәрне тараттылар.
26
Раббының бер фәрештәсе Филипкә: – Тор да көньякка таба, Иерусалимнән Газага илтә торган юлга бар, – диде. (Әлеге юл чүл аша уза иде.)
27
Филип, җыенып, юлга чыкты. Нәкъ шул вакытта юл буйлап бер хәбәши – кәндәкинең, ягъни Хәбәшстан патшабикәсенең бөтен хәзинәсен саклаучы сарай хезмәтчесе, югары дәрәҗәле түрә бара иде. Аллаһыга табыну өчен ул Иерусалимгә килгән булган,
28
ә хәзер үз иленә кайтып барышы икән. Хәбәши адәм үз арбасында Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып утыра иде.
29
Изге Рух Филипкә: – Арба янына кил дә рәттән атла, – диде.
30
Филип арба янына йөгереп килде һәм, хәбәшинең Ишагыйя пәйгамбәр китабын укыганын ишетеп: – Укыганыңны аңлыйсыңмы соң? – дип сорады.
31
– Берәрсе төшендермәсә, ничек аңлыйм инде? – диде хәбәши һәм Филипкә үз янына утырырга тәкъдим итте.
32
Хәбәши адәм Язманың шушы урынын укый иде: «Аны, сарык сыман, чалырга алып бардылар; йон кыркучылар алдында ул, бәрән сыман, авызын да ачмады.
33
Аны кимсеттеләр, гадел хөкемнән мәхрүм иттеләр. Аның нәселе турында кем сөйли алыр? – Җир йөзендәге гомере өзелде бит».
34
Филиптән ул: – Зинһар, әйт әле, пәйгамбәр монда кем турында сөйли? Үзе турындамы, әллә башка берәү турындамы? – дип сорады.
35
Шуннан Филип, Язманың шул урыныннан аңлата башлап, хәбәшигә Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп бирде.
36
Бара торгач, алар су янына килеп җиттеләр. – Менә бит, су да бар – чуму йоласын үтәргә миңа нәрсә комачаулый? – диде хәбәши. [
37
– Чын күңелдән ышансаң, мөмкин, – дип җавап бирде Филип. – Гайсә Мәсихнең Аллаһы Углы икәненә ышанам, – диде теге.]
38
Арбасын туктатырга кушып, хәбәши адәм Филип белән суга керде, һәм Филип аны суга чумдырып алды.
39
Судан чыккач, Раббы Рухы Филипне алып китте, һәм хәбәши аны бүтән күрмәде, шатлана-шатлана юлын дәвам итте.
40
Филип исә Ашдод шәһәрендә пәйда булды һәм Кайсариягә килеп җиткәнче шәһәрләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде.
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 9 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28