bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 3
Acts 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 4 →
1
Шулай бер көнне көндезге өчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаһы йортына килделәр.
2
Тумыштан аяклары гарип бер кешене һәркөн, Аллаһы йортының Матур дип аталган капкасы янына алып килеп, керүчеләрдән хәер сорарга утыртып китәләр иде.
3
Шул кеше, Петер белән Яхъяның Аллаһы йортына кереп баруын күреп, алардан хәер сорады.
4
Петер белән Яхъя әлеге кешегә игътибар белән караганнан соң, Петер аңа: – Карале безгә! – диде.
5
Теге кеше, нәрсә дә булса алырга өметләнеп, аларга текәлде.
6
Әмма Петер: – Алтын-көмешем юк минем, булган нәрсәмне исә сиңа бирәм: насаралы Гайсә исеменнән боерам – тор да йөреп кит! – дип,
7
аны уң кулыннан тотып торгызды. Гарип кешенең табаннарына, тубыкларына шундук көч керде,
8
һәм ул, җәһәт кенә торып, йөри башлады, Аллаһыны мактый-мактый, сикерә-сикерә алар белән бергә Аллаһы йортына керде.
9
Бар халык бу кешенең ничек йөреп китүен һәм Аллаһыны мактавын күрде.
10
Кешеләр, Матур капка янында хәер сорашып утырган адәмне танып, бу хәлгә хәйран калдылар.
11
Савыккан кешенең бер тотам калмыйча Петер белән Яхъяга тагылып йөрүенә гаҗәпләнгән халык, Сөләйман әйваны дип аталган залга йөгереп кереп, алар янына җыелды.
12
Петер, моны күреп, халыкка: – Исраил ирләре! Нигә моңа гаҗәпләнәсез? – диде. – Ник безгә шулай текәлеп карап торасыз? Әллә аны үзебезнең кодрәтебез яки диндарлыгыбыз белән аякка бастырган дип уйлыйсызмы?
13
Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Алласы – ата-бабаларыбызның Алласы – Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шөһрәтле итте, сез исә, Пилат Аны азат итәргә теләгән чакта, Аңарга хыянәт иттегез һәм Аңардан ваз кичтегез.
14
Сез, Изге һәм Хак Заттан ваз кичеп, кеше үтерүчене азат итәргә сорадыгыз.
15
Сез чын тормыш Бирүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитлары, – диде Петер. –
16
Гайсәнең исеме сез күреп белгән менә бу кешегә куәт бирде, чөнки ул Аңа ышанды. Гайсә аша килгән иман һәммәгезнең күз алдында аны тулысынча савыктырды.
17
Хәер, туганнар, мин беләм: сез, башлыкларыгыз кебек үк, аңышмыйча эш иттегез.
18
Аллаһы Үз Мәсихенең газап чигәсен барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән иде, һәм бу хәбәре әнә шулай тормышка ашты.
19
Ә сез, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз.
20
Шулай эшләсәгез, Раббыдан сөенечле заманнар килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне – Гайсәне җибәрер.
21
Аллаһы Үзенең изге пәйгамбәрләре аша күптән үк белдереп куйган барлык сүзләр гамәлгә ашканчы, Гайсә күктә калырга тиеш.
22
Муса болай дигән: «Раббы Аллагыз, сезнең янга мине җибәргән кебек, кардәшләрегез арасыннан сезгә Пәйгамбәр сайлап куячак. Ул нәрсә сөйләсә, сез һәммәсен тыңларга тиеш;
23
шушы Пәйгамбәрнең сүзләренә колак салмаган һәр кеше Аллаһы халкы арасыннан юк ителәчәк».
24
Шемуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу көннәр турында алдан хәбәр иткәннәр.
25
Сез – пәйгамбәрләрнең варислары. Аллаһы Ибраһимга, җир йөзендәге барлык халыклар синең нәселең аша фатиха алыр, дип әйтеп, сезнең ата-бабаларыгыз белән килешү төзегән; шушы килешүдә сезнең дә катнашыгыз бар.
26
Аллаһы, сезнең һәркайсыгызны яман эшләрдән аралап фатихасын күндерү өчен, Үзенең Углы Гайсәне үледән терелтте һәм Аны иң әүвәл сезгә җибәрде.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28