bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 21
Acts 21
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 20
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 22 →
1
Алар белән саубуллашып юлга чыкканнан соң, без туп-туры Кос утравына юнәлдек, икенче көнне Родос утравына, аннары Патара утравына җиттек.
2
Анда Фойникә өлкәсенә баручы кораб табып, аңа утырдык та кузгалып киттек.
3
Кипр утравын көньягыннан урап үтеп, Сүрия өлкәсенә таба юлны дәвам иттек. Сурда тукталыш ясадык, чөнки анда корабтан йөк бушатырга тиеш иделәр.
4
Әлеге шәһәрдә имандашларыбызны эзләп табып, яннарында җиде көн булдык. Алар, Рух кушканны тыңлап, сиңа Иерусалимгә барырга ярамый, дип Паулны кат-кат кисәттеләр,
5
әмма китәр вакыт җиткәч, без юлга чыктык. Барлык имандашлар үзләренең хатыннары һәм балалары белән безне шәһәр читенә кадәр озата барды, ә яр буена килеп җиткәч, бөтенебез бергә тезләнеп дога кылдык.
6
Саубуллашканнан соң, без корабка утырдык, ә алар өйләренә кайтып киттеләр.
7
Юлыбызны дәвам итеп, Пытулемаис шәһәренә килеп төштек. Анда имандашлар янына бардык һәм көне буе алар янында булдык.
8
Ә икенче көнне Кайсариягә килеп, җиде ярдәмченең берсендә – Яхшы хәбәрне таратучы Филип өендә тукталдык.
9
Аның кияүгә чыкмаган дүрт кызы булып, аларда пәйгамбәрлек сәләте бар иде.
10
Берничә көн узганнан соң, Яһүдиядән Һагәб исемле пәйгамбәр килде.
11
Ул, яныбызга кереп, Паулның билбавын алды да үзенең кул-аякларын бәйләде. – Изге Рух болай дип әйтә: Иерусалимдәге яһүдиләр, бу билбауның иясен менә шулай бәйләп, мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, – диде Һагәб.
12
Бу сүзләрне ишетеп, без һәм анда булган башка кешеләр Паулның Иерусалимгә бармавын үтенә башладык.
13
Әмма Паул: – Нәрсә эшлисез сез? Ник елап йөрәгемне телгәлисез? Хакимебез Гайсә исеме хакына мин Иерусалимдә тоткын булырга гына түгел, үләргә дә әзермен, – дип җавап бирде.
14
Паулны күндерә алмаячагыбызны аңлагач, без: – Раббы ихтыярынча булсын! – дип тынып калдык.
15
Шуннан соң без, юлга әзерләнеп, Иерусалимгә киттек.
16
Безнең белән бергә кайсарияле берничә шәкерт тә барды. Алар безне Гайсәнең күптәнге шәкертләреннән булган кипрлы Мынасун йортына алып килделәр.
17
Иерусалимгә килгәч, андагы имандашлар безне ачык йөз белән кабул иттеләр.
18
Икенче көнне без Паул белән бергә Ягъкуб янына бардык; анда бердәмлекнең барлык өлкәннәре җыелган иде.
19
Аларның хәл-әхвәлләрен сорашканнан соң, Паул чит халыклар арасында Аллаһы ярдәме белән нинди эшләр башкаруын җентекләп сөйләп бирде.
20
Паулны тыңлагач, андагылар Аллаһыны данлады, аннары аңа: – Беләсеңме, имандаш, яһүдиләр арасында иманга килгән ничә мең кеше бар инде, – диде. – Алар барысы да Муса канунын яклаучылардан.
21
Аларга килеп ирешкән хәбәргә караганда, син, имеш, мәҗүсиләр арасында яшәүче яһүдиләрне «угылларыгызны сөннәткә утыртмагыз, гореф-гадәтләребезне сакламагыз, Муса кануныннан баш тартыгыз» дип өйрәтәсең икән.
22
Нәрсә эшләргә инде хәзер? Синең килүең турында алар, әлбәттә, ишетерләр.
23
Шуңа күрә киңәшебез шул: бездә нәзер әйткән дүрт кеше бар,
24
алар белән бергә пакьләнү йоласын үтә һәм алар чәчләрен кырдыра алсын өчен чыгымнарын үз өстеңә ал. Шул чагында һәммәсе синең хакта ишеткәннәрнең ялган икәнлеген һәм үзеңнең дә Канунга буйсынып яшәвеңне аңлар.
25
Ә инде мәҗүсилектән Гайсә Мәсих юлына күчкән кешеләргә килгәндә, без аларга «потларга корбан итеп китерелгән ризыкны, канны, буып үтерелгән хайванның итен ашаудан һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз» дип, үзебезнең карарны әйтеп хат яздык.
26
Икенче көнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән бергә пакьләнү йоласын үтәде, аннары Аллаһы йортына килде. Анда ул пакьләнү көннәренең кайчан тәмам буласын һәм аларның һәрберсе өчен кайчан корбан китерәчәген белдерде.
27
Пакьләнү өчен билгеләнгән җиде көн үтте дигәндә, Асия өлкәсеннән килгән берничә яһүди Паулны Аллаһы йортында күрде. Алар, бөтен халыкны котыртып, Паулны тоттылар да:
28
– Исраил ирләре, ярдәм итегез! Һәр җирдә безнең халыкка, Канунга һәм бу урынга каршы өйрәтә торган кеше шушыдыр! Өстәвенә ул, грекларны Аллаһы йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырырга тотындылар.
29
(Элегрәк алар Паулны эфесле Трофим белән бергә шәһәрдә күргән булганнар, шуңа күрә Паул аның белән бергә гыйбадәтханәгә кергән дип уйлаганнар.)
30
Бөтен шәһәрдә шау-шу купты, төрле яктан халык җыела башлады. Паулны Аллаһы йортыннан сөйрәп алып чыктылар да капкаларны бикләп куйдылар.
31
Алар аны үтерерлек итеп кыйнаган чакта, римлыларның гаскәр башлыгына Иерусалимдә буталыш башлануы турында хәбәр иттеләр.
32
Ул шундук гаскәриләр һәм йөзбашлары белән бергә халык җыелган урынга йөгерде. Гаскәриләрне һәм аларның башлыгын күреп, халык Паулны кыйнаудан туктады.
33
Гаскәриләр башлыгы, якынрак килеп, Паулны кулга алырга, аны ике чылбыр белән бәйләргә әмер бирде һәм: – Бу кеше кем? Нәрсә эшләде ул? – дип сорады.
34
Халык арасында берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкыра башлады. Гаскәриләр башлыгы мондый шау-шуда эшнең асылын аңлый алмады, шунлыктан Паулны кирмәнгә илтергә кушты.
35
Паул инде баскычка җиткәндә, төрле яктан халык кысрыклаганга күрә, гаскәриләргә аны күтәреп барырга туры килде.
36
Халык төркеме: – Үлем аңа! – дип кычкыра-кычкыра ияреп барды.
37
Кирмән эченә керер алдыннан гаскәриләр башлыгына Паул: – Сиңа бер сүз әйтергә мөмкинме? – диде. – Син грекча беләсеңмени? – дип гаҗәпләнде теге. –
38
Димәк, элегрәк фетнә күтәреп, дүрт мең юлбасарны чүлгә алып чыккан мисырлы син түгелсең?
39
– Мин – яһүди, Киликия өлкәсенең танылган Тарс шәһәреннән. Үтенеп сорыйм, халыкка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бир миңа, – диде Паул.
40
Гаскәриләр башлыгы рөхсәт биргәннән соң, Паул, баскычта торган килеш, халыкны тынычландырыр өчен кулын күтәрде. Тирән тынлык урнашкач, Паул яһүд телендә сөйли башлады.
← Chapter 20
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 22 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28