bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 15
Acts 15
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 16 →
1
Яһүдиядән Антиухиягә килгән берничә кеше үз имандашларын: – Муса кануны кушканча сөннәткә утыртылмасагыз, котыла алмаячаксыз, – дип өйрәтә башлады.
2
Паул һәм Барнаб әлеге кешеләр белән килешмәделәр, һәм алар арасында зур бәхәс чыкты. Шуннан соң Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кешене, бу мәсьәләне ачыклар өчен, Иерусалимгә, рәсүлләр һәм өлкәннәр янына җибәрергә булдылар.
3
Шулай итеп, Антиухия бердәмлеге аларны юлга озатты. Фойникә һәм Самарея өлкәләрен үткәндә алар, мәҗүсиләрнең Аллаһыга таба борылуы турында сөйләп, барлык имандашлар арасында зур куаныч уяттылар.
4
Иерусалимгә килеп җиткәч, аларны шундагы бердәмлек тә, рәсүлләр дә, өлкәннәр дә ачык йөз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб Аллаһының үзләре аша нинди эшләр башкаруы турында сөйләп бирделәр.
5
Шуннан соң фарисейлар арасыннан Гайсәгә иман китергән кайберәүләр, урыннарыннан торып: – Мәҗүсиләрне сөннәткә утыртырга һәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр.
6
Бу мәсьәләне тикшерү өчен, рәсүлләр һәм өлкәннәр бергә җыелдылар.
7
Озак кына бәхәсләшкәннән соң, Петер урыныннан торды да сүз башлады: – Имандашлар! Сезгә мәгълүм булганча, мәҗүсиләр миннән Яхшы хәбәрне ишетеп иманга килсеннәр өчен, Аллаһы арагыздан мине сайлаганга күп вакытлар үтте.
8
Кеше күңелендә ни барын белеп торган Аллаһы, безгә биргән кебек мәҗүсиләргә Изге Рухны биреп, аларны да кабул итүен күрсәтте;
9
алар белән безнең арада бернинди аерма калдырмыйча, күңелләрен иман белән сафландырды.
10
Шулай булгач, аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йөкне шәкертләр җилкәсенә салып, сез хәзер ни өчен Аллаһыны сыныйсыз?
11
Ә бит без дә, алар кебек үк, Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте аша котылуыбызга ышанабыз.
12
Бөтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаһының мәҗүсиләр арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сөйләде, халык аларны тыңлады.
13
Алар сөйләп бетергәч, Ягъкуб сүз алды: – Туганнар, мине тыңлагыз!
14
Шимун безгә Аллаһының ни рәвешле мәҗүсиләр арасыннан Үзенә бер халык оештыруы турында аңлатып бирде.
15
Пәйгамбәрләрнең язмаларында әйтелгән сүзләре дә моңа туры килә:
16
«Шуннан соң, – дигән Раббы, – Минеке дип игълан ителгән барча халыклар, калган башка кешеләр Раббыга таба борылсын өчен, Мин кире кайтырмын, Давытның җимерелгән йортын яңадан корырмын, җимерекләрдән торгызып, әүвәлге хәленә кайтарырмын. Шулай дип әйтә Раббы!
18
Бу турыда Ул күптәннән әйтеп куйган иде».
19
Шуңа күрә Аллаһыга таба борылучы мәҗүсиләргә кыенлыклар тудырырга тиеш түгелбез, дип уйлыйм.
20
Потларга китерелгән нәҗес ризыктан, җенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелырга кисәтеп, без аларга хат язарга тиешбез.
21
Чөнки Муса кануны элек-электән һәрбер шәһәрдә вәгазьләнеп килә, һәр шимбә саен гыйбадәтханәләрдә укыла.
22
Шуннан соң рәсүлләр һәм өлкәннәр бөтен бердәмлек белән үз араларыннан берничә кешене сайларга һәм аларны, Паул белән Барнабка ияртеп, Антиухиягә җибәрергә карар кылдылар; имандашлар арасында җитәкчелек иткән Барсаб дип аталучы Яһүдәне һәм Силасны сайлап,
23
алар аша шундый хат җибәрделәр: «Рәсүлләрдән һәм өлкәннәрдән – сезнең имандашларыгыздан – Антиухия, Сүрия һәм Киликиядә яшәүче, мәҗүсилектән күчкән имандашларга сәлам.
24
Бездән килгән кайбер кешеләр, гәрчә аларга андый эш тапшырылмаган булса да, үзләренең сүзләре белән сезне борчуга салганнар һәм күңелегезнең тынычлыгын алганнар, дип ишеттек.
25
Шуңа күрә без, барыбызның ризалыгы белән берничә кешене сайлап, сезнең янга җибәрергә хәл кылдык. Сезнең янга алар гомерләрен Хакимебез Гайсә Мәсихкә багышлаган сөекле имандашларыбыз Барнаб һәм Паул белән бергә барырлар.
27
Хатта язылганнарны телдән аңлатып бирсеннәр өчен, сезнең янга шулай ук Яһүдә белән Силасны да юллыйбыз.
28
Түбәндә язылган таләпләрдән тыш Изге Рух һәм без сезнең өскә бүтән йөк салмаска дигән карарга килдек.
29
Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр. Исән-сау булыгыз!»
30
Шулай итеп, йомышчылар юлга чыктылар һәм Антиухиягә килеп җиткәннән соң, андагы бердәмлекне җыеп, хатны тапшырдылар;
31
аны укыгач, барысы да бу юанычлы хәбәргә бик куанды.
32
Яһүдә һәм Силас, үзләре дә пәйгамбәр буларак, үгет-нәсыйхәтләр биреп имандашларының рухын ныгыттылар.
33
Антиухиядә күпмедер вакыт булганнан соң, имандашларыннан юл фатихасы алып, үзләрен җибәргән кешеләр янына кайттылар. [
34
Әмма Силас Антиухиядә калырга булды.]
35
Паул белән Барнаб исә, Антиухиядә тоткарланып, башка имандашлар белән бергә Раббы сүзен өйрәтүне һәм таратуны дәвам иттеләр.
36
Күпмедер вакыттан соң Паул Барнабка: – Әйдә, Раббы сүзен вәгазьләп йөргән һәр шәһәргә яңадан барып, имандашларыбызның хәлен белик, – диде.
37
Барнаб үзләре белән Марк исемле Яхъяны да алып барырга теләде.
38
Әмма алардан Памфулиядә аерылып калып, тапшырылган эшне башкарып чыгарга ярдәм итмәгән әлеге Яхъяны үзләре белән алып барырга Паул ризалашмады.
39
Нәтиҗәдә Паул белән Барнаб арасында җитди каршылык чыгып, алар икесе ике якка китәргә булды. Барнаб, Маркны ияртеп, су юлы белән Кипрга юнәлде,
40
Паул исә, үзенә иптәшкә Силасны сайлап, имандашлары тарафыннан Раббы мәрхәмәтенә тапшырылганнан соң, юлга чыкты;
41
Сүрия һәм Киликия өлкәләре аша үткәндә бердәмлекләрне ныгытты.
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 16 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28