bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 14
Acts 14
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 15 →
1
Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яһүдиләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларның тәэсирле итеп сөйләвеннән бик күп яһүдиләр һәм греклар иманга килде.
2
Ә иман китермәгән яһүдиләр мәҗүсиләрне иманга килгән дин кардәшләренә каршы котырттылар.
3
Паул белән Барнаб анда шактый озак булдылар, Хуҗа-Хаким турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Хуҗа-Хаким, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды.
4
Шәһәр халкы икегә бүленде: бер өлеше – яһүдиләр, икенчесе – рәсүлләр ягында булды.
5
Ахырда мәҗүсиләр, шулай ук башлыклары белән бергә яһүдиләр дә, рәсүлләргә һөҗүм итеп, аларны таш атып үтерергә булдылар.
6
Рәсүлләр исә бу хакта ишетеп Лукәүния төбәгенә качып киттеләр; андагы Лустра, Дерби шәһәрләрендә һәм шул тирәдәге җирләрдә
7
халыкка Яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иттеләр.
8
Лустра шәһәрендә аяклары имгәнгән бер кеше яши иде. Ул кеше тумыштан ук гарип булып беркайчан йөри алмаган.
9
Паулның сөйләгәннәрен ул да тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, тегенең сихәтләнүгә ышанычы барлыгын күреп, көчле тавыш белән:
10
– Аякларыңа туры итеп бас! – диде. Гарип шундук сикереп торды да йөреп китте.
11
Лукәүния халкы, Паулның нәрсә эшләгәнен күреп, үз телендә: – Адәм кыяфәте алып яныбызга илаһлар иңде! – дип кычкыра башлады.
12
Барнабны – Зевс, ә Паулны Гермес дип атадылар, чөнки башлыча ул сөйли иде.
13
Шәһәр читендә Зевс гыйбадәтханәсе урнашкан булып, шуның каһине капка алдына үгезләр һәм чәчәк бәйләмнәре алып килде дә халык белән берлектә алар хөрмәтенә корбан китерергә җыенды.
14
Бу хакта ишеткәч, рәсүлләр, өсләрендәге киемнәрен ертып:
15
– Җәмәгать, нәрсә эшлисез сез? – дип кычкыра-кычкыра халык арасына омтылдылар. – Без дә сезнең кебек үк кешеләр бит. Бу файдасыз илаһларыгыздан арынып, күкне һәм җирне, диңгезне һәм шундагы бар нәрсәне яраткан мәңге Тере Аллаһыга йөзегез белән борылсын өчен без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек.
16
Әүвәлге заманнарда Аллаһы һәр халыкка үз юлыннан йөрергә ирек бирсә дә,
17
яхшылыклар кылып, Үзен һаман күрсәтеп тора иде: вакытында күкләрдән яңгыр яудыра һәм мул уңыш өлгертә, безне ризык белән тәэмин итә һәм йөрәкләребезне куандыра иде.
18
Шул сүзләр белән алар көчкә генә халыкны үзләренә корбан китермәскә күндерә алдылар.
19
Әмма Антиухиядән һәм Икүниун шәһәреннән килгән кайбер яһүдиләр, халыкны үз ягына аударып, Паулны таш атып кыйнадылар һәм, үлде дип уйлап, шәһәр читенә чыгарып ташладылар.
20
Әмма янына шәкертләр җыелгач, ул торды да кабат шәһәргә китте. Икенче көнне Паул белән Барнаб Дерби шәһәренә юл тоттылар.
21
Әлеге шәһәрдә Яхшы хәбәрне таратып шәкертләр санын шактый арттырганнан соң, алар Лустра, Икүниун һәм Антиухия шәһәрләренә әйләнеп кайттылар.
22
Шәкертләрнең күңелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга өндәп алар: – Аллаһы Патшалыгына кергәнче, без байтак авырлыклар кичерәчәкбез, – диделәр.
23
Алар һәр бердәмлектә өлкәннәр билгеләделәр һәм, ураза тотканнан, дога кылганнан соң, Хаким Гайсәгә иман китергән бу өлкәннәрне Аның кулына тапшырдылар.
24
Шуннан соң алар, Писидия аша үтеп, Памфулия өлкәсенә килделәр.
25
Пергидә Аллаһы сүзен вәгазьләгәннән соң, Атталея шәһәренә юнәлделәр.
26
Анда корабка утырып Антиухиягә киттеләр. (Үзләренә тәгаенләнгән хезмәтне башкару өчен, Паул белән Барнаб нәкъ шушы шәһәрдә Аллаһы мәрхәмәтенә тапшырылганнар иде. Хәзер инде алар ул хезмәтне башкарып кайттылар.)
27
Антиухиягә кайтып бердәмлекне җыйгач, алар Аллаһының үзләре аша ниләр эшләвен, Аның чит халыкларга иман ишеген ачуын – һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.
28
Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак тоткарландылар.
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 15 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28