bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 28
Acts 28
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 27
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
1
Исән-имин ярга чыгып җиткәч, утрауның Мальта дип аталганын белдек.
2
Утрау халкы безгә гадәттән тыш кунакчыл булды. Яңгыр ява башлап суытып җибәргәнгә күрә, алар учак ягып барыбызны да җылынырга чакырды.
3
Паул үзе җыеп китергән бер кочак чыбык-чабыкны учакка салганда, ут эченнән зәһәр елан атылып чыкты да аның кулын электәреп алды.
4
Утрау кешеләре, аның кулында асылынып торган еланны күреп, бер-берсенә: – Бу – кеше үтерүче булса кирәк. Диңгездән котылса да, гаделлек алиһәсе аның гомерен өзмәкче, – диештеләр.
5
Әмма Паул еланны утка селкеп төшерде, елан исә аңа бернинди зыян китермәде.
6
Кешеләр, хәзер ул шешенә башлар яки кинәт егылып үләр, дип көттеләр. Әмма озак кына көткәннән соң да аңа һичнинди зыян тимәгәнне күреп, фикерләрен үзгәрттеләр. – Ул – ниндидер бер илаһ, – диде алар.
7
Шул тирәдәрәк кенә утрау башлыгы Поплиның хуҗалыгы урнашкан иде. Ул безне үз йортына чакырды һәм өч көн буе дусларча кунак итте.
8
Поплиның атасы бизгәк һәм корсак авыруыннан җәфаланып ята иде. Паул аның янына кереп дога кылды һәм, өстенә кулларын куеп, аны савыктырды.
9
Бу вакыйгадан соң утраудагы хасталарның башкалары да Паул янына килеп сихәтләнеп китте.
10
Утрауда яшәүче кешеләр безгә күп хөрмәт күрсәттеләр, ә без китәргә җыенгач, кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр.
11
Өч айдан соң без, Искәндәриядән килеп шул утрауда кышны кичергән, Күк игезәкләре дип аталган корабка утырып юлга кузгалдык.
12
Суракүсәй шәһәренә килеп җиткәч, өч көн анда булдык.
13
Аннан Ригиун шәһәренә килдек. Иртәгесен, көньяк җиле исә башлагач, Ригиуннан киттек тә ике көндә Потиулуй шәһәренә килеп җиттек.
14
Ул шәһәрдә имандашларыбызны очраттык, һәм алар бер атнага үзләре янында калуыбызны үтенделәр. Шулай без Римга килеп җиттек.
15
Андагы имандашлар, килгәнебезне ишетеп, Аппи мәйданына һәм Өч кунакханәгә кадәр килеп безне каршы алдылар. Аларны күргәч, Паул Аллаһыга шөкрана кылды, аның күңеле күтәрелеп китте.
16
Рим шәһәрендә Паулга сак астында аерым яшәргә рөхсәт ителде.
17
Римга килеп өч көн торганнан соң, Паул анда яшәүче күренекле яһүдиләрне җыеп алды. Алар килгәч, Паул болай диде: – Туганнар! Үз халкыбызга яки ата-бабаларыбызның йолаларына каршы һичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мине Иерусалимдә тотып алып римлылар кулына тапшырдылар.
18
Тегеләр, сорау алганнан соң, үлемгә хөкем итәрлек һичнинди гаебем булмаганга күрә, мине азат итәргә теләде.
19
Әмма яһүдиләр моңа каршы килгәнлектән, мин кайсарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, ләкин максатым үз халкымны гаепләүдә түгел иде.
20
Сезне менә шуның өчен сөйләшергә чакырган идем, чөнки шушы богауларымны мин Исраил халкы өмет баглаган Зат хакына күтәреп йөрим.
21
Яһүдиләр исә аңа: – Без Яһүдиядән синең хакта язылган хатлар алмадык, Яһүдиядән килгән кардәшләрнең дә берсе-бер синең хакта һичнинди хәбәр җиткермәде һәм начар сүз сөйләмәде.
22
Алай да, без синең фикереңне үзеңнән ишетергә теләр идек, чөнки безгә билгеле булганча, бу тәгълимат һәркайда бәхәс тудыра, – дип җавап бирделәр.
23
Алар Паул белән башка бер көнне очрашырга килештеләр. Билгеләнгән көнне Паул яшәгән йортка баягыдан да күбрәк кеше килде. Паул аларга иртәдән кичкә кадәр Аллаһы Патшалыгы хакында аңлатты, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләрнең язмаларыннан ышанычлы дәлилләр китерде.
24
Берәүләр аның сүзләренә ышанды, икенчеләр исә ышанмады.
25
Шулай бер-берсе белән килешә алмыйча таралырга җыенганда, Паул аларга болай диде: – Изге Рух Ишагыйя пәйгамбәр аша сезнең ата-бабаларыгызга дөрес әйткән:
26
«Бу халык янына бар да әйт: Ничек кенә тыңласагыз да – аңламассыз, ничек кенә карасагыз да – күрмәссез.
27
Чөнки бу халыкның йөрәген май баскан. Көчкә генә ишетә колаклары, күзләрен дә йомган алар. Әгәр шулай булмаса, күзләре белән күрерләр, колаклары белән ишетерләр, йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар иде, һәм Мин аларны савыктырыр идем».
28
Шуңа күрә сезгә мәгълүм булсын: Аллаһының коткару турындагы хәбәре мәҗүсиләргә юлланган, һәм алар аны ишетәчәк! – диде Паул. [
29
Ул шулай дигәннән соң, яһүдиләр бәхәсләшә-бәхәсләшә таралыштылар.]
30
Ә Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде һәм янына килүчеләрнең барысын да кабул итте.
31
Ул кыю рәвештә һәм каршылыкларга очрамыйча Аллаһы Патшалыгы хакында игълан итте һәм Хакимебез Гайсә Мәсих турындагы тәгълиматны өйрәтте.
← Chapter 27
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28