bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 11
Acts 11
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 12 →
1
Рәсүлләр һәм Яһүдия җирендә яшәүче иман итүчеләр мәҗүсиләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүен ишеттеләр.
2
Петер Иерусалимгә килгәч, сөннәтле имандашлары: – Сөннәтсез кешеләр янына кереп, алар белән ашагансың! – дип аны битәрләделәр.
4
Шунда Петер аларга җентекләп аңлата башлады:
5
– Яфу шәһәрендә дога кылып торган вакытта, миңа бер күренеш иңде: зур тукымага охшаган бер әйберне, дүрт почмагыннан тотып, күктән нәкъ мин басып торган урынга төшерделәр.
6
Аның эченә күз ташлагач, җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннарны, җәнлекләрне, сөйрәлүчеләрне һәм киек кошларны күрдем.
7
Шуннан соң мин «Петер, тор да суеп аша» дигән тавыш ишеттем.
8
«Юк, Раббым, минем беркайчан шакшы яки нәҗес нәрсә ашаганым булмады», – дидем мин.
9
Күктән янә тавыш килде: «Аллаһы чистартканны шакшы дип исәпләмә».
10
Өч тапкыр шулай кабатланганнан соң, бөтенесе кабат күккә тартып алынды.
11
Шулчак йортым каршына Кайсариядән минем янга җибәрелгән өч кеше килеп тукталды.
12
Рух миңа, шикләнмичә алар белән бар, диде. Менә бу алты имандаш та минем белән китте. Алар белән бергә мине чакырткан адәмнең өенә килдек.
13
Ул безгә үз өендә фәрештәне күрүе турында сөйләде. Фәрештә аңа: «Яфуга кешеләр җибәреп, Петер исемле Шимунны чакырт.
14
Ул әйткән сүзләр ярдәмендә син үзең һәм бөтен йортың котылачак», – дигән.
15
Мин сөйли башлагач, элек безгә иңгән кебек, аларга да Изге Рух иңде.
16
Шулвакыт мин Хакимебезнең «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз» дигән сүзләрен искә төшердем.
17
Шулай итеп, әгәр дә Аллаһы безгә – Хакимебез Гайсә Мәсихкә иман иткәннәргә биргән юмарт бүләген аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем соң мин?
18
Бу сүзләрне ишетеп, алар тынычландылар һәм: – Димәк, Аллаһы мәҗүсиләргә дә тәүбә итәргә һәм мәңгелек тормышка керергә ризалык бирә, – дип Аллаһыны данладылар.
19
Эстефәннең үлеменнән соң башланган эзәрлекләүләр аркасында таралышкан шәкертләр, яһүдиләр алдында гына вәгазь сөйләп, Фойникә өлкәсенә, Кипрга һәм Антиухия шәһәренә кадәр барып җиттеләр.
20
Әмма аларның кайберләре, чыгышы белән Кипрдан һәм Күринидән булганнары, Антиухиягә килгәч, грекларга да Хаким Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне сөйләделәр.
21
Раббының көче аларның юлдашы булды, һәм бик күпләр, инанып, Хаким Гайсәгә таба борылды.
22
Бу турыдагы хәбәр Иерусалим бердәмлегенә барып җитте, шуннан Барнабны Антиухиягә җибәрделәр.
23
Антиухиягә килгәч, Аллаһының мәрхәмәтен күреп, Барнаб бик шатланды һәм андагы кешеләрне Хаким Гайсәгә чын күңелдән тугры булып калырга өндәде.
24
Барнаб игелекле, нык иманлы, изге Рухка сугарылган зат иде, һәм халыкның байтагы, Хаким Гайсәгә инанып, иман юлындагы кешеләргә кушылды.
25
Аннары Барнаб, Шаулны эзләп, Тарска китте
26
һәм, тапканнан соң, аны Антиухиягә алып килде. Алар бер ел буе бердәмлектә имандашлар белән очрашып тордылар, шул вакыт эчендә байтак кешене өйрәттеләр. Шәкертләрне «мәсихчеләр» дип беренче тапкыр нәкъ менә Антиухия шәһәрендә атый башладылар.
27
Шул көннәрдә Антиухиягә Иерусалимнән берничә пәйгамбәр килде.
28
Аларның Һагәб исемлесе торып басты да, тиздән бөтен дөньяда зур ачлык булачак дип, Рух ярдәмендә алдан күреп әйтте. (Ул ачлык кайсар Клавдий заманында булды.)
29
Шуннан соң шәкертләрнең һәркайсы хәленнән килгәнчә Яһүдиядә яшәүче имандашларына ярдәм күрсәтергә булды.
30
Җыелган бүләкләрне Иерусалим бердәмлеге өлкәннәренә тапшырырга Барнаб белән Шаулны җибәрделәр.
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 12 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28