bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 17
Acts 17
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 16
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 18 →
1
Амфиполис һәм Апуллуния шәһәрләре аша үтеп, рәсүлләр Тессалуникә шәһәренә килделәр. Анда яһүдиләр гыйбадәтханәсе бар иде.
2
Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм өч шимбә рәттән Язмада әйтелгәннәр турында яһүдиләр белән әңгәмә корып утырды.
3
Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә вәгазьләгән Гайсә – әнә шул Мәсих, – диде Паул.
4
Яһүдиләрнең кайберләре, шулай ук Аллаһыны олылаучы бик күп греклар һәм байтак кына күренекле хатын-кызлар, иманга килеп, Паул белән Силаска кушылдылар.
5
Әмма яһүди башлыкларының шушы хәлне күреп көнчелеге кузгалы, һәм алар, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына чыгарып бастырмакчы булып, аларны Ясунның өенә кереп эзләделәр.
6
Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм иман тотучыларның кайберләрен шәһәр идарәчеләре янына сөйрәп китерделәр. – Бөтен җирдә чуалыш чыгарып йөрүчеләр монда да килгәннәр, – дип кычкырды алар. –
7
Ясун ул адәмнәрне үз йортында кабул итте. Алар барысы да, кайсарның әмерләренә каршы чыгып, Гайсә исемле башка бер патша бар, диләр.
8
Бу сүзләр халыкны һәм шәһәр идарәчеләрен борчуга салды.
9
Ясунны һәм башкаларны, иреккә чыгу өчен билгеләнгән күләмдә рәһен акчасын түләттергәч, кайтарып җибәрделәр.
10
Имандашлары шул төндә үк Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдиләр гыйбадәтханәсенә киттеләр.
11
Мондагы кешеләр Тессалуникә халкына караганда киңрәк карашлы иделәр: ишеткән хәбәрне алар бик теләп кабул иттеләр һәм, Паул сүзләренең дөреслеген тикшерү өчен, көннәр буе Язманы өйрәнделәр.
12
Күп кенә яһүдиләр иманга килде, шулай ук мөхтәрәм грек хатыннары һәм ирләре арасында да иман китерүчеләр байтак булды.
13
Әмма Паулның Беруядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яһүдиләр шунда килделәр һәм, коткы салып, халыкның ачуын чыгардылар.
14
Имандашлары, озакка сузмыйча, Паулны диңгез буена җибәрделәр, ә Силас белән Тимутәй Беруядә калды.
15
Паулны озата баручылар аның белән Афинага кадәр килделәр дә кире кайтып киттеләр. Силас белән Тимутәйгә тиз арада килеп җитәргә боерып, Паул озата килүчеләр артыннан хәбәр җибәрде.
16
Силас белән Тимутәйне көткәндә, бу шәһәрдә потларның күп булуын күреп, Паулның күңеле әрнеде.
17
Ул гыйбадәтханәдә яһүдиләр һәм Аллаһыны олылаучы башка кешеләр белән әңгәмә корып утырды, шулай ук һәр көн базар мәйданында үтеп-сүтеп йөрүчеләр белән сөйләште.
18
Шулай бер көнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикурчылар һәм стоиклар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне җиткергәч, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: – Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели? – дисә, икенчеләре: – Чит илаһлар турында вәгазь сөйли, ахры, – диде.
19
Алар Паулны үзләре белән Арейпәг киңәшмәсенә алып килеп: – Син вәгазьли торган яңа тәгълимат турында күбрәк белергә телибез.
20
Безгә сөйләгән сәер сүзләреңнең мәгънәсенә төшендер, – диделәр.
21
Нинди дә булса яңа фикер турында сөйләү яки тыңлау афиналыларның һәм анда яшәүче чит ил кешеләренең иң яраткан шөгыле иде.
22
Паул Арейпәг киңәшмәсе алдына чыгып басты. – Афиналылар! Сез, күрәсең, кайсы яктан карасаң да бик диндар халык, – диде ул. –
23
Сезнең изге урыннарны игътибар белән карап йөргәндә мин «Билгесез илаһка» дип язылган мәзбәх күрдем. Мин сезгә үзегез табына торган әнә шул билгесез Аллаһы турында вәгазь сөйләмәкчемен.
24
Дөньяны һәм андагы һәммә нәрсәне бар иткән Аллаһы, күкнең һәм җирнең Хакиме, кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми
25
һәм кешеләрнең Аңа хезмәт күрсәтүенә мохтаҗ түгел. Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм бар нәрсәне бирә.
26
Бер кешедән барлык халыкларны яратып, Ул аларга бөтен җир йөзенә таралып яшәргә мөмкинлек бирде, аларның яшәү вакытын һәм гомер итәсе җирләренең чикләрен алдан билгеләп куйды.
27
Ул моны кешеләр Аллаһыны эзләсеннәр һәм, Аны тоемлап, Аңа юл тапмаслармы икән дип эшләде; ә бит Ул безнең беребездән дә ерак түгел.
28
Сезнең кайбер шагыйрьләрегез «без дә Аның нәселеннән» дип әйткән сыман, «без Аның ярдәме белән яшибез, хәрәкәт итәбез, көн күрәбез».
29
Әгәр без Аллаһы нәселеннән икән, Аллаһы – осталар кулы һәм хыялы белән иҗат ителгән, алтын, көмеш яки таш сынга охшаган, дип уйларга тиеш түгелбез.
30
Шул рәвешле, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәсә дә, хәзер Ул бөтен җирдәге бар кешегә тәүбәгә килергә боера.
31
Галәм өчен гадел хөкем көнен Аллаһы билгеләде инде, хөкемне Ул Үзе билгеләгән Зат аша башкарыр. Шул Затны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте.
32
Үлеләрнең терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр көлделәр, ә икенчеләре: – Бу хакта сине башка бер вакытта тыңларбыз, – диде.
33
Шуннан соң Паул алар яныннан китте.
34
Кайбер кешеләр, аңа ияреп, иманга килде. Алар арасында Арейпәг әгъзасы Диунуси, Дамар атлы бер хатын һәм башкалар да бар иде.
← Chapter 16
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 18 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28