bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 24
Acts 24
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 23
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 25 →
1
Биш көн узуга, олуг рухани Һанани белән кайбер өлкәннәр һәм Тертул исемле Канун белгече, Паулны нәрсәдә гаепләүләрен белдерер өчен, Кайсариягә килеп җиттеләр.
2
Паулны чакыртып китергәч, Тертул үзенең гаепләү сүзен башлады: – Мөхтәрәм Филикес! Синең җитәкчелектә тыныч яшәвебезне һәм син кайгыртканга күрә халыкның хәле яхшы якка үзгәргәнне
3
һәрвакыт һәм һәр җирдә күп рәхмәтләр белән таныйбыз, – диде ул. –
4
Игътибарыңны озакка алмас өчен, әйтергә теләгән берничә сүзебезне ачык күңел белән тыңлавыңны үтенәм.
5
Бу кеше яман чир сыман. Ул – бөтен дөньяда яшәүче яһүдиләр арасында чуалыш кузгатучы һәм насаралылар төркеменең башлыгы.
6
Ул хәтта Аллаһы йортын нәҗесләргә тырышты. Без аны кулга алдык [һәм үз Кануныбыз буенча хөкем итәргә теләдек.
7
Әмма гаскәриләр башлыгы Луси, аны безнең кулдан көч белән тартып алып,
8
аны гаепләүчеләргә синең янга килергә кушты.] Аңардан сорау алганнан соң, без аны нәрсәдә гаепләгәнне үзең дә белерсең, – диде Тертул.
9
Аның белән килгән яһүдиләр, әйтелгәннәрнең дөреслеген раслап, гаепләүгә кушылдылар.
10
Идарәче, сөйләргә мөмкин дип, Паулга ишарә ясады. – Күп еллар дәвамында бу халыкның хөкемчесе булуыңны белгәнгә күрә, синең алда үземне яклый алуыма мин шатмын, – дип сүзен башлады Паул. –
11
Аллаһыга табыну өчен Иерусалимгә килүемә унике көннән артмады әле – моны син тикшерә аласың.
12
Аллаһы йортында, гыйбадәтханәләрдә яисә шәһәрдә кем беләндер бәхәсләшүемне яки халык арасында фетнә оештыруымны алар күрдем дип әйтә алмый,
13
хәзер миңа ташлаган гаепләрен дә исбат итә алмый.
14
Әмма синең алда шуны таныйм: алар ялган дип атаган «Юл»ның тарафдары буларак, мин ата-бабаларым Алласына хезмәт итәм, Муса канунында һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам.
15
Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип, мондагы адәмнәр кебек үк мин дә Аллаһыга өмет баглыйм.
16
Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы алдында һәм кешеләр каршында саф вөҗдан белән яшәргә тырышам.
17
Күп еллар үткәннән соң, халкыма хәер бирү һәм корбан китерү өчен Иерусалимгә кайттым.
18
Бу адәмнәр миңа Аллаһы йортында пакьләнү йоласын үтәгән вакытымда тап булдылар. Яныма халык та җыелмаган, бернинди шау-шу да юк иде.
19
Анда Асия өлкәсеннән берничә яһүди бар иде. Мине гаепләрдәй сәбәпләре булса, каршыңа килеп менә алар миңа дәгъваларын белдерсен.
20
Йә булмаса, Югары киңәшмә алдында торган вакытымда миндә нинди явызлык табулары турында мондагы кешеләр хәзер үзләре әйтеп бирсен.
21
Бәлки, мине Югары киңәшмә җыелышында: «Үлеләрнең тереләчәгенә ышанган өчен хөкем ителәм!» – дип кычкырганга күрә гаеплиләрдер? – диде Паул.
22
«Юл» хакында яхшы белгән Филикес: – Бу эшкә карата карарымны гаскәриләр башлыгы Луси килгәч чыгарырмын, – дип тикшерүне кичектерде,
23
йөзбашына исә Паулны сак астында тотарга, әмма аңа хезмәт итәргә теләгән дусларына каршылык күрсәтмәскә әмер бирде.
24
Берничә көннән соң Филикес үзенең хатыны – яһүди Друсилла белән килде дә, Паулны чакыртып алып, аның Гайсә Мәсихкә иман итүе хакында сөйләвен тыңлады.
25
Әмма Паул тәкъвалык, нәфесне тыя белү һәм булачак хөкем турында сөйләгән чакта, Филикес куркуга төште. – Хәзергә җитеп торыр, вакытым булганда чакыртырмын, – диде ул.
26
Филикес шуннан соң да, Паулдан ришвәт алырга өметләнеп, аны еш кына үз янына чакырта һәм аның белән әңгәмәләр корып утыра торган булды.
27
Ике ел вакыт узды, Филикес урынына Порки-Фисте килде. Филикес исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулны тоткынлыкта калдырган иде.
← Chapter 23
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 25 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28