bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 6
Acts 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 7 →
1
Шәкертләрнең саны артканнан-арта барды. Шул көннәрдә грек телле яһүдиләр «көндәлек ризыкны бүлгәндә, безнең тол хатыннарны исәпкә алмыйлар» дип җирле яһүдиләрдән ризасызлык белдерде.
2
Шуннан соң унике рәсүл, барлык шәкертләрне җыеп: – Аллаһы сүзен өйрәтүебезне читтә калдырып, ризык бүлешү кебек эшләр белән шөгыльләнү дөрес булмас иде, – диде. –
3
Шулай булгач, имандашлар, үз арагыздан хөрмәтле, Изге Рух белән сугарылган зирәк җиде кешене сайлап алыгыз. Ризык бүлүне шуларга тапшырырбыз.
4
Ә безнең төп эшебез дога кылу һәм сүз белән хезмәт итү булыр.
5
Бу тәкъдим барысына да ошады. Иманы нык һәм Изге Рух белән сугарылган Эстефәнне, шулай ук Филипне, Прохырны, Никәнүрне, Тимунны, Парменне һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән антиухияле Никүләйне сайлап
6
рәсүлләр алдына бастырдылар, һәм рәсүлләр аларның башларына кулларын куеп дога кылдылар.
7
Шулай итеп, Аллаһы сүзе тарала барган саен, Иерусалимдә шәкертләрнең дә саны артты, руханиларның да күбесе Яхшы хәбәрне кабул итте.
8
Аллаһының мәрхәмәте һәм кодрәте белән сугарылган Эстефән халык арасында бөек могҗизалар һәм галәмәтләр кылды.
9
Шулай бервакыт яһүдиләр Эстефән белән бәхәскә керделәр. Аларның беришләре күринилеләрнең һәм искәндәриялеләрнең «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе»ннән, ә башкалары Киликия һәм Асия өлкәләреннән иде.
10
Эстефәннең зирәк сүзләренә һәм Рухка каршы тора алмагач,
11
алар яшерен рәвештә берничә кешене «без аның Мусага һәм Аллаһыга каршы көфер сөйләгәнен ишеттек» дип әйтергә күндерделәр.
12
Шулай итеп, халыкны, өлкәннәрне һәм Канун белгечләрен Эстефәнгә каршы котырттылар, һәм тегеләр аны тотып алдылар да Югары киңәшмә каршына китерделәр.
13
Киңәшмәдә ялган шаһитларга сүз бирелде, һәм алар: – Бу кеше шушы изге урынга һәм Канунга каршы көфер сөйләүдән туктамый, – дип әйттеләр. –
14
Без аның «насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса калдырган йолаларны үзгәртәчәк» дигәнен ишеттек.
15
Киңәшмәдә утыручы бар кешенең күзе Эстефәнгә текәлде – аның йөзе фәрештәнекенә охшап калган иде.
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 7 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28