bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 25
Acts 25
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 24
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 26 →
1
Кайсариягә килеп өч көн торганнан соң, Фисте Иерусалимгә китеп барды.
2
Баш руханилар һәм яһүдиләрнең башлыклары, аның янына килеп, Паулны гаепләделәр;
3
сүзебезгә колак салып, Паулны Иерусалимгә күчерсәң иде, дип үтенделәр, үзләре исә аны юлда үтерергә сүз куештылар.
4
Әмма Фисте Паулның сак астында Кайсариядә калачагын һәм үзенең тиздән шунда кайтачагын әйтте.
5
– Шулай итеп, – диде ул, – җитәкчеләрегез минем белән барсын һәм, ул кешенең гаебе булса, дәгъвасын белдерсен.
6
Иерусалимдә сигез-ун көн булганнан соң, Фисте Кайсариягә кайтты. Икенче көнне ул хөкемче көрсиенә утырды да Паулны алып килергә әмер бирде.
7
Паул кергәч, Иерусалимнән килгән яһүдиләр аны урап алдылар һәм күп авыр гаепләр ташладылар, әмма дәлилләр китерә алмадылар.
8
– Мин яһүдиләр Канунына да, Аллаһы йортына да, кайсарга каршы да һичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап.
9
Фисте исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулдан: – Бу гаепләүләрне тикшерү өчен Иерусалимгә барырга һәм минем тарафтан шунда хөкем ителергә син ризамы? – дип сорады.
10
– Мин кайсарның хөкеме алдында торам, һәм эшем монда каралырга тиеш, – дип җавап бирде Паул. – Син үзең дә яхшы беләсең, мин яһүдиләрнең хәтерен калдырырлык һичнәрсә эшләмәдем.
11
Әгәр үлемгә хөкем итәрлек җинаять кылганмын икән, үлем җәзасыннан баш тартырга җыенмыйм. Ә инде бу адәмнәрнең гаепләүләре дөрес булмаса, мине беркем дә алар кулына тотып бирә алмый. Кайсар хөкемен таләп итәм мин! – диде Паул.
12
Киңәшчеләре белән фикер алышканнан соң, Фисте: – Кайсар хөкемен таләп итәсең икән, димәк, кайсар алдына барырсың, – диде.
13
Берничә көннән Әгрип патша белән Берники, Фисте белән очрашыр өчен, Кайсариягә килделәр.
14
Алар анда байтак көннәр булганлыктан, Фисте Паулның эше турында патшага сөйләде: – Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар монда.
15
Мин Иерусалимдә булган чакта яһүдиләрнең баш руханилары һәм өлкәннәре, аны хөкемгә тартырга таләп итеп, дәгъва белән килделәр.
16
Мин аларга: «Римлыларда кабул ителгәнчә, дәгъва белдергән адәмнәр белән йөзгә-йөз очрашмаса һәм аның үзен якларга мөмкинлеге булмаса, берәү дә җәзага тартылмый», – дип җавап бирдем.
17
Алар монда килгәч, мин һич кичектермичә икенче көнне үк хөкемче көрсиенә утырдым да ул кешене алып килергә әмер бирдем.
18
Аны уратып алган дәгъвачылар исә мин көткән гаепләүләрнең берсен дә китерә алмадылар.
19
Аның урынына алар үз диннәренә кагылышлы мәсьәләләр, Паул «тере» дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәсләштеләр.
20
Мондый мәсьәләләрнең асылына төшенеп бетмәгәнгә, мин аңа Иерусалимгә барырга һәм бу эш буенча хөкем алдына шунда басарга тәкъдим иттем.
21
Әмма ул үз эшен галиҗәнаб кайсар хөкеменә тапшыруны сораганга, кайсар янына җибәргәнче мин аны сак астында тотарга куштым, – диде Фисте.
22
Фистегә Әгрип: – Ул кешене мин дә тыңларга теләр идем, – диде. – Иртәгә син аны тыңларсың, – дип җавап бирде Фисте.
23
Икенче көнне Әгрип һәм Берники гаскәр башлыклары һәм шәһәрнең күренекле кешеләре белән бергә тантаналы рәвештә утырышлар бүлмәсенә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр.
24
– Әгрип патша һәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимдә дә, монда да яһүдиләрнең күбесе менә шушы кешедән зарланды, «ул яшәргә тиеш түгел!» дип кычкырды.
25
Әмма мин аны үлем җәзасына хөкем итәрдәй һичнәрсә эшләмәгән дип таптым һәм, ул үз эшен галиҗәнаб кайсарның хөкем итүен сораганга, аны кайсар янына җибәрергә булдым.
26
Тик аның хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуңа күрә, бүгенге әңгәмәдән соң язарга сүз табылыр дип, мин аны сезнең янга, бигрәк тә, Әгрип патша, синең каршыңа китердем.
27
Тоткынның нәрсәдә гаепләнүен күрсәтми торып, аны кайсар янына җибәрү, минемчә, уйламый кылынган эш булыр иде.
← Chapter 24
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 26 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28