bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 2
Acts 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 3 →
1
Илленче көн бәйрәмендә алар барысы бергә җыелган иделәр.
2
Бермәлне, көчле җил искәндәге кебек, күктән тавыш ишетелде һәм алар утырган йортны тутырды.
3
Шуннан алар ялкын телләренә охшаган нәрсә күрделәр, һәм шул телләр, аерылып китеп, аларның һәркайсына берәмләп кунды.
4
Барысы да Изге Рух белән сугарылып төрле телләрдә сөйли башлады – бу сәләтне аларга Изге Рух бирде.
5
Шул көннәрдә Иерусалимгә җир йөзендәге төрле халыклар арасында яшәүче диндар яһүдиләр килгән иде.
6
Тавышка бик күп халык җыелды; әлеге кешеләрнең һәркайсы, шәкертләрнең алар телендә сөйләшүен ишетеп, аптырап калды.
7
Яһүдиләр гаҗәпләнеп: – Бу сөйләүчеләр барысы да Гәлиләядән түгелме соң? – диештеләр. –
8
Нишләп соң без, алайса, үзебез яшәгән илдәге телне ишетәбез?
9
Безнең арада бит пәртиялеләр, мадайлылар, эламлылар, Месопотамиядә, Яһүдиядә, Кәппәдүкиядә, Понтта, Асия өлкәсендә,
10
Фрүгиядә, Памфулиядә, Мисырда һәм Ливиянең Күринигә якын өлешендә, Римда яшәүчеләр,
11
яһүдиләр һәм мәҗүсилектән безнең дингә күчкән кешеләр, критлылар һәм гарәпләр бар. Аллаһының бөек эшләре турындагы сүзләрне һәркайсыбыз үз телендә ишетә!
12
Барысы да хәйран калды һәм бер-берсеннән: – Нәрсә аңлата икән бу? – дип гаҗәпләнеп сорашты.
13
Кайберәүләр исә: – Шәраб эчеп исергән алар, – дип көлде.
14
Шулчак Петер унбер рәсүл белән бергә торып басты да кычкырып сөйли башлады: – Яһүди кардәшләрем һәм Иерусалимнең бар халкы! Мин сезгә моның нәрсә икәнен хәзер аңлатып бирәм. Сүзләремне игътибар белән тыңлагыз, – диде ул. –
15
Алар, сез уйлаганча, исерек түгел, сәгать әле иртәнге тугызынчы гына.
16
Монда булган хәлләр турында Йоил пәйгамбәр аша Аллаһы алдан ук әйткән:
17
«Ахыргы көннәрдә һәр кешегә Үз Рухымны яудырырмын: угыл-кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр, егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр, өлкәннәрегез гаиптән хәбәр бирүче төшләр күрер, – ди Аллаһы. –
18
Ул көннәрдә кол ирләремә дә, кол хатыннарыма да Үз Рухымны яудырырмын, һәм алар пәйгамбәрлек кылыр.
19
Раббының бөек һәм шөһрәтле көне алдыннан югарыда, күктә, – могҗизалар, түбәндә, җирдә, галәмәтләр күрсәтермен: кан, ут һәм төтен баганалары күренер, кояш каралыр, ай кан төсенә керер.
21
Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылыр».
22
Исраилиләр! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең күз алдыгызда Гайсә аша кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең өчен билгеләнгән Зат икәнен исбат итте.
23
Аллаһының максаты һәм ихтыяры буенча сезнең кулга тапшырылган шушы Кешене сез канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез.
24
Әмма Аллаһы, үлем богауларын өзеп, Гайсәне үледән терелтте – үлем Аның алдында көчсез иде.
25
Гайсә хакында Давыт болай дигән иде: «Раббы һәрвакыт минем күз алдымда: мин һичнәрсәдән курыкмасын өчен, Ул минем уң ягымда.
26
Җанымны үлеләр дөньясында калдырмассың, Үз изгеңне кабердә черетмәссең Син. Шуңа күрә күңелем куана, телем шатлана, өмет баглап яшәр хәтта бәдәнем дә.
28
Тормыш юлын күрсәттең Син миңа. Үз каршыңда мине шатлыкка күмәрсең».
29
Туганнар! – дип дәвам итте Петер. – Ерак бабабыз Давыт хакында турыдан-туры әйтергә рөхсәт итегез: ул үлде, аны җирләделәр, һәм аның кабере бүгенге көнгә кадәр сакланган.
30
Аллаһы исә Давытның нәсел орлыгыннан берәүне аның тәхетенә утыртырга ант иткән булган. Әлеге ант турында белгән Давыт, пәйгамбәр буларак,
31
Мәсих үледән тереләчәк, Аның җаны үлеләр дөньясында калмаячак, тәне черемәячәк, дип алдан әйтеп куйган.
32
Аллаһы менә шул Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитлары.
33
Шулай итеп, Аллаһы Аны Үзенең уң ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, өстебезгә сез хәзер күреп һәм ишетеп торган бүләкне яудырды.
34
Давыт үзе күккә күтәрелмәгән, әмма ул болай дигән: «Раббы минем Хакимемә әйтте: „Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп салганчы, Минем уң ягымда утыр“».
36
Шуңа күрә бөтен Исраил халкы белеп торсын: Аллаһы сез хачка кадаклаган шушы Гайсәне Хаким һәм Мәсих итте, – диде Петер.
37
Бу сүзләр тыңлаучыларның йөрәгенә барып кадалды: – Туганнар, нишләргә инде безгә хәзер? – дип сорады алар Петердән һәм башка рәсүлләрдән.
38
– Гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, һәркайсыгыз, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чуму йоласын үтәсен, һәм сез Аллаһы бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез.
39
Бу вәгъдә Раббы Аллабыз Үзенә чакырган һәркемгә – сезгә, балаларыгызга һәм еракта яшәүче барлык кешеләргә дә бирелгән, – дип җаваплады Петер.
40
Ул тагын да күбрәк дәлилләр китереп: – Бу бозык буыннан котылыгыз! – дип өндәде.
41
Аның сүзләрен чын күңелдән кабул иткән кешеләр суга чуму йоласын үтәде, һәм шул көнне шәкертләргә өч меңгә якын кеше кушылды.
42
Ул кешеләр, һәрчак рәсүлләрнең тәгълиматын өйрәнүдә булып, бер-берсе белән аралашып, икмәк сындыру йоласында катнашып, бергәләп дога кылып яшәделәр.
43
Рәсүлләр аша байтак могҗизалар һәм гаҗәеп нәрсәләр күрсәтелгәнгә, һәркемнең күңелендә Аллаһыдан курку хисе уянды.
44
Иман юлындагы бу кешеләр бергә көн күрделәр, һәм аларның бар нәрсәләре уртак иде.
45
Хуҗалыкларын һәм милекләрен сатып, килгән акчаны алар һәркемнең ихтыяҗына карап үзара бүлештеләр;
46
көн саен Аллаһы йортында җыелып, үз өйләрендә исә Аллаһыны данлый-данлый, шат һәм ихлас күңел белән икмәк сындыру йоласын үтәделәр, бергәләп ризык ашадылар. Бар халык аларны ярата, Раббы исә котылганнарның санын көн дә арттырып тора иде.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28