bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 20
Acts 20
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 19
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 21 →
1
Чуалыш тукталгач, Паул, шәкертләрне үз янына чакырып алып рухларын ныгытканнан соң, алар белән саубуллашты да Македуния якларына юнәлде.
2
Өлкәләр аша үткәндә, имандашларын илһамландырып, үгет-нәсыйхәтләр бирде, һәм, ниһаять, Грециягә килеп җитте.
3
Анда өч ай яшәгәннән соң, су юлы белән Сүриягә китәргә дип торганда, яһүдиләр аңа һөҗүм итәргә сүз куештылар. Шунлыктан ул Македуния аша кайтырга хәл кылды.
4
Аны Пур углы беруяле Сопатыр, тессалуникәле Аристарх белән Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимутәй һәм асияле Тухик белән Трофим озата барды.
5
Алар, алданрак китеп, безне Троас шәһәрендә көтеп тордылар.
6
Ә без Төче күмәч бәйрәменнән соң Филиппуйдан су юлы белән киттек тә биш көн дигәндә алар янына Троаска килеп җиттек. Анда без җиде көн булдык.
7
Атнаның беренче көнендә без икмәк сындырып ашау йоласына бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды; ул иртәгәсе көнне юлга чыгарга җыенганга күрә, сөйләшү төн уртасына кадәр сузылды.
8
Без җыелган өске каттагы бүлмәдә күп яктырткычлар яна иде.
9
Паул сөйләгән вакытта тәрәзә төбендә утырган Әүтух исемле егетне йокы басты һәм ул, йоклап китеп, өченче каттан егылып төште. Аны җирдән күтәргәндә, ул инде үле иде.
10
Паул урамга чыкты һәм иелеп егетне кочаклады да: – Борчылмагыз, ул исән, – диде.
11
Паул, янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, таң атканчы шәкертләр белән сөйләшеп утырды, ә иртә таңнан юлга чыкты.
12
Теге егетне өенә алып киткәндә, ул үледән терелгән иде. Бу хәлгә бар кеше бик куанды.
13
Без исә, Паулны көтеп тормыйча, корабка утырып Ассус шәһәренә таба юл алдык. Паул коры җирдән барырга һәм шул шәһәрдә безгә кушылырга булды.
14
Ассус шәһәрендә очрашканнан соң, Паулны корабка алып, Митулини шәһәренә юнәлдек.
15
Митулинидән киткәннең икенче көнендә Хиос утравы каршында тукталдык, ә иртәгесен Сам утравында идек һәм тагын бер көннән Милит шәһәренә килеп җиттек.
16
Асия өлкәсендә тоткарланмас өчен, Паул Эфесне читләтеп үтәргә карар кылды, чөнки ул, мөмкинлек булса, Илленче көн бәйрәменә Иерусалимгә барып җитмәкче иде.
17
Паул, Милиттән Эфескә кешеләр җибәреп, үз янына бердәмлек өлкәннәрен чакыртты.
18
Алар килеп җиткәч, ул болай диде: – Асия өлкәсенә килгән беренче көнемнән бирле мин һаман сезнең белән булдым, – диде ул аларга. –
19
Яһүдиләрнең явыз ниятләре аркасында килеп чыккан сынауларга карамастан зур күндәмлек күрсәтеп, күз яшьләремне түгә-түгә Хуҗа-Хакимебезгә хезмәт иттем.
20
Сезгә файдалы булырдай бер нәрсәне дә әйтми калдырмадым, сезне халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә өйрәттем.
21
Тәүбә итеп Аллаһыга таба борылуның һәм Хакимебез Гайсәгә инануның кирәклеге турында яһүдиләргә дә, грекларга да үтемле итеп аңлаттым.
22
Ә хәзер, Рухның ихтыярына буйсынып, Иерусалимгә барам. Анда мине нәрсә көтәдер – белмим.
23
Фәкать шуны беләм: һәр шәһәрдә мине богаулар һәм хәсрәт көтә. Изге Рух шуны раслый.
24
Ләкин минем өчен үз тормышымның кадере юк, тик алган юлымны ахырга кадәр үтәргә һәм Хакимебез Гайсәдән кабул иткән хезмәтне – Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын төгәлләргә телим.
25
Миңа хәзер шул билгеле: арагызда йөреп, Аллаһы Патшалыгын вәгазьләвемне ишеткән сезләр башкача мине күрмәссез.
26
Шуңа күрә бүген сезгә болай дип әйтәм: әгәр берәрегез һәлак була калса, анда минем гаебем юк,
27
чөнки Аллаһының ихтыяры сезгә мәгълүм булсын өчен, мөмкин булганның барын да эшләдем.
28
Үзегезне һәм Изге Рух сезне көтүче итеп куйган көтүне кайгыртыгыз. Углының каны аша Аллаһы Үзенеке иткән Бердәмлеккә көтүче булыгыз.
29
Мин киткәннән соң, сезнең янга көтүне аямаган ерткыч бүреләр киләсен беләм.
30
Иман тотучыларны үзләренә ияртү өчен, сезнең арада да хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр табылыр.
31
Шуңа күрә сак булыгыз, өч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән көне-төне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз.
32
Хәзер сезне Аллаһы кулына һәм Аның мәрхәмәт тулы сүзенә тапшырам. Аның сүзе сезне тагын да ныгыта һәм изге халыкка вәгъдә ителгәнне бирә ала.
33
Мин һичкемнең алтын-көмешенә дә, киеменә дә кызыкмадым.
34
Үзегез беләсез, менә шушы кулларым белән эшләп тапканым үземнең һәм янымдагыларның ихтыяҗын канәгатьләндерде.
35
Хакимебез Гайсәнең «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәклеген мин һәр эштә күрсәттем.
36
Сөйләп бетергәннән соң, ул аларның барысы белән бергә тезләнеп дога кылды.
37
Һәммәсе күз яшьләре агызып Паулны кочаклап үбә башлады.
38
Паулның «мине бүтән күрмәссез инде» дигән сүзләре аларны аеруча кайгыга салган иде. Шуннан аны корабка чаклы озата киттеләр.
← Chapter 19
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 21 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28