bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 23
Acts 23
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 22
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 24 →
1
Югары киңәшмә әгъзаларына карап, Паул: – Туганнар! – диде. – Мин бүгенге көнгә кадәр Аллаһы каршында саф вөҗдан белән яшәдем.
2
Олуг рухани Һанани шунда Паул янында торучыларга аның авызына сугарга кушты.
3
– Ә сиңа, акшарланган дивар, Аллаһы сугачак! – диде аңа Паул. – Син мине Канун буенча хөкем итәр өчен утырасың, ә үзең, миңа сугарга әмер биреп, Канунга хилаф эш кыласың.
4
– Син Аллаһының олуг руханиен мыскыл итәсеңме? – диде Паулның янәшәсендә торучылар.
5
– Мин, туганнар, аның олуг рухани икәнен белмәдем. Язмада: «Халкыңның башлыгын яманлама», – дип әйтелгән шул, – диде Паул.
6
Югары киңәшмәдәгеләрнең бер өлеше – саддукейлар, икенче өлеше фарисейлар икәнлеген белеп, Паул: – Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, мин үзем дә фарисей. Монда мине үлеләрнең терелүенә өмет баглаган өчен хөкем итәләр, – дип кычкырды.
7
Ул шулай дип әйтүгә, фарисейлар һәм саддукейлар арасында каты бәхәс чыгып, җыелыш икегә бүленде,
8
чөнки саддукейлар терелү дә, фәрештәләр дә, рухлар да юк дип исбатлый, ә фарисейлар боларның барысына ышана иде.
9
Шунда зур гауга купты, фарисейлардан булган Канун белгечләре бик нык бәхәсләшеп: – Без бу кешедә һичбер начарлык күрмибез. Бәлки, аның белән, чыннан да, рух яки фәрештә сөйләшкәндер, – диделәр.
10
Ызгыш көчәйгәнлектән, Паулны өзгәләп ташларлар дип курка калган гаскәриләр башлыгы аны яһүдиләрдән коткарып кирмәнгә илтергә гаскәриләргә әмер бирде.
11
Икенче төнне Паул каршында Хуҗа-Хаким пәйда булып: – Нык бул! Иерусалимдә Минем турыда ничек шаһитлык биргән булсаң, Римда да шулай шаһитлык бирергә тиешсең, – диде.
12
Көн тууга, кайбер яһүдиләр бергә җыелып явыз ният кордылар – Паулны үтергәнчегә кадәр ашамаска-эчмәскә сүз бирделәр.
13
Ант итүчеләрнең саны кырыктан артык иде.
14
Баш руханилар һәм өлкәннәр янына килеп, алар: – Паулны үтермичә торып, без һичнәрсә ашамаска ант иттек.
15
Шулай итеп, хәзер сез, аның хакындагы эшне Югары киңәшмә белән берлектә җентекләбрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны яныгызга чыгаруын сорагыз. Без әзер булып торырбыз да ул монда килешли үк аны үтерербез, – диделәр.
16
Паул сеңлесенең углы, аларның явыз ният коруларын ишетеп, кирмәнгә килде һәм бу турыда Паулга җиткерде.
17
Паул исә, йөзбашларының берсен чакырып: – Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына озат, чөнки аңа әйтер сүзе бар, – диде.
18
Йөзбашы, егетне гаскәриләр башлыгы янына алып килеп: – Паул мине чакырып алды да бу егетне синең яныңа китерүемне сорады. Аның сиңа нәрсәдер әйтәсе килә, – диде.
19
Гаскәриләр башлыгы, кулыннан тотып, егетне читкәрәк алып китте. – Нәрсә әйтергә телисең? – дип сорады ул аңардан.
20
– Яһүдиләр, Паул хакындагы эшне җентекләбрәк тикшерү өчен дигән булып, иртәгә синнән Паулны Югары киңәшмә алдына китерүеңне сорарга сүз куештылар, – дип җавап бирде егет. –
21
Ләкин син аларны тыңлама, чөнки Паулны үтергәнчегә кадәр ашамаска-эчмәскә ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торачак. Алар инде Паулны үтерергә әзер, гозерләрен үтәгәнеңне көтәләр.
22
Гаскәриләр башлыгы: – Миңа бу хәбәрне җиткерүеңне беркемгә дә әйтмә, – дип, егетне кайтарып җибәрде.
23
Шуннан соң гаскәриләр башлыгы ике йөзбашын чакырып алды. – Ике йөз җәяүледән, җитмеш атлыдан һәм ике йөз укчыдан торган гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр.
24
Паулны алып барасы атлар да әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез илтеп җиткерегез, – дип, аларга
25
шундый эчтәлектәге хат язып тоттырды:
26
«Кләүди Лусидән мөхтәрәм идарәче Филикескә сәлам!
27
Яһүдиләр бу кешене тотып алып үтерергә җыена иде. Аның Рим гражданы икәнен белгәч, мин гаскәриләр белән барып аны коткарып калдым.
28
Аннары, ни өчен гаепләүләрен белергә теләп, бу кешене яһүдиләрнең Югары киңәшмәсенә алып килдем
29
һәм гаепләүнең яһүдиләр Канунына кагылышлы икәнлеген белдем, ләкин аны үлемгә дучар итәрлек яки богау салырлык гаеп табылмады.
30
Бу кешегә каршы корылган явыз ният турында хәбәр алганнан соң, аны тиз арада яныңа җибәрдем, аны гаепләүчеләргә фикерләрен синең алда әйтергә әмер бирдем».
31
Шулай итеп, гаскәриләр, үзләренә бирелгән әмерне үтәп, Паулны төнлә Антипатырга алып киттеләр.
32
Ә икенче көнне, Паулны атлы гаскәриләргә тапшырганнан соң, җәяүле гаскәриләр кирмәнгә әйләнеп кайттылар.
33
Атлы гаскәриләр исә, Кайсариягә килеп җитеп, хатны идарәчегә тоттырдылар да Паулны аның карамагына тапшырдылар.
34
Идарәче, хатны укып, Паулдан кайсы өлкәдән булуын сорады. Киликиядән икәнен белгәннән соң: –
35
Мин сине гаепләүчеләрең монда килгәч тыңлармын, – дип, Паулны Һируд сараенда сак астында тотарга боерды.
← Chapter 22
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 24 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28