bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 7
Acts 7
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 8 →
1
Эстефәннән олуг рухани: – Бу гаепләүләр дөресме? – дип сорады.
2
– Туганнар! Халык өлкәннәре! – дип сүз башлады Эстефән. – Тыңлагыз әле мине! Атабыз Ибраһим Харан шәһәренә күчеп килгәнче, Месопотамиядә яшәгән чакта, аңа шөһрәтле Аллаһы күренеп
3
«үзең яши торган җирне һәм туганнарыңны калдырып, Мин күрсәтәчәк җиргә кит» дигән.
4
Шуннан соң Ибраһим, килданиләр төбәгеннән китеп, Харанга күчеп килгән. Атасы вафат булганнан соң, Аллаһы аны менә хәзер сез яши торган шушы якларга күчергән
5
һәм биредә аның үзенә аяк басарлык та җир бирмәгән, ләкин киләчәктә бу җирне аңа һәм аның токымына бирергә вәгъдә иткән. Ул вакытта әле Ибраһимның балалары булмаган.
6
Аллаһы аңа: «Киләчәктә синең нәселең чит җирдә килмешәк булып, дүрт йөз ел буе коллыкта җәбер-золым күреп яшәр.
7
Әмма Мин аларны коллыкта тотачак халыкны хөкем итәрмен, һәм алар, ул илдән чыгып, шушы җирдә Миңа хезмәт итәрләр», – дигән.
8
Аллаһы шуннан соң атабыз Ибраһим белән килешү төзегән һәм шул килешү билгесе итеп сөннәткә утырту йоласын биргән. Шулай итеп, Исхак туып сигез көн үткәннән соң, атасы Ибраһим аны сөннәткә утырткан. Исхак исә – углы Ягъкубны, ә Ягъкуб унике ыруг башлыгын сөннәтләгән.
9
Шул ыруг башлыклары, үз энеләре Йосыфтан көнләшеп, аны Мисырга сатып җибәргәннәр. Әмма Аллаһы Йосыфны Үзенең мәрхәмәтеннән ташламаган –
10
барлык бәлаләрдән коткарган һәм аңа зирәк акыл биреп Мисыр патшасы фиргавеннең илтифатын күндергән. Нәтиҗәдә фиргавен аны Мисырга һәм үзенең бөтен сараена идарәче итеп билгеләгән.
11
Шул вакытларда бөтен Мисыр һәм Кәнган җиренә зур михнәт – ачлык килгән, һәм аталарыбызга ризык табу кыенлашкан.
12
Ягъкуб, Мисырда ашлык барлыгын ишетеп, аталарыбызны шунда озаткан.
13
Ә инде Мисырга алар икенче тапкыр килгәч, агай-энеләренә Йосыф үзенең кем икәнен ачкан, һәм фиргавен шул вакытта Йосыфның гаиләсе турында белгән.
14
Йосыф, хәбәр җибәреп, үзенең атасы Ягъкубны һәм бөтен туганнарын, җитмеш биш җанны, үз янына чакырткан.
15
Шулай итеп, Ягъкуб Мисырга күчеп килгән, һәм ул да, аталарыбыз да гомерләрен шунда тәмамлаган.
16
Вафатларыннан соң аларның җәсәдләрен Шәкем шәһәренә алып килеп, Хамур угылларыннан Ибраһим көмеш түләп сатып алган кабергә куйганнар.
17
Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсе гамәлгә ашыр вакыт якынлашкан саен, Мисырда безнең халыкның саны һаман арта барган.
18
Бу хәл Йосыфны белмәгән бүтән бер патшаның хакимлегенә кадәр шулай дәвам иткән.
19
Әлеге патша, безнең халыкка каршы төрле хәйләләр корып, ата-бабаларыбызны җәберләгән: яңа туган сабыйлардан котылыр өчен, аларны чыгарып ташларга мәҗбүр иткән.
20
Шул вакытта Муса туган. Ул бик күркәм бала булган, һәм өч ай дәвамында ата-анасы өендә тәрбияләнгән.
21
Ә инде алар баладан аерылырга мәҗбүр булганнан соң, Мусаны фиргавен кызы табып алган да үз углыдай күреп үстергән.
22
Муса мисырлыларның барлык гыйлемнәрен өйрәнгән, сүздә дә, эштә дә куәтле булган.
23
Кырык яше тулгач, аның күңелендә үзенең туганнары – Исраил халкы янына бару теләге уянган.
24
Алар янына баргач, ул бер мисырлының исраили адәмне рәнҗетүен күргән һәм, мисырлыны үтереп, кыйналган кеше өчен үч алган.
25
Аллаһы минем аша аларга котылу бирәчәген туганнарым аңлар, дип уйлаган Муса, әмма алар аңламаган.
26
Икенче көнне Муса ике исраилинең сугышуын күргән һәм аларны татулаштырырга теләп: «Сез туганнар бит, нигә бер-берегезне рәнҗетәсез?» – дигән.
27
Әмма үз кардәшен рәнҗетүче адәм, Мусаны этеп җибәреп: «Безнең өстән башлык һәм хөкемче итеп сине кем куйды?
28
Кичә мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме әллә?» – дигән.
29
Бу сүзләрне ишеткәч, Муса качып киткән һәм Мидьян җирендә килмешәк булып яши башлаган. Анда аның ике углы туган.
30
Кырык ел үткәннән соң, Синай тавы янында, чүлдә янып торган күгән куагы ялкынында, Муса каршында бер фәрештә пәйда булган.
31
Моны күреп, Муса бик гаҗәпләнгән, ә инде карарга дип якынрак килгәч, Раббының:
32
«Мин – ата-бабаларыңның Алласымын, Ибраһимның, Исхакның вә Ягъкубның Алласы», – дигән авазын ишеткән. Куркудан калтырап төшкән Муса күтәрелеп карарга да батырчылык итмәгән.
33
Раббы аңа: «Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын – изге җир.
34
Мин халкымның Мисырда җәберләнүен күрдем, сыкрануын ишеттем һәм аны азат итү өчен җиргә төштем. Инде бар, Мин сине Мисырга юллыйм», – дигән.
35
«Безнең өстән башлык һәм хөкемче итеп сине кем куйды?» – дип исраилиләр кире каккан шул Мусаны Аллаһы күгән куагында пәйда булган фәрештә ярдәмендә башлык һәм азат итүче итеп җибәргән.
36
Шул Муса, Мисыр җирендә, Кызыл диңгездә һәм кырык ел дәвамында чүлдә могҗизалар, илаһи билгеләр күрсәтеп, Исраил халкын Мисырдан алып чыккан.
37
«Раббы Аллагыз, сезнең янга мине җибәргән кебек, кардәшләрегез арасыннан сезгә Пәйгамбәр сайлап куячак», – дип әйтүче дә – шул Муса.
38
Синай тавында фәрештә әйткән сүзләрне чүлдә җыелган халыкка нәкъ менә ул җиткергән. Безгә тапшыру өчен тереклек сүзләрен ул кабул итеп алган.
39
Әмма аталарыбыз, Муса әйткәнне тыңламыйча кабат Мисырга китәргә ниятләнеп,
40
Һарунга: «Безгә юл күрсәтеп барырга илаһлар яса. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез», – дип,
41
бозау сынын койганнар да шуңа корбан китергәннәр һәм үз куллары белән ясаган шул пот алдында күңел ачканнар.
42
Аллаһы исә, бу кавемнән йөз чөереп, аларга күктәге кояшка, айга һәм йолдызларга табынырга юл куйган. Пәйгамбәрләр китабында шул турыда болай язылган: «Әй Исраил халкы! Кырык ел буе чүлдә йөреп, сез Минем хөрмәткә корбан чалдыгызмы, Миңа башка бүләкләр китердегезме?
43
Сез илаһыгыз Молохның чатырын, илаһыгыз Райфанның йолдызын – табыну өчен үзегез ясаган шул потларны күтәреп йөрдегез. Шуңа күрә Мин сезне Бабилдән дә арырак сөрәчәкмен!».
44
Ата-бабаларыбызның Аллаһы Мусага чүлдә күрсәткән өлге буенча ясалган Шаһитлык чатыры бар иде.
45
Иешуа Навин җитәкчелегендә ата-бабаларыбыз шул чатырны Аллаһы аларның күз алдыннан куып җибәргән халыкларның җиренә илтеп урнаштырган. Давыт патша заманына кадәр чатыр шунда торган.
46
Аллаһының мәрхәмәтен казанган Давыт, Ягъкуб нәселенең Алласына йорт корып бирим дип, Аның ризалыгын сораган.
47
Аллаһыга тәгаенләнгән йортны исә Сөләйман салган.
48
Әмма Хак Тәгалә кул белән ясалган корылмаларда яшәми. Пәйгамбәр әйткәнчә:
49
«Күк – Минем тәхетем, ә җир – аякларымны терәр урындыр. Нинди йорт сала аласыз сез Миңа?! – дип сорый Раббы. – Нинди урын Миңа торак була ала?!
50
Боларның һәммәсен Минем кулларым бар кылмадымыни?!»
51
Үҗәт халык! Йөрәгегез һәм колакларыгыз сөннәтләнмәгән адәмнәр! Сез аталарыгыз кебек үк һәрвакыт Изге Рухка каршы киләсез.
52
Ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр булдымы икән? Алар Тәкъва затның киләсен алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аңа хыянәт иттегез һәм Аны үтердегез.
53
Фәрештәләр сезгә Аллаһыдан Канун китерделәр, ләкин сез аны үтәмәдегез.
54
Шушы сүзләрне ишеткәч, Киңәшмәдә утыручылар ачуларыннан тешләрен шыкырдаттылар.
55
Изге Рух белән сугарылган Эстефән исә, күзләрен күккә текәп, Аллаһының шөһрәтен һәм Аллаһының уң ягында торган Гайсәне күрде.
56
– Менә, мин ачылып киткән күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Углын күрәм, – диде ул.
57
Киңәшмәдәгеләр колакларын томалап, кычкыра-кычкыра дәррәү Эстефәнгә ташландылар да
58
аны шәһәр читенә өстерәп алып чыгып таш бәрә башладылар. Аңа каршы шаһитлык иткән адәмнәр үзләренең өс киемнәрен Шаул исемле егет янына куеп тордылар.
59
Тегеләр таш аткан вакытта, Эстефән дога кылып: – Хакимем Гайсә, рухымны кабул ит, – диде,
60
аннары тезләренә егылды һәм, – Хакимем! Бу гөнаһны алар өстенә салма! – дип кычкырды да җан бирде.
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 8 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28