bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 18
Acts 18
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 17
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 19 →
1
Шуннан соң Паул, Афинадан китеп, Көринт шәһәренә килде.
2
Анда ул чыгышы белән Понт шәһәреннән булган Әкүл исемле яһүдине һәм аның хатыны Прискилләне очратты. Клавдий кайсар барлык яһүдиләргә Римнан китәргә әмер биргәнлектән, алар күптән түгел Италиядән килгән булганнар. Паул алар янына барды
3
һәм, һөнәрләре бер үк булганга яннарында калып, алар белән бергә чатыр тегү кәсебенә кереште.
4
Һәр шимбә көнне Паул, яһүдиләрне һәм грекларны ышандырырга тырышып, гыйбадәтханәләрдә алар белән әңгәмәләр корды.
5
Силас белән Тимутәй Македуниядән килгәннән соң, Паул үзенең бөтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлегенә шаһитлык кылып, яһүдиләргә вәгазь сөйләүгә багышлады.
6
Әмма яһүдиләр аңа каршы чыгып яман телләнә башлагач, ул, киеменнән тузанны кагып, аларга: – Һәлакәтегездә үзегез гаепле булырсыз! Минем намусым чиста. Инде башка халыклар янына китәм, – диде.
7
Паул гыйбадәтханәдән чыкты да якында гына яшәүче, Аллаһыны олылаучы Тити-Юсты исемле кешенең өенә китте.
8
Гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенең бөтен гаиләсе белән Хуҗа-Хакимгә иман китерде. Паулның сөйләгәнен ишеткән күп кенә көринтлеләр дә иманга килделәр һәм суга чуму йоласын үтәделәр.
9
Бервакыт төнлә Паулга Хуҗа-Хаким күренеп: – Курыкма! Сөйләвеңне дәвам ит, туктама.
10
Мин синең юлдашыңдыр, һичкем сиңа яманлык кылмас, чөнки бу шәһәрдә Минем халкым күп, – диде.
11
Көринтлеләргә Аллаһы сүзен өйрәтеп, Паул алар арасында ел ярым яшәде.
12
Ахайя өлкәсендә Гәллиун идарә иткән заманда яһүдиләр, бөтенесе бер булып, Паулга һөҗүм иттеләр һәм аны хөкем йортына алып килделәр.
13
– Бу адәм Аллаһыга табынырга Канун кушканча түгел, башкача өйрәтә, – диде алар.
14
Паул авызын ачарга да өлгермәде, Гәллиун: – Яһүдиләр! Әгәр нинди дә булса явызлык яки җинаять кылынган булса, сезне түземлек белән тыңлар өчен сәбәп булыр иде.
15
Әмма биредә сүзләр, исемнәр һәм сезнең Кануныгыз хакында бәхәс барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хөкем итәргә теләмим, – дип,
16
аларны хөкем йортыннан чыгарып җибәрде.
17
Шуннан тегеләр гыйбадәтханә башлыгы Состенисне тотып алдылар да хөкем йорты каршында кыйнарга тотындылар, ә Гәлиунның моңа исе дә китмәде.
18
Көринттә байтак көннәр яшәгәннән соң, Паул, имандашлар белән хушлашып, су юлы белән Сүриягә юнәлде; Прискиллә һәм Әкүл дә аның белән китте. Юлга чыгар алдыннан, әйткән нәзере буенча, Паул Кеңхерәйдә чәчен кырдырды.
19
Эфескә килеп җиткәч, Паул, юлдашларыннан аерылып, гыйбадәтханәгә килде һәм анда яһүдиләр белән сөйләшеп утырды.
20
Алар Паулдан үзләре янында озаккарак калуын сорасалар да, ул ризалашмады.
21
Алар белән саубуллашканда Паул: – Аллаһы боерса, яныгызга тагын килермен, – дип, су юлы белән Эфестән китте.
22
Кайсариягә җитеп корабтан төшкәннән соң, Паул Иерусалимгә барды, анда бердәмлектәге имандашлар белән күреште, аннары Антиухиягә юл алды;
23
анда күпмедер тоткарланганнан соң, бөтен Галәтия һәм Фрүгия өлкәләрен әйләнеп чыгып, шунда яшәүче Гайсә шәкертләрен иманда ныгытты.
24
Шул вакытларда Эфес шәһәренә Апуллус исемле, тумышы белән Искәндәриядән булган, Язманы яхшы белгән, телгә оста бер кеше килде.
25
Раббы юлында тәрбия алган әлеге Апуллус, Яхъя башкарган суга чуму йоласы турында гына белсә дә, бөтен күңелен биреп Гайсә турында дөрес итеп сөйли һәм өйрәтә иде.
26
Гыйбадәтханәдә Апуллусның кыю сүзләрен ишетеп, Прискиллә белән Әкүл аны үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар.
27
Апуллус Ахаяга китәргә ният белдергәч, имандашлары, аны кабул итүләрен сорап, шундагы шәкертләргә хат яздылар. Анда баргач, Аллаһы мәрхәмәте белән иманга килгәннәргә ул күп ярдәм күрсәтте;
28
Язма нигезендә Гайсәнең Мәсих икәнлеген ышандырырлык итеп исбатлап, бөтен халыкның күз алдында яһүдиләрнең дәлилләрен юкка чыгарды.
← Chapter 17
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 19 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28