bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 9
Acts 9
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 10 →
1
Хуҗа-Хакимнең шәкертләренә һаман да нәфрәте ташып торган Шаул аларга үлем белән янады. Олуг руханига барып, ул
2
«Юл» дип аталган тәгълиматны тотучы ир-ат һәм хатын-кызларны кулга алу һәм Иерусалимгә илтү өчен вәкаләтнамә сорап алды. Әлеге вәкаләтнамә Дәмәшкъ яһүдиләренең гыйбадәтханәләренә тәгаенләнгән иде.
3
Юлда барганда, инде Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, кинәт Шаулның тирә-ягы күктән төшкән яктылыктан балкып китте.
4
Ул җиргә егылды һәм шулчак: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте.
5
– Әфәндем, Син кем? – дип сорады Шаул. – Син эзәрлекләгән Гайсә Мин, – дип җавап бирде тавыш.
6
– Тор да шәһәргә бар. Анда сиңа нәрсә эшләргә кирәклеген әйтерләр.
7
Шаулның юлдашлары барган уңайга катып калдылар – алар әлеге тавышны ишеттеләр, ләкин һичкемне күрмәделәр.
8
Шаул җирдән торды, күзләрен ачса да, бернәрсә күрә алмады. Шуңа күрә Дәмәшкъкә аны җитәкләп алып килделәр.
9
Өч көн буе аның күзләре күрмәде, һәм ул ашамады да, эчмәде дә.
10
Дәмәшкътә Гайсәнең Һанани исемле шәкерте яши иде. Илаһи күренештә Хуҗа-Хаким аңа: – Һанани! – дип эндәште. – Әйе, Хакимем, – диде ул.
11
– Тор да, «Туры» дигән урамга барып, Яһүдә яшәгән өйгә кер һәм Шаул исемле тарслыны сора. Хәзерге мәлдә ул дога кылып утыра.
12
Аңа илаһи күренеш булды: әлеге күренештә Һанани дигән берәү, Шаулның күзләре янә күрә башласын өчен, аның янына килде дә куллары белән орынды, – диде Хуҗа-Хаким.
13
– Хакимем! Мин ул адәмнең Иерусалимдә Синең изгеләреңә никадәр явызлыклар кылуын күп кешедән ишеттем.
14
Бирегә дә ул, баш руханилардан вәкаләтнамә алып, Синең исемне телгә алучыларның барысын кулга алыр өчен килгән, – дип әйтте Һанани.
15
Әмма Хуҗа-Хаким аңа: – Бар, чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына исемемне танытыр өчен, Мин аны Үземә корал итеп сайладым.
16
Мин аңа исемем хакына күпме газаплар кичерергә тиешлеген күрсәтермен, – диде.
17
Һанани шул йортка барды һәм Шаулның башына кулларын куеп: – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын һәм син Изге Рух белән сугарылсын өчен, юлыңда очраган Хакимебез Гайсә мине синең янга җибәрде, – диде.
18
Шулчак Шаулның күзләрен томалап торган пәрдә сыман нәрсә төште дә, ул янә күрә башлады. Аннары ул урыныннан торды һәм суга чуму йоласын үтәде.
19
Ашап алганнан соң, аңа көч керде. Шаул берничә көн шәкертләр белән бергә Дәмәшкътә булды.
20
Яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә ул шундук «Гайсә – Аллаһы Углы» дип сөйләп йөри башлады.
21
Аның сүзләрен ишеткән бар кеше хәйран калып: – Иерусалимдә шул исемне телгә алучыларны эзәрлекләгән адәм түгелме соң бу? Бирегә ул аларны кулга алыр һәм баш руханиларга тапшырыр өчен килмәдеме икән? – диде.
22
Шаулның вәгазьләү куәте исә артканнан-арта барды. Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбат итеп йөреп, Дәмәшкътә яшәүче яһүдиләрне ул аптырашка салды.
23
Күпмедер вакытлар үткәннән соң, яһүдиләр аны үтерергә сүз куештылар,
24
әмма Шаул аларның бу ниятен сизеп алды. Аны үтермәкче булып, яһүдиләр көне-төне шәһәр капкаларын күзәттеләр,
25
ләкин бер төндә шәкертләр Шаулны кәрзингә утырттылар да кала диварыннан тышкы якка төшерделәр.
26
Иерусалимгә килгәч, Шаул шәкертләргә кушылырга тырышты, әмма барысы да аңардан курыктылар, аның Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар.
27
Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде һәм юлда аның Хуҗа-Хакимне күрүен, Хакимнең нәрсәләр әйтүен, Дәмәшкътә Шаулның Гайсә турында кыюлык белән вәгазьләвен сөйләп бирде.
28
Нәтиҗәдә Шаул шәкертләр белән калды һәм бөтен Иерусалим буйлап Хаким Гайсә турында кыюлык белән вәгазьләп йөрде.
29
Шулай ук ул грекча сөйләшүче яһүдиләр белән күп тапкырлар очрашып сөйләште, бәхәсләр корды, ә тегеләр аны үтерергә җай эзләде.
30
Бу хакта белеп алгач, Шаулның имандашлары аны Кайсариягә озаттылар, ә аннан Тарска юлладылар.
31
Иман итүчеләр бердәмлеге өчен бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Хуҗа-Хакимгә карата тирән хөрмәттә яшәде; Изге Рухның ярдәме белән иман итүчеләрнең саны һаман арта барды.
32
Бик күп җирләрне йөреп чыкканнан соң, Петер Лүддә шәһәрендәге Аллаһы изгеләре янына килде.
33
Анда ул сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле кешене күрде.
34
– Айнеас! Гайсә Мәсих савыктыра сине. Урыныңнан тор да түшәгеңне җый, – диде аңа Петер. Теге шундук торды.
35
Лүддәдә һәм Шаронда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Хаким Гайсәгә иман китерде.
36
Яфу шәһәрендә Гайсәнең шәкерте – яхшы эшләр кылучы, фәкыйрьләргә ярдәм итүче Табита (грек телендә «Доркәс») исемле хатын яши иде.
37
Шул көннәрдә әлеге хатын авырып китте дә вафат булды. Аны юып-җыеп түр бүлмәгә урнаштырдылар.
38
Лүддә шәһәре Яфуга якын булганлыктан, Петернең анда икәнен ишеткән шәкертләр, аның тизрәк килүен үтенеп, янына ике кеше җибәрделәр.
39
Петер алар белән бергә Яфуга килгәч, аны түр бүлмәгә алып керделәр. Шунда җыелган тол хатыннар кайчандыр аларга Доркәс тегеп биргән күлмәкләрне, киемнәрне елый-елый Петергә күрсәтә башладылар.
40
Бүлмәдәге кешеләрнең барысын чыгарып җибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды да мәеткә таба борылып: – Табита, тор! – диде. Хатын күзләрен ачты һәм, Петерне күреп, торып утырды.
41
Кулын биреп, Петер аңа аякка басарга ярдәм итте, аннары изгеләрне һәм тол хатыннарны чакырып кертеп аларга үледән терелгән хатынны күрсәтте.
42
Бу хәл бөтен Яфу халкына билгеле булды, һәм күпләр Хаким Гайсәгә иман китерде.
43
Яфу каласындагы күнче Шимун йортында Петер әле байтак көннәр яшәде.
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 10 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28