bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 13
Acts 13
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 14 →
1
Антиухиядәге иман итүчеләр бердәмлегендә түбәндәге пәйгамбәрләр һәм мөгаллимнәр бар иде: Барнаб, Шимун (аны Нигер дип тә йөртәләр иде), күриниле Луки, өлкә идарәчесе Һируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин һәм Шаул.
2
Бервакыт алар Раббыга хезмәт иткән һәм ураза тоткан вакытта, Изге Рух: – Мин билгеләгән хезмәтне башкарыр өчен, Барнаб белән Шаулны Миңа бирегез, – диде.
3
Ураза тотканнан һәм дога кылганнан соң, пәйгамбәрләр һәм мөгаллимнәр, Барнаб белән Шаулның башына кулларын куеп, аларны Аллаһы хезмәтенә җибәрделәр.
4
Изге Рух тарафыннан җибәрелгән Барнаб һәм Шаул Селәүкия шәһәренә килделәр, аннан су юлы белән Кипр утравына киттеләр.
5
Утраудагы Саламис шәһәренә килгәч, яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә Аллаһы сүзен вәгазьләделәр. Аларга Яхъя да ярдәм итте.
6
Бөтен утрауны үтеп, алар Паф шәһәренә килделәр. Анда сихерче һәм ялган пәйгамбәр Бар-Ешуа исемле яһүдигә тап булдылар –
7
әлеге Бар-Ешуа өлкә башлыгы Серги-Паул иярченнәренең берсе иде. Серги-Паул акыллы кеше иде. Ул, Барнаб белән Шаулны сараена чакыртып, Аллаһы сүзен тыңларга теләк белдерде.
8
Әмма Бар-Ешуа (аның икенче исеме – Элум, ягъни «сихерче»), өлкә башлыгының иманга килүенә комачауларга тырышып, аларга каршы торды.
9
Изге Рух белән сугарылган Шаул, ягъни Паул, сихерченең күзенә туп-туры карап:
10
– Синең эчең ялган һәм мәкер белән тулган. Син – иблис углы, һәртөрле дөреслекнең дошманы! Раббының туры юлларын бозып күрсәтүдән кайчан туктыйсың? – диде. –
11
Менә хәзер Раббының кулы синең өстеңдә: син сукыраерсың һәм билгеләнгән вакытка кадәр кояшны күрмәссең. Шулчак сихерченең күзен томан һәм караңгылык каплап алды да, берәрсе җитәкләмәсме дип, ул әле бер, әле икенче якка талпынып карады.
12
Өлкә башлыгы, бу хәлне күреп, Хаким Гайсә турындагы тәгълиматның кодрәтенә таң калды һәм иман китерде.
13
Паул һәм аның юлдашлары, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия өлкәсендәге Перги шәһәренә килделәр. Яхъя алардан аерылып Иерусалимгә кайтты,
14
ә калганнар Пергидән Писидия өлкәсендәге Антиухиягә килделәр. Шимбә көнне алар яһүдиләр гыйбадәтханәсенә кереп утырдылар.
15
Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр китапларыннан өзекләр укыганнан соң, гыйбадәтханә башлыклары аларга хезмәтче аша болай дип хәбәр итте: – Туганнар! Халыкка җиткерергә теләгән нәсыйхәт сүзегез булса – әйтегез.
16
Паул, кулы белән ишарә ясап, сүзен башлады: – Исраил ирләре һәм Аллаһыны олылаучылар, сүземне тыңлагыз!
17
Исраил халкының Алласы ата-бабаларыбызны сайлап алган һәм аларны Мисыр җирендә яшәгән чакларында бөек халык иткән, соңыннан ул илдән алып чыккан.
18
Кырык ел дәвамында чүлдә Ул аларга карата түземлек саклаган.
19
Аннан соң Кәнган җирендә җиде халыкны юк итеп, аларның җирләрен Исраил халкына мирас итеп биргән.
20
Шулай дүрт йөз илле ел үткән. Аннары, Шемуил пәйгамбәр яшәгән чорга кадәр, Аллаһы аларга хөкемчеләр биреп торган.
21
Шуннан халык патша сораган, һәм Аллаһы аларга Беньямин нәселеннән булган Кыйш углы Шаулны патша итеп куйган. Шаул кырык ел чамасы идарә иткән.
22
Аны тәхеттән төшергәннән соң, Аллаһы патша итеп Давытны куйган һәм аның хакында: «Мин Үз күңелемә хуш килердәй бер ирне – Ишай углы Давытны таптым. Ул Минем бөтен теләкләремне үтиячәк», – дигән.
23
Аллаһы, Үзенең вәгъдәсенә тугры калып, Исраилгә Давыт нәселеннән Коткаручы Гайсәне бирде.
24
Коткаручы килер алдыннан Яхъя, тәүбә итәргә һәм суга чуму йоласын үтәргә өндәп, бөтен Исраил халкына вәгазь сөйләде.
25
Хезмәтенең ахырында Яхъя: «Сез мине кем дип уйлыйсыз? Сез көткән Зат түгел мин. Минем арттан Берәү килә, мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен», – диде.
26
Җәмәгать! Ибраһим нәселенең балалары һәм Аллаһыны олылап яшәүчеләр! Котылу турындагы бу хәбәр безгә җибәрелде.
27
Иерусалимдә яшәүчеләр һәм аларның башлыклары Мәсихне Мәсих дип танымады, Аны үлемгә хөкем итеп, пәйгамбәрләрнең һәр шимбәдә укыла торган сүзләрен гамәлгә ашырды.
28
Мәсихне үлем җәзасына дучар итәрдәй һичнинди гаеп тапмасалар да, Аны үтертергә алар Пилатны ризалатты.
29
Шул рәвешле, Язмада Аның турында әйтелгәннәрнең һәммәсе гамәлгә ашты. Аннары Аны хачтан төшереп кабергә салдылар.
30
Әмма Аллаһы Аны үледән терелтеп торгызды,
31
һәм Ул әле байтак көннәр дәвамында Үзе белән бергә Гәлиләядән Иерусалимгә килгән кешеләргә күренә торды. Хәзер инде әлеге кешеләр – халык алдында Аның шаһитларыдыр.
32
Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Гайсәне терелтеп торгызуы белән Аллаһы ата-бабаларыбызга биргән вәгъдәсен безнең өчен, ягъни аларның балалары өчен гамәлгә ашырды. Зәбур китабының икенче мәдхиясендә бу турыда болай язылган: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым ».
34
Гайсәне үледән терелтүе, гәүдәсенең черүенә юл куймавы турында исә Аллаһы болай дигән: «Давытка бирелгән изге һәм ышанычлы вәгъдәне сезнең өчен тормышка ашырачакмын».
35
Шуның өчен Зәбур китабының башка бер урынында: «Үз Изгеңнең гәүдәсен һичкайчан черетмәссең», – дип язылган.
36
Заманында Давыт Аллаһы ихтыярын үтәп яшәгән, вафат булганнан соң үзенең ата-бабалары янында җирләнгән; аның гәүдәсе черегән.
37
Ә Аллаһы терелтеп торгызган Затның гәүдәсе черемәде.
38
Шулай итеп, җәмәгать, сезгә мәгълүм булсын: бу Зат аша сезгә гөнаһлардан кичерелү игълан ителә.
39
Муса кануны сезгә гөнаһлардан аклану бирә алмады, ләкин бу Затка ышанучы һәркем Аның аша аклана.
40
Сак булыгыз, пәйгамбәрләрнең әнә шушы сүзләре сезгә карата әйтелгән булып чыкмасын:
41
«Тәкәбберләр, карагыз! Таң калып, юк булыгыз! Сез яшәгән көннәрдә Мин шундый эш кылырмын ки, әгәр сезгә бу хакта сөйләп бирсәләр, сез һичкайчан моңа ышанмас идегез».
42
Паул белән Барнаб гыйбадәтханәдән чыкканда, аларның киләсе шимбәдә дә бу хакта сөйләүләрен үтенделәр.
43
Җыелыш таралганнан соң, яһүдиләрнең һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән, Аллаһыны олылаган диндар кешеләрнең күбесе Паул белән Барнаб артыннан иярде, һәм рәсүлләр, алар белән әңгәмә корып, аларны Аллаһы мәрхәмәтенә өмет баглап яшәргә үгетләделәр.
44
Икенче шимбәдә бөтен шәһәр диярлек Раббы сүзен тыңларга җыелды.
45
Җыелган халыкның күплеген күреп, яһүдиләр көнләшә калдылар һәм Паулның сүзләренә каршы яман телләнделәр.
46
Паул һәм Барнаб исә, кыюлык күрсәтеп: – Аллаһы сүзен без иң элек сезгә җиткерергә тиеш идек, – диделәр. – Әмма сез аны кире какканга һәм үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел дип санаганга күрә, без хәзер башка халыкларга мөрәҗәгать итәбез.
47
Чөнки Раббы безгә: «Синең аша котылу җирнең читләренә барып җитсен дип, Мин Сине башка халыкларга яктылык чыганагы итеп куйдым», – дип әмер бирде.
48
Паул белән Барнаб әйткәнне ишетеп, мәҗүсиләр бик куандылар һәм Раббыны бу сүзләре өчен данладылар. Мәңгелек тормышка сайланган кешеләрнең барысы да иман китерде.
49
Раббының сүзе әйләнә-тирәдәге җирләргә дә барып иреште.
50
Әмма яһүдиләр, мәшһүр гаиләләрдән булган диндар хатыннарны һәм шәһәр аксөякләрен Паул белән Барнабка каршы котыртып, аларны эзәрлекли башладылар һәм үз җирләреннән кудырттылар.
51
Паул белән Барнаб исә аларга каршы шаһитлык билгесе итеп аякларына кунган тузанны кагып төшерделәр дә Икүниун шәһәренә юл алдылар.
52
Ә Антиухиядәге шәкертләрнең күңелләре шатлык һәм Изге Рух белән тулы иде.
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 14 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28