bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 1
Matthew 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 2 →
1
Ибраһим һәм Давыт нәселеннән булган Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсе менә мондый:
2
Ибраһим – Исхакның, Исхак – Ягъкубның, Ягъкуб – Яһүдәнең һәм аның агай-энеләренең,
3
Яһүдә – Тамардан туган Перес һәм Зерахның, Перес – Хесронның, Хесрон – Рамның,
4
Рам – Амминадабның, Амминадаб – Нахшонның, Нахшон – Салмонның,
5
Салмон – Рәхәбтән туган Богазның, Богаз – Руттан туган Обиднең, Обид – Ишайның,
6
Ишай исә Давыт патшаның әтисе иде. Давыт – Уриянең хатыныннан туган Сөләйманның,
7
Сөләйман – Рехабгамның, Рехабгам – Абиянең, Абия – Асаның,
8
Аса – Еһошафатның, Еһошафат – Йорамның, Йорам – Уззиянең,
9
Уззия – Иотамның, Иотам – Әхәзнең, Әхәз – Хизәкыйянең,
10
Хизәкыйя – Менашшеның, Менашше – Амонның, Амон исә Йошиянең әтисе иде.
11
Исраил халкы Бабилгә сөрелгән дәвердә Йошиянең углы Якөнья һәм аның агай-энеләре туды.
12
Бабилгә сөрелгәннән соң Якөньянең углы Шеһалтиел туды. Шеһалтиел – Зеруббабелның,
13
Зеруббабел – Абиһудның, Абиһуд – Эльякыймның, Эльякыйм – Аззурның,
14
Аззур – Садыйкның, Садыйк – Ахимнең, Ахим – Элиудның,
15
Элиуд – Элгазарның, Элгазар – Маттанның, Маттан – Ягъкубның,
16
Ягъкуб исә Мәрьям ире Йосыфның әтисе иде. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды.
17
Шулай итеп, Ибраһимнан – Давытка кадәр, Давыттан – Бабилгә сөрелгән вакытка кадәр һәм Бабилгә сөрелгән вакыттан башлап Мәсих туганга кадәр ундүртәр буын булды.
18
Гайсә Мәсихнең тууы менә болайдыр: Аның анасы Мәрьям Йосыфка ярәшелгән иде, әмма алар өйләнешкәнче Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланды.
19
Аның кияве Йосыф, тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләде.
20
Әмма шул турыда уйланып йөргәндә, төшендә аның янына Раббы фәрештәсе килеп: – Давытның нәсел варисы Йосыф! Мәрьямне хатынлыкка алырга курыкма. Карынында йөрткән баласы аның Изге Рухтан.
21
Мәрьям Угыл тудырачак, һәм син Аңа Гайсә дип исем кушарсың, чөнки Ул Үз халкын гөнаһлардан коткарачак! – диде.
22
Болар барысы да Раббының пәйгамбәр аша: «Менә, гыйффәтле кыз, авырга калып, угыл табачак, Аңа Иммануил дип исем кушарлар», – дип әйткән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды (бу исем «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата).
24
Йосыф, йокысыннан уянгач, Раббы фәрештәсе кушканча эшләде – Мәрьямгә өйләнде.
25
Әмма Мәрьямнең Углы туганчы, Йосыф аңа якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28