bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 14
Matthew 14
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 15 →
1
Шул вакытларда Гайсә турындагы хәбәр идарәче Һируд колагына килеп иреште.
2
«Чумдыручы Яхъя бу, – диде Һируд үзенең кешеләренә. – Үледән терелеп торганга шундый кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар Аның».
3
Кайчандыр әнә шул Һируд үзенең ир туганы Филипнең Һирудия исемле хатыны аркасында Яхъяны кулга алып, богаулап зинданга яба,
4
чөнки Яхъя аңа: «Кардәшеңнең хатыны белән яшәргә ярамый сиңа», – дип әйткән була.
5
Һируд аны үтергән дә булыр иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курка иде.
6
Һирудның туган көнендә Һирудиянең кызы кунаклар алдында бии, һәм Һирудның күңеленә бу шулкадәр хуш килә ки,
7
кыз сораган бар нәрсәне ул бирергә ант итә.
8
Кыз исә, анасы өйрәткәнчә: – Хәзер үк тәлинкәдә Чумдыручы Яхъяның башын китерсеннәр! – дип әйтә.
9
Патша кайгыга төшә, әмма кунаклар алдында биргән анты хакына кызның теләген үтәргә –
10
зинданда яткан Яхъяның башын кисәргә боера.
11
Башны тәлинкәгә салып кызга китерәләр, ул исә аны анасына илтеп бирә.
12
Яхъяның шәкертләре, остазларының гәүдәсен алып китеп, кабергә салалар, аннары бу хакта Гайсәгә хәбәр итәләр.
13
Шушы хәбәр килеп ирешкәннән соң, Гайсә көймәгә утырды да ялгызы гына аулак урынга китеп барды. Әмма Аның кайда юнәлүен ишеткән халык, яшәгән шәһәрләреннән чыгып, җәяүләп шунда китте.
14
Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм, аларны кызганып, авыру булганнарын савыктырды.
15
Кич җиткәч, Аның янына шәкертләре килеп: – Бик аулак урын бу, вакыт та соң инде. Халыкны җибәр, авылларга барып үзләренә ризык сатып алсыннар, – диде.
16
– Аларга китәргә кирәкми, – дип җавап бирде Гайсә. – Кешеләрне үзегез ашатыгыз.
17
– Безнең монда бары тик биш икмәк белән ике балык кына бар, – диде тегеләр.
18
– Китерегез әле Миңа шуларны, – диде Гайсә һәм,
19
кешеләргә чирәмгә утырырга кушып, биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды, аннары, икмәкне сындыргалап, шәкертләренә бирде, тегеләр исә халыкка өләште.
20
Һәммәсе туйганчы ашады. Кешеләр ашап туйганнан соң да, калган сынык-санык белән унике кәрзин тулды.
21
Ашаучылар исә, хатын-кыз белән балаларны исәпләмәгәндә, биш меңгә якын ир кеше иде.
22
Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярга чыга торырга кушты, Үзе исә халыкны озата калды.
23
Халыкны кайтарып җибәргәч, аулакта дога кылыр өчен, Гайсә тауга күтәрелде һәм кич җиткәнче ялгызы гына шунда булды.
24
Ул арада инде шәкертләр утырган көймә диңгез уртасына җиткән булып, каршы искән җил дулкыннарны көймә читенә кага башлаган иде.
25
Иртәнге өч белән алты арасында Гайсә, су өстеннән атлап, аларга таба китте.
26
Аның су өстеннән атлап килүен күреп шәкертләре курка калдылар һәм: – Өрәк! – дип кычкырырга тотындылар.
27
Әмма Гайсә шундук аларга дәшеп: – Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде.
28
– Хакимем! Әгәр Син икәнсең, – диде шунда Петер, – су өстеннән атлап яныңа килергә әмер бирче миңа!
29
– Кил, – диде аңа Гайсә. Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба атлап китте,
30
әмма җилнең көчле булуын күргәч, курка калды да бата башлады. – Коткар мине, Хакимем! – дип кычкырып җибәрде ул.
31
Гайсә, шундук кулын сузып, аны эләктереп алды һәм: – И сай иманлы! – диде. – Нигә икеләнеп калдың?
32
Алар көймәгә кереп урнаштылар. Шунда җил тынды.
33
Көймәдәге шәкертләре Гайсә каршында баш иеп: – Син дөрестән дә Аллаһы Углы икәнсең! – диделәр.
34
Алар, күлне кичеп, Геннисарет ярына чыктылар.
35
Җирле халык, Гайсәне танып алып, Аның килүе турындагы хәбәрне бөтен әйләнә-тирәгә таратты, һәм Аның янына барлык авыру адәмнәрне алып килә башладылар.
36
Алар Гайсәдән киеменең чабуына булса да кагылырга рөхсәт сорады; кем генә кагылмасын, барысы да савыкты.
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 15 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28