bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 25
Matthew 25
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 24
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 26 →
1
Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, ун кыз, кулларына яктырткычлар тотып, кияү каршыларга чыккан ди.
2
Аларның бишесе – акылсыз, ә бишесе акыллы булган.
3
Акылсыз кызлар яктырткычларын алганнар, ә өстәр өчен май алмаганнар.
4
Акыллылары исә яктырткычлар белән бергә савытта май да алып килгәннәр.
5
Кияү тоткарланып, кызлар йокымсырый башлаган да йоклап киткән.
6
Төн уртасында «кияү килә, каршыларга чыгыгыз!» дигән тавыш ишетелгән,
7
һәм кызлар, уянып, яхшырак янсын өчен яктырткычларын рәтләргә тотынган.
8
Акылсызлары, «яктырткычларыбыз сүнә бит, бераз май бирегезче» дип, акыллы кызларга ялына башлаган.
9
Ә тегеләр «сезнең белән бүлешсәк, май бөтенебезгә дә җитмәс – сатучылардан барып алыгыз» дигәннәр.
10
Әмма тегеләр майга дип киткән арада, кияү килеп җиткән. Кияүне каршыларга әзер булып торган кызлар аның белән бергә туй мәҗлесенә кереп киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган.
11
Бераздан теге кызлар кайтып җитеп: «Әфәнде, ишекне ач әле!» – дигәннәр.
12
Ләкин ул: «Хак сүз әйтәм сезгә: мин сезне белмим», – дип җавап кайтарган.
13
Димәк ки, уяу булыгыз, чөнки Адәм Углының кайтыр көнен дә, сәгатен дә сез белмисез.
14
Ул вакыттагы хәлләрне нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, бер кеше, чит илләргә китәр алдыннан хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенең милкен ышанып тапшырган ди.
15
Сәләтенә карап, берсенә ул – биш талант, икенчесенә – ике талант һәм өченчесенә бер талант акча калдырган да китеп барган.
16
Биш талант алганы, акчаны шундук эшкә җигеп, аны тагын биш талантка арттырган.
17
Ике талант алганы да акчасын ике талантка арттырган.
18
Бер талант алганы исә хуҗасының көмешен җиргә күмеп куйган.
19
Байтак вакытлар үткәннән соң, хуҗалары әйләнеп кайткан һәм хезмәтчеләреннән исәп-хисап таләп иткән.
20
Биш талант алганы, өстәп, тагын бишне китергән. «Хуҗам, – дигән ул, – син миңа биш талант калдырган идең, шуңа өстәп, мин тагын бишне эшли алдым».
21
Хуҗасы аңа: «Яхшы эшләгәнсең, син – әйбәт, тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың – мин сиңа зуррагын йөкләрмен. Хуҗаң белән бергә аның шатлыгын уртаклаш», – дигән.
22
Ике талант алганы да килеп: «Хуҗам, син миңа ике талант калдырган идең, шуңа өстәп, мин тагын икене эшли алдым», – дип әйткән.
23
Хуҗасы аңа: «Яхшы эшләгәнсең, син – әйбәт, тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың – мин сиңа зуррагын йөкләрмен. Хуҗаң белән бергә аның шатлыгын уртаклаш», – дигән.
24
Инде бер талант алганы да килгән. «Хуҗам, – дигән ул, – мин синең каты бәгырьле икәнеңне беләм: син үзең чәчмәгән урында урасың, утыртмаган җирдә җыясың.
25
Синнән курыкканга мин акчаңны җиргә күмеп куйдым. Мә, ал үзеңнекен».
26
Хуҗасы аңа болай дип җавап кайтарган: «Яраксыз, ялкау хезмәтче! Үзем чәчмәгән урында уруымны, утыртмаган җирдә җыюымны белгәч,
27
минем акчаны әйләнешкә кертергә иде; кайткач, үземнекен табышы белән алган булыр идем».
28
Хуҗа кеше, сүзен дәвам итеп: «Аңардан бер талантны алыгыз да ун таланты булган хезмәтчегә бирегез, – дигән. –
29
Кемдә бар – шуңа тагын да бирелер, һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемдә юк икән, булган нәрсәсе дә тартып алыныр.
30
Шушы булдыксыз хезмәтчене исә урамга, караңгыга чыгарып ташлагыз – анда елау һәм теш шыкырдату булыр».
31
Адәм Углы данга күмелеп барлык изге фәрештәләр белән бергә килер һәм Үзенең шөһрәтле тәхетенә утырыр.
32
Аның каршына бар халыкларны китерерләр, һәм Ул, сарыкларны кәҗәләрдән аерган көтүче сыман, кешеләрне ике төркемгә бүләр:
33
сарыкларны Үзеннән уң якка, кәҗәләрне исә сул якка бастырыр.
34
Шунда Патша Үзеннән уң якта торучыларга: «Килегез, Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган Патшалыкны мирас итеп алыгыз, – дип әйтер, –
35
чөнки ач чагымда сез Минем тамагымны туйдырдыгыз, сусаганда – эчәремә су, мосафир булып йөргәндә сыеныр урын бирдегез,
36
ялангач идем – киендердегез, сырхаулы көнемдә – кайгырттыгыз, зинданда идем – яныма килдегез».
37
Шулчак тәкъвалар: «Хакимебез! Ач булуыңны күреп, без Сине кайчан ашаттык, сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек?
38
Мосафир булып йөрүеңне күреп, кайчан сыеныр урын бирдек, ялангач булуыңны күреп, кайчан киендердек?
39
Сырхаулап ятканыңны һәм зинданда утырганыңны күреп, кайчан яныңа бардык?» – дип сорарлар.
40
Патша аларга җавабында: «Хак сүз әйтәм сезгә: кече туганнарымның берсенә генә яхшылык кылгансыз икән, димәк, сез Миңа яхшылык кылган буласыз», – дип әйтер.
41
Аннары Ул Үзеннән сул якта торучыларга болай дияр: «Китегез янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә әзерләнгән мәңгелек утка керегез,
42
чөнки ач идем – Мине ашатмадыгыз, сусаган идем – эчертмәдегез,
43
мосафир идем – сыеныр урын бирмәдегез, ялангач идем – киендермәдегез, сырхаулы чагымда һәм зинданда утырганда яныма килмәдегез».
44
Шунда алар да: «Хакимебез! Без кайчан ач булуыңны, сусаган вакытыңны, мосафирлыкта йөрүеңне, ялангач икәнеңне, сырхаулап ятуыңны, зинданда утыруыңны күреп тә Сиңа ярдәмгә килмәдек?» – дип сорар.
45
Шулчак Патша: «Хак сүз әйтәм сезгә: кече туганнарымның берсенә генә әлеге гамәлләрне эшләмәгәч, димәк, сез Миңа эшләмәгән буласыз», – дип әйтер.
46
Шуннан алар мәңгелек газапка дучар ителер, тәкъвалар исә мәңгелек тормышка аяк басар.
← Chapter 24
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 26 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28