bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 22
Matthew 22
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 21
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 23 →
1
Гыйбрәтле хикәяләр сөйләвен дәвам итеп, Гайсә аларга болай диде:
2
– Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, патша үзенең углына туй мәҗлесе үткәрергә җыенган ди.
3
Чакырылган кунакларны мәҗлескә дәшәргә ул үзенең хезмәтчеләрен җибәргән, әмма кунаклар килергә теләмәгән.
4
«Мәҗлес өчен инде бар да әзер: үгезләрем дә, симертелгән малларым да суелып, сыем табынга куелган – туй мәҗлесенә рәхим итегез», – дип әйтергә башка хезмәтчеләрен юллаган.
5
Ләкин, чакыруны санга сукмыйча, аларның кайсы кая таралышкан: берсе – басуына, икенчесе үзенең сәүдә эшләре белән киткән,
6
кайсыларыдыр патша хезмәтчеләрен тотып кыйнап үтергән.
7
Бу хакта ишеткәч, патшаның бик нык ачуы чыккан, һәм ул, үтерүчеләрнең җанын кыярга, алар яшәгән шәһәргә ут салырга әмер биреп, гаскәрен җибәргән;
8
хезмәтчеләренә исә болай дип әйткән: «Туй сые әзер, ә чакырылган кунаклар лаеклы булып чыкмады.
9
Юллар чатына чыгыгыз да очраган һәр кешене мәҗлескә чакырыгыз».
10
Хезмәтчеләре, юлларга чыгып, очраган һәр кешене – яманын да, яхшысын да алып килгәннәр; мәҗлес бүлмәсе кунаклар белән тулган.
11
Кунаклар янына чыккан патша, бәйрәмчә киенмәгән бер кешене күреп, аңардан:
12
«Дус кеше, нишләп син бәйрәм киеменнән түгел?» – дип сораган. Теге дәшмәгән.
13
Шуннан патша үзенең хезмәтчеләренә: «Аяк-кулларын бәйләп, караңгыга чыгарып ташлагыз аны – анда елау һәм теш шыкырдату булыр», – дигән.
14
Чакырылганнар – күп, ләкин сайлап алынганнар – аз.
15
Гайсәнең сүзләреннән ничек гаеп табарга икән дип киңәшкәннән соң,
16
фарисейлар үзләренең шәкертләрен һәм Һируд тарафдарларын Гайсә янына юлладылар. – Остаз! – диде тегеләр. – Синең гадел булуыңны һәм Аллаһы юлына хакыйкать кушканча өйрәтүеңне без беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел.
17
Шуңа күрә әйт әле безгә: Синеңчә, кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме, юкмы?
18
Әмма Гайсә аларның хәйләсен аңлап: – Нәрсәгә дип сыныйсыз Мине, икейөзле бәндәләр?
19
Кая, күрсәтегез әле, салымны нинди тәңкәләр белән түлисез? – диде. Аңа бер динарлык тәңкә бирделәр.
20
– Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады алардан Гайсә.
21
– Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр. – Шулай булгач, кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде Гайсә.
22
Бу сүзләрне ишеткәч, алар хәйран калдылар һәм Гайсә яныннан китеп бардылар.
23
Шул ук көнне Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килеп болай дип сорадылар:
24
– Остаз! Муса безгә: «Әгәр берәү ата булу бәхетенә ирешмичә үлеп китсә, аның тол хатынына бертуган кардәше өйләнсен һәм туганының нәселен дәвам итсен», – дип әйткән.
25
Безнең арада бертуган җиде ир кардәш бар иде: аларның берсе өйләнде дә бала күрмичә үлеп китте, аның хатынына мәрхүмнең бертуган кардәше өйләнде.
26
Кардәшләрнең икенчесе дә, өченчесе дә һәм һәр җидесе шул рәвешле үлеп китте.
27
Барысыннан соң хатын үзе дә дөнья куйды.
28
Шулай булгач, үлеләр терелгәндә ул хатын кайсыныкы булачак? Җидесе дә аның ире иде бит!
29
– Язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмәгәнгә сез ялгышасыз, – дип җавап бирде аларга Гайсә,
30
– чөнки үледән терелгәннәр өйләнмәс тә, кияүгә дә чыкмас; алар күктәге Аллаһы фәрештәләре сыман булыр.
31
Үледән терелү турында Аллаһы әйткән сүзләрне сез укымадыгызмыни?
32
«Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән Ул. Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, ә бәлки тере кешеләрнеке.
33
Гайсәне тыңлаган халык Аның өйрәтүләренә таң калды.
34
Гайсәнең ни рәвешле итеп саддукейларның авызын томалаганны ишетеп, фарисейлар бергә җыелдылар;
35
шуннан Канун белгече булган берсе, Аның сүзләреннән гаеп табарга теләп:
36
– Остаз! Канундагы әмерләрнең иң мөһиме кайсы? – дип сорады.
37
– «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат», – диде Гайсә. –
38
Бу – беренче һәм иң мөһим әмер.
39
Икенчесе дә шундый ук: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат».
40
Бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең язмалары шушы ике әмергә нигезләнгән.
41
Фарисейлар бергә җыелгач, Гайсә алардан:
42
– Мәсих турында сез нәрсә уйлыйсыз? Кем нәселеннән Ул? – дип сорады. – Давыт нәселеннән, – дип җавап бирделәр Аңа.
43
– Алайса, ни өчен соң Давыт, Аллаһы Рухы белән илһамланып, Мәсихне Хакимем дип атый:
44
«Раббы минем Хакимемә әйтте: „Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп салганчы, Минем уң ягымда утыр“».
45
Димәк ки, Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый икән, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын?
46
Аңа җавап итеп беркем бер сүз әйтә алмады; һәм шул көннән башлап берәү дә Гайсәгә сорау бирергә батырчылык итмәде.
← Chapter 21
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 23 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28