bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 9
Matthew 9
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 10 →
1
Гайсә көймәдә күлне кичте дә Үзе яшәгән шәһәргә кайтты.
2
Берничә кеше, паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп, Аның янына килде. Аларның ышануларын күреп, авыру адәмгә Гайсә: – Кыю бул, углым! Синең гөнаһларың кичерелде! – диде.
3
Шулвакыт Канун белгечләре эчтән генә: «Бу Кеше көфер сөйли!» – дип уйлап куйдылар.
4
Аларның уйларын белеп, Гайсә: – Ни өчен күңелегездә шундый начар уйлар йөртәсез? – дип сорады. –
5
Нәрсә дип әйтү җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дипме, әллә «тор да йөреп кит» дипме?
6
Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз, – дип әйтте, аннары паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп, – тор да ятагыңны алып өеңә кайт! – диде.
7
Теге, торып, өенә кайтып китте.
8
Бу хәлне күргән халык куркуга калды һәм кешеләргә шундый кодрәт биргән Аллаһыга дан-шөһрәт яудырырга тотынды.
9
Гайсә, юлын дәвам итеп, салым җыя торган урында утыручы Маттай исемле кешене күрде һәм аңа: – Миңа ияр! – диде. Маттай, торып, Аның артыннан китте.
10
Гайсә аның өенә ашка килгәч, анда байтак кына салым җыючылар һәм гөнаһлы башка кешеләр җыелган иде; алар Гайсә һәм Аның шәкертләре белән бергә ашарга утырдылар.
11
Моны күреп, фарисейлар шәкертләргә: – Ни өчен Остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утыра? – дип сорау бирделәр.
12
Гайсә аларның сүзләрен ишетеп: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, бәлки авыруларга кирәк.
13
Барыгыз һәм Аллаһының «Мин сездән корбан көтмим, ә бәлки бер-берегезгә мәрхәмәтле булуыгызны телим» дигән сүзләренең асылын аңларга тырышыгыз. Мин тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга дип килдем, – диде.
14
Шуннан Аның янына Чумдыручы Яхъяның шәкертләре килеп: – Ни өчен без һәм фарисейлар еш ураза тотабыз, ә Синең шәкертләрең тотмый? – дип сорады.
15
Гайсә аларга: – Яннарында кияү булганда, туйдагы кунаклар күңелсезләнеп утырыр микән? Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта уразалы булырлар.
16
Берәү дә иске киемгә яңа тукымадан ямау салмас, югыйсә ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр да, ертык зураеп китәр.
17
Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмас, югыйсә турсык тишелер һәм шәраб агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар. Шул вакытта шәрабка да, турсыкка да зыян килмәс, – дип җавап бирде.
18
Гайсә шулай сөйләп торганда, янына яһүдиләр башлыгының берсе килеп аягына егылды да: – Әле генә кызым үлде, килеп кулларың белән аңа орынсаң, ул терелер иде! – диде.
19
Гайсә, урыныннан торып, шәкертләре белән шул кеше артыннан китте.
20
Унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын шунда, киеменә кагылсам да савыгыр идем, дип уйлап, сиздермичә генә Гайсәнең чабуына орынды.
22
Гайсә борылып карады да аны күреп: – Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде. Шул көннән әлеге хатын авыруыннан котылды.
23
Башлыкның өенә кергәч, Гайсә, матәм көен уйнаучыларны һәм каушап калган кешеләрне күреп:
24
– Чыгыгыз биредән! Кыз бала үлмәгән, йоклый гына ул! – диде. Аңардан көлә башладылар.
25
Халык өйдән чыгып бетүгә, Гайсә бүлмәгә кереп кызны кулыннан алды, һәм кыз торып басты.
26
Әлеге вакыйга турындагы хәбәр бөтен әйләнә-тирәгә таралды.
27
Гайсә аннан киткәндә, артыннан ике сукыр иярде. – Давыт Углы, безне кызгансаң иде! – дип кычкырды алар.
28
Гайсә өйгә кергәч, бу сукыр адәмнәр Аның янына килделәр, һәм Ул алардан: – Ярдәм итә алуыма ышанасызмы? – дип сорады. – Әйе, Әфәндебез, – дип җавап бирде алар.
29
Гайсә сукырларның күзләренә орынды һәм: – Ышануыгызча булсын сезгә, – диде.
30
Аларның күзләре ачылып китте. – Карагыз аны, бу хакта беркем белмәсен, – дип кисәтте аларны Гайсә.
31
Әмма Аның яныннан киткәч, алар Гайсә хакында бөтен тирә-якта сөйләп йөрделәр.
32
Алар китүгә, Гайсә янына җен кагылган телсез бер кешене китерделәр.
33
Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сөйләшә башлады. Бу хәлгә исе киткән халык: – Исраил җирендә әле мондый нәрсәнең булганы юк иде, – диде.
34
Ләкин фарисейлар: – Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы ярдәмендә куып чыгара, – дип каршы төште.
35
Гайсә шулай гыйбадәтханәләрдә халыкны өйрәтеп, Аллаһы Патшалыгы турында Яхшы хәбәр таратып, кешеләрне төрле чир-хасталардан савыктырып барча шәһәр һәм авыллар буйлап йөрде.
36
Көтүчесез калган сарыклар сыман интегеп беткән, ярдәмгә мохтаҗ халык төркемен күреп Гайсә аларны бик кызганды.
37
Шунда Ул шәкертләренә әйтте: – Урасы ашлык күп, тик уракчылар аз.
38
Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварып әйтегез: Үзенең ашлыгын урып алырга эшчеләр җибәрсен.
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 10 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28