bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 8
Matthew 8
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 9 →
1
Гайсә таудан төшкәч, Аның артыннан бик күп халык иярде.
2
Шул арада Аның янына махаулы бер кеше килде һәм тезләнеп: – Әфәндем! Теләсәң, Син мине савыктыра алыр идең! – диде.
3
Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Савык! – диде. Теге кеше шундук махау зәхмәтеннән котылды.
4
Шуннан соң Гайсә аңа: – Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп, Муса канунында таләп ителгәнчә, корбан бүләгеңне китер, – диде.
5
Гайсә Кәпәрнаумга кире кайткач, Аңардан ярдәм сорап римлыларның бер йөзбашы килде дә:
6
– Әфәндем! Хезмәтчем өйдә параличтан газапланып ята, – диде.
7
– Килеп терелтермен Мин аны, – дип әйтте Гайсә.
8
– Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә лаек түгел мин, – дип җавап бирде Аңа йөзбашы. – Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак.
9
Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астында гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә «кит!» дисәм – китә, икенчесенә «бире кил!» дисәм – килә; хезмәтчемә «шуны эшлә!» дисәм – эшли.
10
Бу сүзләрне ишетеп Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: хәтта Исраилдә дә бу кадәр ышанган кешене күрмәгән идем, – диде. –
11
Сезгә әйтәм: көнчыгыш һәм көнбатыш тарафлардан күпләр килеп Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлестә утырыр.
12
Ә Патшалыкка ия булырга тиешле кешеләр тышка, караңгылыкка куып чыгарылыр – анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
13
Шуннан Гайсә әлеге йөзбашына: – Бар, өеңә кайт, син ышанганча булсын, – диде. Хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты.
14
Гайсә бервакыт Петернең өенә килде һәм аның кызышып-авырып яткан кайнанасын күреп
15
кулына кагылды – тегенең кызышуы шундук бетте, һәм хатын, урыныннан торып, Гайсә хөрмәтенә табын әзерли башлады.
16
Кич җиткәч, Гайсә янына җен кагылган байтак кешене алып килделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм барча авыруларны савыктырды.
17
Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Ул безнең сырхауларны Үзенә алды, чирләребезне күтәреп китте», – дигән сүзләре әнә шулай тормышка ашты.
18
Әйләнә-тирәсендәге халыкны күреп, шәкертләренә Гайсә күл аръягына чыгарга кушты.
19
Шулчак Канун белгечләреннән берәү Аның янына килеп: – Остаз, кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырга әзермен, – диде. Гайсә аңа:
20
– Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының барып баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде.
21
Икенче берсе – шәкертләренең кайсыдыр – Аңа болай диде: – Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит.
22
Ләкин Гайсә аңа: – Миңа ияр! Үз үлеләрен үлеләр җирләсен, – диде.
23
Шуннан Гайсә көймә эченә атлады, аның артыннан шәкертләре дә керде.
24
Кинәт күл өстендә көчле давыл күтәрелеп, дулкыннар көймәгә бәрә башлады. Гайсә исә йокыга киткән иде.
25
Шәкертләре, янына килеп: – Хакимебез, коткар! Батабыз! – дип Аны уяттылар.
26
– Әй сай иманлылар, нигә шулай курыктыгыз? – диде Гайсә аларга һәм, аягүрә басып, җилне дә, диңгезне дә тыйды. Әйләнә-тирә тып-тын булып калды.
27
Шәкертләре гаҗәпләнеп: – Кем соң Ул? Аңа җил дә, диңгез да буйсына! – диештеләр.
28
Гайсә аргы ярдагы Гәдара җиренә килеп җиткәч, каршына кабер-мәгарәләрдән җен кагылган ике кеше килеп чыкты. Әлеге котырынган кешеләрдән куркып, бу юлдан һичкем йөрмәгән.
29
– Аллаһы Углы, Сиңа бездән ни кирәк? Безне вакытыннан элек газапларга килдеңме? – дип кычкырды алар.
30
Еракта зур гына дуңгыз көтүе утлап йөри иде.
31
Җеннәр: – Әгәр безне куып чыгарсаң, әнә шул дуңгыз көтүенә җибәр! – дип үтенделәр.
32
– Барыгыз, – дип җавап бирде Гайсә. Җеннәр, теге ике адәмнән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм шул ук мизгелдә бөтен көтү текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.
33
Көтүчеләр торып йөгерделәр һәм, шәһәргә кайтып, бөтенесе турында, шул исәптән җен кагылган кешеләр белән ни булганын да сөйләп бирделәр.
34
Шуннан шәһәрнең бар халкы Гайсә каршына китте һәм, Аны күреп, җирләреннән китүен үтенде.
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 9 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28