bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 28
Matthew 28
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 27
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
1
Шимбә үткәннән соң, атнаның беренче көнендә, магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям таңнан торып кабер янына киттеләр.
2
Шулчак җирләрне тетрәтеп күктән Раббы фәрештәсе иңде дә кабер янына килеп ташны читкә тәгәрәтте һәм шул таш өстенә утырды.
3
Аның йөзеннән яшен утыдай нур бөркелә, ә киемнәре кар сыман ап-ак иде.
4
Сакчылар куркудан дер калтырап мәеттәй агарындылар.
5
Хатыннарга исә фәрештә болай диде: – Курыкмагыз! Хачка кадакланган Гайсәне эзләвегез мәгълүм миңа.
6
Монда юк Ул. Үзе алдан әйткәнчә, Ул үледән терелде. Менә, Ул яткан урынны килеп карагыз.
7
Тизрәк барып шәкертләренә: «Гайсә үледән терелде! Ул сезне Гәлиләядә көтеп торыр. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә шуны хәбәр итәргә килдем.
8
Хатыннар куркып, шул ук вакытта бик нык шатланып тиз генә мәгарәдән чыктылар да Гайсәнең шәкертләренә сөйләргә йөгерделәр.
9
Шулчак һич көтмәгәндә каршыларында Гайсә Үзе пәйда булды. – Иминлек телим сезгә! – диде Ул. Хатыннар Гайсә янына килделәр, алдына тезләнеп, Аның аякларын кочып алдылар.
10
– Курыкмагыз! – диде аларга Гайсә. – Шәкертләремә кайтып әйтегез: Гәлиләягә бара торсыннар – Мине шунда күрерләр.
11
Хатыннар китүгә, сакчыларның берничәсе, шәһәргә кайтып, баш руханиларга шушы хәлләрне сөйләп бирде.
12
Халык өлкәннәре белән җыелып киңәшкәннән соң, руханилар, сакчыларга күп итеп акча биреп,
13
аларны кисәтеп куйдылар: – Сораган кешегә, без йоклаган чакта шәкертләре, килеп, Гайсәнең җәсәден урлап киткәннәр, дип әйтегез.
14
Бу хәбәр идарәчегә барып ирешер дип борчылмагыз, сезнең гаепсез булуыгызга аны ышандыра алырбыз, – диделәр.
15
Сакчылар акчаны алдылар һәм ничек кушсалар, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында бүгенге көнгәчә яши бирә.
16
Гайсәнең унбер шәкерте Гәлиләягә, Ул барырга кушкан тауга таба чыгып китте.
17
Гайсәне күрүгә, шәкертләре Аның каршына килеп тезләнде; кайберләре исә һаман ышанып бетми иде әле.
18
Гайсә алар янына килеп: – Күктә һәм җирдә бөтен хакимлек Миңа бирелде.
19
Шуңа күрә барча халыклар янына барыгыз һәм аларны Минем шәкертләрем итегез, Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз,
20
Мин сезгә кушкан һәммә нәрсәне үтәргә өйрәтегез. Шуны белегез: дөнья беткәнгә кадәр Мин һәрвакыт сезнең янда булырмын.
← Chapter 27
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28