bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 15
Matthew 15
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 16 →
1
Беркөнне Гайсә янына Иерусалимнән фарисейлар һәм Канун белгечләре килеп:
2
– Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабадан килгән йоланы бозалар – ашар алдыннан кулларын юмыйлар? – дип сорады.
3
– Ә ни өчен сез үзегезнең йолалар хакына Аллаһы әмерен бозасыз? – диде аларга каршы Гайсә. –
4
Аллаһы: «Ата-анаңны хөрмәт ит», «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән.
5
Ә сез: «Берәрсе атасына яки анасына „сиңа бирәсе бүләкне мин Аллаһыга вәгъдә иттем“ дип әйтә икән,
6
аңа инде ата-анасына хөрмәт күрсәтмәсә дә ярый», – дип өйрәтәсез. Шул рәвешле сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз.
7
Икейөзлеләр! Сезнең хакта Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, дөрес әйткән:
8
«Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә, ә йөрәкләре исә Миннән ерак.
9
Миңа табынулары да бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр».
10
Аннары Гайсә Үз янына халыкны чакырып алып: – Әйткәннәремне тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз.
11
Кешене авызына кергән нәрсә нәҗесли алмый, ә бәлки авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли, – диде.
12
Шуннан шәкертләре Гайсә янына килеп: – Синең сүзләрең фарисейларда ризасызлык тудырганны беләсеңме? – диделәр. Гайсә аларга:
13
– Күктәге Атам утыртмаган һәр үсенте тамыры белән йолкып алыначак, – дип җавап кайтарды. –
14
Калдырыгыз аларны! Сукыр адәмнәрне җитәкләп йөрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, икесе дә чокырга егылып төшәчәк.
15
– Кинаяңне аңлатып бирче, – дип мөрәҗәгать итте Аңа Петер.
16
– Әйткәннәремне сез дә һаман аңламыйсызмы? – диде Гайсә. –
17
Авызга кергән һәммә нәрсәнең, карын аша үтеп, тышка чыгарып ташлануы сезгә аңлашылмыймы?
18
Ә менә кешенең теленнән төшкән сүз аның йөрәгеннән чыга – кешене әнә шул нәҗесли.
19
Чөнки явыз ниятләр, кеше үтерү, зина кылу, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлык бирү, башкаларны яманлау адәм баласының йөрәгеннән чыга.
20
Табын янына юмаган кул белән утыру түгел, әнә шундый гамәлләр нәҗесли кешене.
21
Аннары Гайсә бу яклардан Сур һәм Сидун җирләренә таба юл алды.
22
Беркөн Гайсә янына шул төбәктә яшәүче кәнгани бер хатын килеп: – Әфәндем, Давыт Углы! Кызган мине: кызымны җен орды, шундый нык җәфалана! – дип ялварды.
23
Әмма Гайсә аңа нәрсә дип тә дәшмәде. Шәкертләре Гайсә янына килеп: – Әйт аңа, китсен, югыйсә артыбыздан кычкырып бара бит, – дип үтенде.
24
Гайсә исә: – Мин югалган сарыклар янына – Исраил халкына гына җибәрелгән идем, – дип җавап кайтарды.
25
Әмма хатын якынрак килде дә Гайсә каршында йөзтүбән капланып: – Әфәндем, ярдәм итче миңа! – диде.
26
– Балалар кулыннан икмәкне тартып алып көчекләргә ташлау яхшы түгел, – дип җавап бирде аңа Гайсә.
27
– Шулай, Әфәндем, – диде хатын, – ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит.
28
Гайсә аңа: – И ханым! Ышануың көчле синең; теләгәнеңчә булсын, – диде, һәм хатынның кызы шундук савыкты.
29
Аннан киткәч, Гайсә Гәлиләя күленең яры буйлап юлын дәвам итте; бер урында Ул, тау битләвенә күтәрелеп, шунда утырды.
30
Үзләре белән аксак, сукыр, гарип, телсез һәм бик күп башка авыруларны ияртеп, Аның янына байтак халык җыелды. Хаста булганнарны Аның аягы янына китереп салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды.
31
Телсезләрнең – сөйләшә, гарипләрнең – савыга, аксакларның – йөри, сукырларның күрә башлавына тәмам исе киткән халык Исраил Алласына дан-шөһрәтләр яудырды.
32
Шәкертләрен чакырып Гайсә: – Кешеләр кызганыч. Алар инде өч көн Минем янда, ашар ризыклары да беткән. Аларны ач килеш кайтарып җибәрәсем килми – юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте.
33
– Шушы кадәр халыкны туендырырлык икмәкне биредә, чүлдә, кайдан алыйк? – диде шәкертләре.
34
– Сезнең ничә икмәгегез бар? – дип сорады алардан Гайсә. – Җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык, – дип җавап бирде тегеләр.
35
Шуннан Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты,
36
җиде икмәк белән балыкны алып Аллаһыга шөкрана кылды да халыкка өләшү өчен сындыргалап шәкертләренә бирде.
37
Барысы да туйганчы ашадылар; калган сыныкларны җыйганнан соң да әле җиде кәрзин тулды.
38
Ашаучылар исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мең ир кеше иде.
39
Халыкны кайтарып җибәргәч, Гайсә, көймәгә утырып, Мәгедән җирләренә юнәлде.
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 16 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
Recommended Reading
Commentary
Matthew Commentaries
→
Devotional
Matthew Devotional Guide
→
Get This Bible
Tatar (Инҗил) Study Bible
→