bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 24
Matthew 24
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 23
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 25 →
1
Аллаһы йортыннан чыгып барган Гайсә янына шәкертләре килде һәм Аның игътибарын Йортның биналарына юнәлтте.
2
Гайсә аларга: – Күрәсезме боларны? – диде. – Хак сүз әйтәм сезгә: биредә таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!
3
Гайсә ялгызы гына Зәйтүн-тау битендә утырганда, янына шәкертләре килеп: – Әйт әле безгә: ул хәлләр кайчан булыр икән? Синең кайтуыңны һәм бу дөньяның бетәсен нинди билге-ишарә күрсәтер? – дип сорады.
4
– Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – дип җавап бирде аларга Гайсә, –
5
чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм, «Мин – Мәсих» дип әйтеп, байтак кешене алдарлар.
6
Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез – карагыз аны, куркып калмагыз. Шулай булырга тиеш ул. Әмма моның белән генә бетмәс әле:
7
халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда ачлык, җир тетрәүләр булыр,
8
әмма боларның барысы – тулгак газапларының башы гына әле.
9
Әнә шул вакытта сезне газапларга дучар итәрләр, җаныгызны кыярлар; бар халыклар Минем аркада сезгә нәфрәт белән карар;
10
күпләр иманнан ваз кичәр, бер-берсенә хыянәт итәр һәм бер-берсен күрәлмас булыр;
11
бик күп ялган пәйгамбәрләр барлыкка килеп байтак кешене туры юлдан яздырыр;
12
явызлык артканнан-арта барганга, күпләрнең мәхәббәте сүрелер.
13
Әмма шушыларның һәммәсенә ахыргача түзә алган кеше – котылыр.
14
Барча халыклар ишетсен өчен, Патшалык турындагы әлеге Яхшы хәбәр бөтен җир йөзендә игълан ителер, – әнә шунда инде ахыр заман җитәр.
15
Шуңа күрә, Даниил пәйгамбәр әйткән «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» изге урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше үзе аңласын!),
16
Яһүдиядә яшәүчеләр тауларга качсын,
17
өй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга өйгә төшеп тормасын,
18
кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтып йөрмәсен.
19
Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы!
20
Качуыгыз кышкы айларга яисә шимбә көненә туры килмәсен дип дога кылыгыз,
21
чөнки шул чакта дөнья яратылганнан алып бүгенгә кадәр күрелмәгән һәм киләчәктә дә булмаячак зур афәт килер.
22
Әгәр ул көннәрнең саны кимемәсә, һичбер җан иясе исән калмас иде. Әмма Раббы сайлаган кешеләр хакына ул көннәрнең саны киметелер.
23
Әгәр сезгә шул вакытта «кара, Мәсих менә монда!» яки «әнә тегендә!» дип әйтсәләр, ышанмагыз,
24
чөнки ялган мәсихләр белән ялган пәйгамбәрләр килер һәм, Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны да юлдан яздырмакчы булып, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер.
25
Менә, Мин сезне алдан кисәтеп куйдым.
26
Шулай итеп, әгәр сезгә «әнә, чүлдә Ул» дип әйтә калсалар, анда бармагыз, «әнә, эчке бүлмәләрдә Ул» дисәләр, ышанмагыз.
27
Адәм Углының кайтуы көнчыгыштан көнбатышка кадәр күкне ярып үткән яшен уты кебек булыр.
28
Үләксә кайда ятса, козгыннар шунда җыелыр.
29
Һәм шул фаҗигале көннәрдән соң кинәт «кояш тоныкланып, ай яктыртмас булыр, күктән йолдызлар коелып, күк җисемнәре тетрәнеп куяр».
30
Шулвакыт күктә Адәм Углының кайтуын белгертүче билге пәйда булыр. Аның күктәге болытлар өстендә кодрәт һәм дан белән килүен күреп, җирдәге бөтен кавем-ыруглар кайгырып елашыр.
31
Шуннан Ул Үзенең фәрештәләрен җибәрер, һәм алар, быргыларын бик нык кычкыртып, дөньяның дүрт тарафыннан – күкнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр – Үзе сайлаган адәмнәрне җыеп алыр.
32
Менә инҗир агачына карагыз: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.
33
Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – ул вакыт якын, инде ишек төбендә!
34
Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр.
35
Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
36
Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем – күктәге фәрештәләр дә, Угыл да белми. Бу турыда бары тик Атабыз гына белә.
37
Нух заманында ничек булса, Адәм Углы кайткан вакытта да шулай булыр.
38
Туфан сулары калкыр алдыннан, Нух үзенең көймәсенә аяк баскан көнгә кадәр, кешеләр шулай ук ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар.
39
Туфан сулары күтәрелеп бөтенесен харап иткәнче, алда нәрсәләр буласын һичкем уйлап карамаган. Адәм Углының кайтуы да нәкъ шулай булыр.
40
Әйтик, кырда ике кеше эшләп йөрсә, аларның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр.
41
Бер тегермәндә ашлык тарткан ике хатынның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр.
42
Шулай итеп, уяу булыгыз, чөнки Хакимегез кайсы сәгатьтә киләсен сез белмисез.
43
Сезгә мәгълүмдер: әгәр хуҗа кеше каракның төнге сәгать ничәдә киләсен белсә, ул йокламас, каракка үз йортына керергә ирек бирмәс иде.
44
Шулай ук сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә килер.
45
Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була?
46
Хуҗа кеше, өенә кайтып, аның тиешенчә эшләвен күрсә, әнә шул хезмәтче бәхетле.
47
Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр.
48
Әгәр инде әлеге хезмәтче, ачуы чыгып, «хуҗам тиз кайтмас әле» дип
49
башка хезмәтчеләрне кыйнаса, эчкечеләр белән ашап-эчеп һәм исереп йөрсә,
50
хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә
51
аны җәзага тартыр һәм монафикълар белән бер язмышка дучар итәр – анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
← Chapter 23
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 25 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28