bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 18
Matthew 18
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 17
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 19 →
1
Шулчак Гайсә янына шәкертләре килеп: – Күкләр Патшалыгында кем бөегрәк? – дип сорады.
2
Гайсә бер баланы чакырып алып аларның уртасына бастырды да:
3
– Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр, үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына керә алмассыз, – диде.
4
– Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, Күкләр Патшалыгында шул иң бөеге булыр.
5
Шушындый балаларның берсен Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә дигән сүз.
6
Ә инде Миңа ышанган шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгез төпкеленә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
7
Бу дөньяга – кайгы! Чөнки биредә кешене юлдан яздырырдай нәрсәләр күп! Гөнаһ кылыр өчен сәбәпләр һаман туа торыр, әмма кешеләрне гөнаһка этәрүчегә – кайгы!
8
Әгәр сине кулың яки аягың гөнаһка этәрсә, чабып ташла аны! Аяк-кулларың сау килеш мәңгелек утка барып кергәнче, тормышка бер куллы яки бер аяклы булып керүең хәерлерәк.
9
Әгәр сине күзең гөнаһка этәрсә, йолкып читкә ташла аны! Ике күзең сау килеш җәһәннәм утына барып кергәнче, тормышка сыңар күзле булып керүең хәерлерәк.
10
Карагыз аны, шушы садә сабыйларның берсен дә кимсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларның фәрештәләре Күктәге Атам белән һаман янәшә басып торалар. [
11
]
12
Ничек уйлыйсыз, әгәр берәүнең йөз сарыгы булып, шуның берсе адашса, әлеге кеше, туксан тугызын тауларда калдырып, адашкан сарыгын эзләп китмәсме әллә?
13
Ә инде тапкач, хак сүз әйтәм сезгә, югалмаган туксан тугыз сарыгына караганда, табылганына күбрәк куаныр.
14
Күктәге Атагыз да шулай: шушы сабыйлардан берсенең дә һәлак булуын теләми.
15
Әгәр туганың сиңа каршы гөнаһ кылса, аның белән күзгә-күз очрашып, гаебен үзенә әйт. Сүзеңә колак сала икән, димәк син туганыңны яңадан таптың дигән сүз.
16
Инде колак салмаса, «һәр эш ике яки өч шаһит тарафыннан расланырга тиеш» булганлыктан, үзең белән бер-ике кеше ал.
17
Әгәр туганың аларны да тыңламаса, бу хакта иман итүчеләр бердәмлегендә сөйләп бир, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, синең өчен ул мәҗүси яки салым җыючы кебек булсын.
18
Хак сүз әйтәм сезгә: җирдә сез тыйганны күктә Аллаһы да тыяр, ә җирдә сез рөхсәт иткәнне күктә Аллаһы да рөхсәт итәр.
19
Кабатлап әйтәм сезгә: арадан икегез, үзара килешеп, җирдә нәрсә генә сораса да, Күктәге Атам аны эшләр.
20
Чөнки ике яки өч кеше Минем хакка җыелса, Мин дә алар арасында булырмын.
21
Шулчак Гайсә янына Петер килеп: – Хакимем, әгәр туганым миңа каршы гөнаһ эш кылса, мин аны ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы? – дип сорады.
22
– Юк, җиде түгел, ә бәлки җитмеш җиде тапкыр! – диде аңа Гайсә. –
23
Күкләр Патшалыгын менә нәрсә белән чагыштырып булыр иде: әйтик, бер патша үзенең хезмәтчеләреннән исәп-хисап эшләрен таләп иткән ди.
24
Акча хисабын ачыклый башлагач, аның янына ун мең талант бурычы булган бер кешене китергәннәр.
25
Әлеге кешенең түләрлек акчасы булмагач, бурычын түләтер өчен патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да, бар милкен дә сатарга әмер биргән.
26
Хезмәтче, патша каршында йөзтүбән капланып: «Бераз гына көтче! Барын да кайтарып бирермен!» – дигән.
27
Хуҗасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән һәм хезмәтчесен кайтарып җибәргән.
28
Патша хозурыннан чыгуга, әлеге хезмәтче үзенә йөз динар бурычы булган иптәшен очраткан да «бурычыңны түлә!» дип аның бугазына килеп ябышкан.
29
Тегесе, тезләренә егылып: «Бераз гына көтче! Барын да кайтарып бирермен!» – дип ялварырга тотынган.
30
Әмма хезмәтче, риза булмыйча, бурычын түләгәнгә кадәр аны зинданга утырткан.
31
Шушы хәлне күреп торган башка хезмәтчеләр бик борчылганнар һәм барысын да патшага сөйләп биргәннәр.
32
Шуннан патша әлеге хезмәтчене чакырып: «Явыз бәндә! Үтенеп сорагач, мин синең бөтен бурычыңны бәхилләдем;
33
мин сиңа мәрхәмәт кылган кебек, син дә иптәшеңә мәрхәмәтле булырга тиеш идең түгелме?» – дип әйткән.
34
Ачуы чыккан патша, хезмәтчесе бөтен бурычын түләп бетергәнче, аны җәза бирүчеләр кулына тапшырган.
35
Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезгә шундый ук мөгамәлә кылачак.
← Chapter 17
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 19 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28