bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 17
Matthew 17
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 16
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 18 →
1
Алты көн узганнан соң, Үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны гына ияртеп, Гайсә биек тауга күтәрелде.
2
Шулчак шәкертләренең күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте: йөзе кояштай балкып, өстендәге киеме көн яктысыдай ап-ак булды.
3
Менә алар каршында Муса һәм Ильяс күренде дә Гайсә белән сөйләшә башлады.
4
Петер шунда Гайсәгә: – Хакимебез! Ничек рәхәт биредә! Телисеңме, өч чатыр корам: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде.
5
Петер шулай дип сөйләп торган арада, аларны яп-якты болыт чорнап алды, һәм болыт арасыннан: – Бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым. Аның сүзеннән чыкмагыз! – дигән тавыш килеп иреште.
6
Әлеге тавышны ишетеп котлары алынган шәкертләр җиргә капландылар.
7
Гайсә, яннарына килеп, аларга орынды да: – Торыгыз, курыкмагыз! – диде.
8
Күтәрелеп карагач, шәкертләр Гайсәдән башка һичкемне күрмәделәр.
9
Таудан төшкән чакта Гайсә аларны: – Адәм Углы үледән терелгәнгә кадәр биредә күргәннәрегезне һичкемгә әйтәсе булмагыз, – дип кисәтте.
10
– Ә ни өчен соң Канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, ди? – дип сорады Аңардан шәкертләре.
11
– Дөрестән дә, башта Ильяс килергә һәм бар нәрсәне әзерләп куярга тиеш, – дип җавап бирде Гайсә. –
12
Ә Мин сезгә, Ильяс килде инде, тик кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм. Шулай ук Адәм Углы да алар кулыннан күп газаплар кичерәчәк.
13
Шунда шәкертләре Гайсәнең Чумдыручы Яхъя хакында сөйләвен аңладылар.
14
Гайсә халык төркеме янына әйләнеп килгәч, бер кеше Аның каршына килеп тезләнде дә:
15
– Әфәндем, углымны кызганчы! Өянәге тотканда шундый газаплана, бик еш әле утка, әле суга ташлана.
16
Мин аны Синең шәкертләреңә алып килгән идем, тик алар савыктыра алмады, – диде.
17
– Әй имансыз, бозык буын! Сезнең янда Миңа тагын күпме булырга һәм күпме түзәргә икән? Китерегез әле малайны Минем янга! – диде Гайсә.
18
Гайсә җенгә малайдан чыгарга әмер бирде, һәм җен чыгып китте – малай исә шундук савыкты.
19
Соңыннан, Гайсә белән ялгыз калгач, шәкертләре Аңардан: – Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорады.
20
– Чөнки иманыгыз сай, – дип җавап бирде Гайсә. – Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу тауга «тегендәрәк күч әле» дип әйтә калсагыз, ул үз урыныннан кузгалыр иде; һәм сез булдыра алмаган эш табылмас иде. [
21
]
22
Гәлиләядә чакта шәкертләренә Гайсә: – Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр;
23
Аны үтерерләр, әмма өченче көндә Ул үледән терелер, – дип әйтеп, аларны зур хәсрәткә салды.
24
Гайсә һәм шәкертләре Кәпәрнаумга әйләнеп кайткач, Аллаһы йорты өчен салым җыючылар, Петер янына килеп: – Остазыгыз салым түләрме? – дип сорады.
25
– Әйе, түләр, – дип җавап бирде Петер. Ул өйгә кереп әле сүзен башлаганчы ук, Гайсә аңардан: – Шимун, син ничек уйлыйсың: җирдәге патшалар салымны һәм ясакны кемнән түләтәләр? Үз халкыннанмы, әллә чит халыкларданмы? – дип сорады.
26
– Чит халыклардан, – дип җавап бирде Петер. – Димәк, үз халкы салымнан азат, – диде Гайсә. –
27
Әмма беркемне дә рәнҗетмик: күл буена барып кармак сал; тартып чыгарган беренче балыкның авызын ачсаң, анда көмеш тәңкә табарсың. Шуны алып, Минем өчен дә, үзең өчен дә салым җыючыларга бирерсең.
← Chapter 16
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 18 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28