bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 13
Matthew 13
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 14 →
1
Шул ук көнне Гайсә өйдән чыкты да күл буена барып утырды.
2
Аның янына бик күп халык җыелды. Шунлыктан Аңа көймәгә кереп утырырга туры килде, халык исә яр буенда басып торды.
3
Гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә Гайсә аларга күп нәрсәләр турында сөйләде: – Менә бер кеше чәчүгә чыккан ди.
4
Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшкән, һәм кошлар, очып килеп, аны чүпләп бетергән.
5
Икенче бер өлеше аз туфраклы, ташлы урынга төшкән. Тирән ятмаганга күрә орлык бик тиз тишелеп чыккан.
6
Ә инде кояш чыгып кыздыра башлагач, тамырланып өлгермәгән үсентеләр шиңеп төшкән.
7
Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак үскән дә орлыкны басып киткән.
8
Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә йөз, алтмыш, утыз тапкыр артыграк уңыш биргән.
9
Колагы булганнар – ишетсен!
10
Шәкертләре шунда Аның янына килеп: – Нигә Син аларга кинаяләп сөйлисең? – диделәр.
11
– Күкләр Патшалыгының серләре сезгә ачылган, ә башкаларга ачылмаган, – дип җаваплады Ул, –
12
чөнки кемдә бар – шуңа тагын да бирелер, һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемдә юк икән, булган нәрсәсе дә тартып алыныр.
13
Алар әнә карап торалар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, тик ишетмиләр һәм төшенмиләр; менә шуның өчен Мин аларга кинаяләп сөйлим.
14
Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Колагыгыз белән тыңларсыз, ләкин аңламассыз, күзләрегез белән карарсыз, ләкин күрмәссез. Күзләре белән күрмәс, колаклары белән ишетмәс, йөрәкләре белән аңламас һәм Мин аларны савыктырсын дип Миңа мөрәҗәгать итмәс өчен бу халыкның йөрәге каткан, колаклары томаланган, күзләре йомылган», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
16
Әмма сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрә, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетә.
17
Хак сүз әйтәм сезгә: байтак пәйгамбәрләр һәм тәкъвалар сез күргәнне күрергә теләде, ләкин күрмәде, сез ишеткәнне ишетергә теләде, ләкин ишетмәде.
18
Шулай итеп, чәчүче хакындагы гыйбрәтле хикәянең нәрсә аңлатканын тыңлагыз.
19
Күкләр Патшалыгы турындагы сүзне ишетүчеләр, әмма аны аңламаучылар янына иблис килә дә алар күңеленә салынганны урлап китә – юл буена чәчелгән орлык әнә шундый кешеләрне хәтерләтә.
20
Ташлы урынга чәчелгән орлыклар – ишеткән сүзне шундук шатланып кабул итүчеләр,
21
әмма тамыры булмаганга сүзне алар вакытлыча гына тота. Шул сүз өчен авырлыклар яки эзәрлекләүләр башланса, алар бик тиз кире чигенә.
22
Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка хирыслык аркасында аларның ишеткән сүзләре басылып кала һәм уңыш бирми.
23
Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аның асылына төшенүчеләр. Андыйлар йөз, алтмыш, утыз тапкыр артыграк уңыш бирә.
24
Шуннан соң Гайсә тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, бер кеше үзенең басуына яхшы орлык чәчкән ди.
25
Әмма төн җитеп һәммәсе йокыга талгач, дошманы килеп иген арасына тиле бодай орлыгы чәчеп киткән.
26
Бодай үсентеләре күтәрелеп башак җибәрә башлауга, тиле бодай да күренгән.
27
Хезмәтчеләре, йорт хуҗасына килеп: «Әфәнде, син бит басуыңа орлыкның яхшысын чәчкән идең, тиле бодай каян килеп чыккан соң?» – дип сораганнар.
28
«Дошман эше бу», – дип җавап биргән хуҗалары. «Теләсәң, барып утыйк аны!» – дигән аңа хезмәтчеләре.
29
Ләкин ул аларга: «Кирәкми, югыйсә утаганда тиле бодай белән бергә игенне дә йолкып атарсыз.
30
Иген өлгергәнче тегесе дә, монысы да үссен; уракка төшкәч, уракчыларыма мин: „Башта тиле бодайны җыеп алып көлтәләргә бәйләгез дә яндырыгыз, ә ашлыкны урып келәткә илтеп салыгыз“», – диярмен.
31
Аннары Гайсә янә бер хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгын басуга чәчкән горчица орлыгы белән чагыштырып булыр иде.
32
Ул барча орлыклардан ваграк, ә инде үсеп җиткәч, бакчадагы һәммә үсемлектән биегрәк, агач кебек була; кошлар очып килеп аның сабакларында оя кора.
33
Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгын ачыткы белән чагыштырып булыр иде. Әйтик, бер хатын өч үлчәм онга ачыткы сала да, күпмедер вакыттан ачыткы камырны бик нык кабарта.
34
Гайсә халыкка һәрвакыт шулай гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә сөйләде; Ул бер нәрсәне дә кинаясез генә аңлатмады.
35
Шулай итеп, Аллаһының пәйгамбәр аша: «Гыйбрәтле хикәяләр сөйләргә авызымны ачармын; дөнья яратылган көннән яшерен булганны хәбәр итәрмен», – дип әйткән сүзләре гамәлгә ашты.
36
Халыкны озатып җибәргәннән соң Гайсә өйгә керде. Шәкертләре Аның янына килеп: – Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен аңлатып бирче! – диделәр.
37
– Яхшы орлык чәчүче – Адәм Углы ул, – диде аларга Гайсә. –
38
Басу – дөнья ул, яхшы орлык дигәнем – Патшалык угыллары, тиле бодай – явыз затның балалары,
39
һәм аны чәчүче дошман – иблис үзе. Урак өсте – дөнья бетү ул, ә уракчылар – фәрештәләр.
40
Тиле бодайны җыеп утка салган кебек, дөнья беткәндә дә шулай булыр:
41
Адәм Углы үзенең фәрештәләрен җибәрер, һәм алар, гөнаһка этәрүчеләрнең һәм явызлык кылучыларның һәммәсен Аның Патшалыгыннан җыеп алып,
42
дөрләп янган мичкә ташлар – анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
43
Ә тәкъва кешеләр Аталары Патшалыгында кояштай балкып торыр. Колагы булганнар – ишетсен!
44
Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, берәү кырда күмеп куелган хәзинә тапкан ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм шатлыгыннан бар мөлкәтен саткан да шул кырны сатып алган.
45
Күкләр Патшалыгын тагын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, сәүдәгәр яхшы энҗеләр эзләгән ди.
46
Менә ул искиткеч матур энҗе тапкан һәм, кайтып, бар мөлкәтен саткан да шул энҗене сатып алган.
47
Күкләр Патшалыгын тагын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, балыкчылар күлгә ятьмә салган, һәм аңа төрледән-төрле балык эләккән ди.
48
Ятьмә балык белән тулгач, алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да утырып балык сайлый башлаганнар: яхшысын кәрзингә салганнар, яраксызын читкә ташлаганнар.
49
Дөнья беткәндә дә әнә шулай булыр: фәрештәләр килеп яман кешеләрне тәкъвалардан аерып алыр да
50
дөрләп янган мичкә ташлар – анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
51
Сез барысын да аңладыгызмы? – Әйе, – дип җавап бирде шәкертләре.
52
– Менә шуңа күрә, – диде аларга Гайсә, – Күкләр Патшалыгы хакындагы өйрәтүне кабул иткән Язма белгечләренең һәрберсе үзенең бай хәзинәсеннән искесен дә, яңасын да чыгаручы йорт хуҗасына охшаган.
53
Шушы гыйбрәтле хикәяләрне сөйләгәннән соң Гайсә ул җирдән китте.
54
Үз шәһәренә кайтып җиткәч, кешеләрне гыйбадәтханәдә өйрәтеп, тыңлаучыларны таң калдырды. – Шундый тирән акыл һәм кодрәт Аңа кайдан килгән икән?
55
Балта остасының углы түгелме соң ул? Аның анасы – Мәрьям, энеләре – Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүдә түгелме?
56
Сеңелләренең барысы да биредә яши түгелме? Шулай булгач, боларның барысы да Аңа кайдан килгән икән? – дип
57
Гайсәдән йөз бордылар. – Пәйгамбәр кайда да хөрмәттә, тик үз илендә һәм үз өендә генә кадер юк аңа, – диде аларга Гайсә.
58
Кешеләрнең ышанмауларын күреп Ул биредә могҗизаларны күп кылмады.
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 14 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28