bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 3
Matthew 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 4 →
1
Шул көннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы кушаматы йөрткән Яхъя исемле кеше килде.
2
– Тәүбә итегез, – дип әйтә иде ул үзенең вәгазьләрендә, – чөнки Күкләр Патшалыгы инде бик якын!
3
Яхъя турында Ишагыйя пәйгамбәр болай дип әйткән иде: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Ул үтәсе сукмакларны турайтыгыз!“»
4
Яхъяның киеме дөя йоныннан булып, билен ул күн каеш белән буып йөрде, ә ашаган ризыгы аның саранча һәм кыр балы иде.
5
Иерусалимдә, бөтен Яһүдиядә, шулай ук Үрдүн елгасы буенда яшәүче бар халык аның янына килеп
6
кылган гөнаһларыннан тәүбә итә, һәм шуның билгесе итеп Яхъя аларны Үрдүндә чумдырып чыгара иде.
7
Суга чумдырылыр өчен күп кенә фарисейларның һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга болай диде: – И сез, елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ярсуыннан котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә?
8
Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз.
9
«Безнең атабыз Ибраһим бит – котылырбыз!» дип уйламагыз. Шуны әйтәм сезгә: Аллаһы әнә шул ташлардан да Ибраһимга балалар булдыра ала.
10
Балта инде агач тамыры янында ята: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар.
11
Тәүбә итүегезнең билгесе итеп мин сезне суга чумдырам, ләкин миннән кодрәтлерәк Берәү килә; мин Аның аяк киемен күтәреп йөрергә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр.
12
Ындырдагы ашлыкны җилгәрер өчен кулына Ул көрәк тоткан; бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр.
13
Шулай бервакыт Яхъя тарафыннан суга чумдырылыр өчен Үрдүн буена Гәлиләядән Гайсә килде.
14
Яхъя Аны туктатырга тырышып: – Син миңа килгәнсең, ә бит Син мине чумдырырга тиеш! – диде. Әмма аңа җавап итеп Гайсә:
15
– Хәзергә шулай булсын, чөнки Аллаһы ихтыярын без шул рәвешле үтәргә тиеш, – диде, һәм Яхъя Аның белән килеште.
16
Йоланы үтәгәннән соң Гайсә судан чыкты. Ул шунда күк капусы ачылуын һәм Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде.
17
Шулчак күкләр киңлегеннән «бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым!» дигән өн килеп иреште.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28