bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 12
Matthew 12
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 13 →
1
Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә иген кыры буйлап бара иде. Ачыккан шәкертләре башак өзеп ашый башлады.
2
Фарисейлар, моны күреп, Гайсәгә: – Кара, шәкертләрең шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшли! – диде.
3
– Давыт һәм аның юлдашлары ачыккач, Давытның нәрсә эшләве турында укыганыгыз булмадымыни? Ул, Изге йортка кереп, руханилардан башка һичкемгә – ни аның үзенә, ни юлдашларына ашарга рөхсәт ителмәгән изге икмәкләрне ашаган, – дип җавап кайтарды Гайсә. –
5
Руханиларның Аллаһы йортында шимбә көнне хезмәт итеп шимбәнең изгелеген бозулары, әмма моның гаепкә саналмавы турында Муса китабыннан укымадыгызмыни?
6
Сезгә әйтәм: биредә исә Аллаһы йортыннан да бөегрәк Зат!
7
Әгәр сез «Мин сездән корбан көтмим, ә бәлки бер-берегезгә мәрхәмәтле булуыгызны телим» дигән Аллаһы сүзләренең асылын аңласагыз, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез.
8
Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасыдыр.
9
Аннары Гайсә, ул урыннан китеп, гыйбадәтханәгә килде.
10
Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. Яһүдиләрнең кайберләре, гаепләргә сәбәп эзләп, Гайсәдән: – Шимбә көнне кешеләрне дәваларга ярыймы? – дип сорады.
11
– Бердәнбер сарыгы шимбә көнне чокырга егылып төшсә, сезнең кайсыгыз аны чыгармас иде? – дип җавап кайтарды Гайсә. –
12
Ә бит кеше сарыктан күпкә кадерлерәк. Шулай булгач, шимбә көнне яхшылык кылу бик мәгъкуль эш.
13
Аннары Гайсә авыру адәмгә: – Кулыңны суз! – диде. Теге адәм сузды, һәм аның кулы икенчесе кебек үк сәламәт булды.
14
Гыйбадәтханәдән чыккач, фарисейлар Гайсәне ничек һәлак итү хакында киңәшергә тотындылар.
15
Бу хакта белгәннән соң Гайсә ул яклардан китеп барды. Аның артыннан бик күп халык иярә китте. Авыруларның һәммәсен Ул савыктырды,
16
әмма Үзенең Кем булуы хакында беркемгә белгертмәскә кушты.
17
Шулай итеп, Аллаһының Ишагыйя пәйгамбәр аша: «Менә – Үзем сайлаган Хезмәтчем, Минем сөеклем һәм җанымның шатлыгы. Мин Аны Үземнең Рухым белән сугарырмын, һәм Ул бар халыкларга гадел хөкем игълан итәр. Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, урамнарда Аның тавышы ишетелмәс. Гаделлек җиңгәнне күрми торып, чатнаган камышны сындырмас, пыскып яткан филтәне сүндермәс. Халыклар Аның исеменә өмет баглар», – дип әйткән сүзләре гамәлгә ашты.
22
Аннары Гайсә янына җен кагылган берәүне китерделәр; ул сукыр һәм телсез иде. Гайсә аны савыктырды, һәм әлеге кеше сөйләшә, күрә башлады.
23
Бу хәлгә исе киткән халык үзара: – Давыт Углы түгел микән Ул? – диеште.
24
Шушы сүзләрне ишетеп фарисейлар: – Җеннәр башлыгы Белзебул ярдәм итмәсә, җеннәрне куып чыгара алмас иде Ул, – диделәр.
25
Гайсә аларның уйларын белеп: – Бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; бүлгәләнгән шәһәр яки гаилә дә таркалыр, – диде. –
26
Әгәр шайтан шайтанны куып чыгара икән, димәк, ул үз-үзе белән низагъка килә. Андый патшалык ничек сакланып калыр икән?
27
Мин җеннәрне Белзебул ярдәмендә куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кем ярдәме белән куып чыгара соң? Шул сәбәпле сезне алар хөкем итсен!
28
Инде дә Мин җеннәрне Аллаһы Рухының ярдәме белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килеп җиткән дигән сүз, – диде.
29
– Кем дә булса, көчле кешенең өенә кереп, башта аны бәйләмәсә, малын талый алыр микән? Бәйләгән очракта гына талар.
30
Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз; кем Минем белән җыймый – шул тарката.
31
Шуңа күрә Мин сезгә болай дим: кешеләрнең барча гөнаһлары һәм көфер сүзләре кичерелер, әмма Аллаһы Рухына карата көфер сүз әйтүчеләр кичерелмәс.
32
Адәм Углына каршы сүз әйтүче кичерелер, әмма Изге Рухка каршы сүз әйтүче хәзерге заманда да, киләчәктә дә кичерелмәс.
33
Әгәр агач яхшы икән, аның җимеше дә яхшы булыр; әгәр инде агач начар икән, аның җимеше дә начар булыр. Агач бит җимешенә карап беленә.
34
И елан токымы! Явыз була торып, сез ничек яхшы сүз әйтә аласыз? Чөнки кеше күңеленнән нәрсә ташыса, аның телендә дә шул була.
35
Яхшы кеше яхшылык сандыгыннан – яхшылык, ә явыз кеше явызлык сандыгыннан явызлык чыгара.
36
Сезгә әйтәм: әйтелгән һәр буш сүзе өчен адәм балалары кыямәт көнендә хисап тотачак.
37
Чөнки әйткән сүзләреңә карап сине акларлар яисә хөкемгә тартырлар.
38
Шуннан Канун белгечләре һәм фарисейлар арасыннан берничәсе Гайсәгә: – Остаз, безгә берәр илаһи билге күрсәтсәң иде, – диде.
39
Ләкин аларга җавап итеп Гайсә: – Явыз һәм Аллаһыга иман итмәүче буын илаһи билгеләр таләп итә, әмма Юныс пәйгамбәр билгесеннән гайре аларга башкасы бирелмәс, – диде. –
40
Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Углы да җир куенында өч көн һәм өч төн үткәрер.
41
Ниневә халкы, кыямәт көнендә бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр, чөнки алар Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп тәүбәгә килгән иде; ә сезнең яндагы Зат – Юныстан бөегрәк.
42
Кыямәт көнендә Көньяк патшабикәсе, бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр. Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлар өчен ул җир читеннән килгән, ә сезнең яндагы Зат – Сөләйманнан бөегрәк.
43
Кешедән чыкканнан соң явыз рух сусыз чүл буйлап үзенә сыеныр урын эзләп йөри дә таба алмагач:
44
«Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кайткач исә, аны аулак, себерелгән, җыештырылган хәлдә күрә һәм,
45
үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана. Менә бу явыз буын белән дә шулай булыр.
46
Гайсә шулай дип сөйләп торганда, Аның анасы белән энеләре килеп йорт янында көтеп тордылар: аларның Гайсәгә әйтәсе сүзләре бар иде.
47
Кемдер берәү килеп Гайсәгә: – Анаң белән энеләрең тышта көтеп тора. Алар Синең белән сөйләшергә тели, – дип әйтте.
48
Әлеге кешегә җавап итеп Гайсә болай диде: – Минем анам һәм туганнарым кем дисезме? –
49
Аннары кулы белән шәкертләренә күрсәтеп, – менә Минем анам һәм туганнарым.
50
Чөнки Күктәге Атамның ихтыярын үтәүчеләр – Минем ир туганым да, кыз туганым да, анам да.
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 13 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28