bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 7
Matthew 7
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 8 →
1
Берәүне дә хөкем итмәгез, шул чагында үзегез дә Аллаһы хөкеменә дучар булмассыз.
2
Чөнки башкаларны ничек хөкем итсәгез, Аллаһы сезгә карата да шундый ук хөкем кылыр, нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, сезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарыр.
3
Нигә син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?
4
Үз күзеңдә бүрәнә була торып, ничек син туганыңа: «Кая, күзеңдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласың?
5
Икейөзле бәндә! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шул чакта туганың күзендәге чүпне ничек алырга икәнен ачыграк күрерсең.
6
Изге дип саналган әйберләрне этләргә бирмәгез, юкса алар борылып үзегезне ботарлар. Энҗегезне дуңгызлар алдына сипмәгез, юкса алар аны таптап изәр.
7
Сорагыз – һәм Аллаһы сезгә бирер, эзләгез – һәм табарсыз, шакыгыз – һәм Ул сезгә ачар;
8
чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар.
9
Арагыздан кайсыгыз, углы икмәк сораса, аңа таш тоттырыр;
10
балык сораса, елан бирер икән?
11
Әгәр сез, начар кеше булып та, балаларыгызга игелекле гамәлләр кыла аласыз икән, Күктәге Атагыз Үзеннән сораганнарга һичшиксез игелек күрсәтер.
12
Шулай итеп, кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, үзегез дә аларга һәрчак шуны эшләгез, чөнки Муса канунының һәм пәйгамбәрләр язмаларының асылы шулдыр.
13
Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл киң булыр, аның капкасы да иркен, һәм күпләр шул капкадан керә;
14
ә тормыш капкасы тар, аның юлы да тар, һәм аны бик азлар гына таба.
15
Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз – асылда ерткыч бүре алар.
16
Кылган гамәлләренең җимешенә карап танырсыз сез аларны. Күгән куагыннан – йөзем, тигәнәк сабагыннан инҗир җыялармыни?
17
Һәрбер яхшы агач – яхшы җимеш, начар агач исә начар җимеш бирә.
18
Яхшы агачның җимеше начар була алмаган кебек, начар агачның җимеше дә яхшы була алмый.
19
Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар.
20
Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне кылган гамәлләренең җимешенә карап танырсыз.
21
Миңа «Хакимем! Хакимем!» дип әйтүчеләрнең һәммәсе дә Күк Патшалыгына керә алмас; Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә анда аяк басар.
22
Шул көнне Миңа күпләр: «Хакимем, Хакимем! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синең исемне телгә алып җеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синең исемне телгә алып байтак могҗизалар башкармадыкмыни?» – дип әйтерләр.
23
Шулвакыт Мин аларга: «Мин сезне белмим; китегез янымнан, явызлык кылучылар!» – дип җавап кайтарырмын.
24
Шулай итеп, сүзләремә колак салган һәм аларны үтәгән һәркем үзенең йортын таш нигез өстенә төзегән гакыллы кешегә охшаган:
25
яңгыр явып, елгалар ташып, җилләр ябырылса да, йорт җимерелмәгән, чөнки аның нигезе таштан булган.
26
Ә инде Минем сүзләремне ишетеп тә, аларны үтәмәгән кем дә үзенең йортын ком өстенә төзегән гакылсыз кешегә охшаган:
27
яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр ябырылуга, йорт җимерелеп төшкән – аңардан хәрабә генә калган.
28
Гайсә сөйләүдән туктагач, Аның тәгълиматына халык хәйран калды;
29
чөнки Ул аларны Канун белгечләре сыман түгел, ә бәлки Аллаһы тарафыннан зур хакимлек бирелгән кеше кебек өйрәтте.
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 8 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28