bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 23
Matthew 23
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 22
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 24 →
1
Шуннан Гайсә халыкка һәм Үзенең шәкертләренә мөрәҗәгать итте:
2
– Муса урынына хәзер фарисейлар һәм Канун белгечләре утырды.
3
Шуңа күрә сез алар әйткәнне тыңлагыз һәм алар кушканны үтәгез, ләкин аларның гамәлләрен кабатламагыз, чөнки алар үзләре өйрәткән буенча гамәл кылмыйлар.
4
Алар кеше җилкәсенә чамасыз авыр, уңайсыз йөк салалар, әмма аны кузгатыр өчен бармак та кыймылдатырга теләмиләр.
5
Нәрсә генә эшләсәләр дә, кешеләр күрсен дип эшлиләр. Аларның дога кабы һаман зурая, киемнәренең чуклары озыная бара.
6
Мәҗлесләрдә алар – түрдә, гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утыруны,
7
мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне һәм «остаз» дип атаганны яраталар.
8
Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чөнки сезнең Остазыгыз бары бер генә, һәм сез бер-берегезгә – туганнар.
9
«Атам» дип җир йөзендә беркемне дә атамагыз, чөнки сезнең Атагыз бер генә, һәм Ул – күктә.
10
Сезне «нәсыйхәтче» дип тә атамасыннар, чөнки бердәнбер Нәсыйхәтчегез – Мәсих.
11
Арагызда иң бөек саналганы исә сезнең өчен хезмәтче булсын,
12
чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер.
13
Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзле бәндәләр! Сез кешеләргә Күкләр Патшалыгына юлны ябасыз; үзегез дә анда кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез. [
14
]
15
Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзле бәндәләр! Бер генә кешене булса да үзегез тоткан иманга китерер өчен сез диңгезләр кичәсез, коры җирләр аша үтәсез, ә инде максатыгызга ирешкәч, сез аны җәһәннәмгә үзегезгә караганда икеләтә артыграк дучар итәсез.
16
Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаһы йорты белән ант итүченең анты бернигә тормый, ә менә Аллаһы йортының алтыны белән ант итсәләр, ул ант үтәлергә тиеш», – дип өйрәтәсез.
17
Сукыр ахмаклар! Кайсы мөһимрәк: Аллаһы йортының алтынымы, әллә аны изге итүче йорт үземе?
18
Сез шулай ук: «Мәзбәх белән ант итүченең анты бернигә тормый, ә менә мәзбәх өстендәге корбан бүләге белән ант итсәләр, ул ант үтәлергә тиеш», – дип әйтәсез.
19
Сукырлар! Кайсысы мөһимрәк: бүләкме, әллә бүләкне изге итүче мәзбәхме?
20
Шулай булгач, мәзбәх белән ант итүче кеше мәзбәх һәм аның өстендәге бөтен нәрсә белән ант итә,
21
Аллаһы йорты белән ант итүче кеше дә Йорт һәм аның эчендә Яшәүче белән ант итә,
22
күк белән ант итүче кеше Аллаһы тәхете һәм шул тәхеттә Утыручы белән ант итә дигән сүз.
23
Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез бөтнек, укроп, ак әниснең уннан бер өлешен бирәсез, ә Канундагы иң мөһим нәрсәләрне – гаделлек, шәфкатьлелек һәм тугрылыкны читкә тибәрәсез. Әнә шуларны үтәргә һәм башка таләпләрне дә калдырмаска кирәк.
24
Сукыр юлбашчылар! Сез черкине эчемлектән сөзеп аласыз, ә дөяне йотып җибәрәсез!
25
Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Касәләрнең һәм савытларның тышкы ягын чистартасыз, ә аларның эче исә комсызлык һәм тотнаксызлык белән тулган.
26
Сукыр фарисей! Башта касәнең эчке ягын чистарт, шул чагында тышкы ягы да чиста булыр.
27
Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез агартып куелган төрбәләр кебек: тыштан алар матур булып күренәләр, эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулган!
28
Шулай ук сез дә: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, эчегез исә икейөзлелек һәм канунсызлык белән тулган.
29
Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзисез, тәкъваларның кабер һәйкәлләрен бизисез һәм:
30
«Ата-бабаларыбыз чорында яшәгән булсак, пәйгамбәрләр канын түгүдә катнашмаган булыр идек», – дисез.
31
Моның белән сез үзегезгә каршы шаһитлык итәсез, пәйгамбәрләрне үтергән ата-бабаларыгызның угыллары икәнегезне күрсәтәсез.
32
Ата-бабаларыгыз башлаганны дәвам итегез шулай!
33
Еланнар, елан токымыннан сез! Җәһәннәмгә хөкем ителүдән ничек качарга уйлыйсыз?
34
Менә, Мин сезнең янга пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм остазларны җибәрермен, сез исә аларның кайсыларын үтерерсез һәм хачка кадакларсыз, кайсыларын, үзегезнең гыйбадәтханәләрдә камчы белән суктырып, шәһәрдән шәһәргә куып йөртерсез.
35
Шул рәвешле, бер гаепсезгә җаны кыелган Һабил каныннан башлап Изге йорт белән мәзбәх арасында сезнең тарафтан үтерелгән Бәрәхия углы Зәкәрия канына кадәр – җир йөзендә түгелгән барча тәкъваларның каны сезнең башка төшәчәк.
36
Хак сүз әйтәм сезгә: боларның һәммәсе шушы буын кешеләренә төшәчәк!
37
И Иерусалим! Пәйгамбәрләр җанын кыючы, сиңа килүчеләрне ташлар атып кыйнаучы шәһәр! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә ничәмә тапкырлар синең халкыңны бергә җыярга омтылдым, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез!
38
Инде менә Изге йортыгыз ташландык хәлдә кала.
39
Сезгә әйтәм, «Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер!» дип әйтми торып Мине кабат күрмәссез!
← Chapter 22
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 24 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28