bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 11
Matthew 11
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 12 →
1
Үзенең унике шәкертенә үгет-нәсыйхәтен тәмамлаганнан соң Гайсә халыкка гыйлем бирү һәм вәгазь сөйләү өчен башка шәһәрләргә юл алды.
2
Зинданда утырган Яхъя исә, Мәсих кылган могҗизалы галәмәтләр турында ишетеп, «килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтәргәме?» дип сорар өчен Гайсә янына үзенең шәкертләрен җибәрде.
4
Гайсә аларга җавап итеп: – Барыгыз, күргән-ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез:
5
сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә, – диде һәм, –
6
Минем хакта күңелендә шик йөртмәүче – бәхетле, – дип өстәде.
7
Яхъяның шәкертләре киткәннән соң, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйләргә тотынды: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлгән камышнымы?
8
Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы киемле кешенеме? Ә бит купшы кием киючеләр – патша сарайларында.
9
Алайса, кемне күрергә дип бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе, шулай. Ә Мин сезгә, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк, дип әйтәм!
10
Язмада: «Менә, Синең алдыңнан Мин хәбәрчемне җибәрәм, ул Синең барыр юлыңны әзерли торыр», – дип әйтелгән сүзләр аның турында.
11
Хак сүз әйтәм сезгә: хатын-кыз тудырган адәм балалары арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем юк. Әмма Күкләр Патшалыгында иң кечесе дигәне дә аңардан бөегрәк.
12
Чумдыручы Яхъя яшәгән вакытлардан алып бүгенгә хәтле кешеләр бар көчләрен куеп Күкләр Патшалыгына омтылалар, һәм омтылучылар аңа ия булалар.
13
Борынгы пәйгамбәрләрнең барысы да, Канун да Яхъяга кадәр буласы вакыйгалар турында әйткән.
14
Әгәр белергә теләсәгез, Яхъя – килергә тиешле Ильяс ул.
15
Колагы булганнар – ишетсен!
16
Бүгенге буынны кемгә тиңләп була? «Без сезгә күңелле көйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без моңсу җырлар җырладык, ә сез еламадыгыз», – дип базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларны хәтерләтә алар.
18
Менә Яхъя килде, ул ашамый да, шәраб та эчми. Ә кешеләр: «Аңа җен кагылган», – диләр.
19
Адәм Углы килде, Ул әнә ашый да, эчә дә, ә кешеләр моны күреп: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ ияләренең дусты!» – диләр. Әмма зирәклек үзенең гамәлләрендә күренә.
20
Аннары Гайсә, Ул кылган байтак могҗизаларны күреп тә тәүбәгә килмәгән шәһәрләрне әрләп, болай диде:
21
– Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә эшләнгән булса, алар күптән инде тупас тукымага төренеп һәм башларына көл сибеп тәүбәгә килерләр иде.
22
Шуның өчен, сезгә әйтәм, кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр.
23
И Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син. Әгәр синдә кылынган могҗизалар Сәдүмдә эшләнсә, ул хәзерге көнгә кадәр сакланып калган булыр иде.
24
Шуның өчен, сезгә әйтәм, кыямәт көнендә Сәдүм җиренең хәле синекенә караганда җиңелрәк булыр.
25
Сүзен дәвам итеп Гайсә: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! Зирәк адәмнәрдән һәм акыл ияләреннән яшерен булганны балаларга ачып биргән өчен Сиңа шөкрана кылам! – диде. –
26
Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды!
27
Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Атасыннан гайре Углын бүтән һичкем белми; Углыннан гайре Атасын да һичкем белми; Атасын да Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкем белми.
28
Хәлдән тайганнар, авыр йөктән җәфа чигүчеләр, һәммәгез Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен.
29
Минем камытымны киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин юаш, йомшак күңеллемен; һәм сез җаннарыгызга тынычлык табарсыз –
30
Минем камытым уңайлы, йөгем дә җиңел!
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 12 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28