bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 10
Matthew 10
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 11 →
1
Үзенең унике шәкертен чакырып алып Гайсә аларга явыз рухларны куып чыгару һәм кешеләрне төрле чир-сырхаулардан савыктыру кодрәте бирде.
2
Әлеге унике рәсүлнең исемнәре түбәндәгечә: беренчесе – «Петер» кушаматлы Шимун, аның бертуган кардәше Әндри, Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя,
3
Филип һәм Бартулумай, Томас һәм салым җыючы Маттай, Һалфай углы Ягъкуб һәм Таддай,
4
Көрәшче Шимун һәм соңыннан Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.
5
Шәкертләрен юлга озатканда Гайсә аларга мондый үгет-нәсыйхәт бирде: – Мәҗүси халыкларга илтүче юлларны әйләнеп узыгыз, Самарея шәһәрләренә дә аяк басмагыз.
6
Иң әүвәл адашкан сарыклар янына – Исраил халкына барыгыз
7
һәм юл уңаенда: «Күкләр Патшалыгы инде бик якын!» – дип хәбәр таратыгыз.
8
Авыру бәндәләрне савыктырыгыз, үлгәннәргә җан өрегез, махаулыларны терелтегез, җеннәрне куыгыз. Бушка килгәнне бушлай бирегез.
9
Билбау янчыгыгызга алтын-көмеш тә, бакыр тәңкә дә төйнәмәгез;
10
биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз – эшләгән кешегә ризыгы табылыр.
11
Кайсы шәһәргә яки авылга килсәгез дә, сезне кабул итәргә лаек кешене табып, киткәнче шуның өендә калыгыз.
12
Йортка аяк басканда, бөтен өй җәмәгатенә иминлек теләгез.
13
Әгәр өйдәгеләр моңа лаек икән, сез аларга теләгән иминлек алар белән калыр; инде лаек түгел икән, иминлек үзегезгә кайтыр.
14
Әгәр сезне кабул итмәсәләр һәм сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, бу йорттан яки бу шәһәрдән киткәндә аягыгыздан тузанны кагып төшерегез.
15
Хак сүз әйтәм сезгә: кыямәт көнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.
16
Менә, Мин сезне, сарыклар сыман, бүреләр арасына озатам, шуңа күрә еландай сак һәм күгәрчендәй хәйләсез булыгыз.
17
Кешеләрдән сакланыгыз: алар сезне хөкемгә тартырлар, үзләренең гыйбадәтханәләрендә кыйнарлар.
18
Минем аркада сезне идарәчеләр, патшалар каршына китерерләр, сез аларга һәм мәҗүсиләргә Минем хакта шаһитлык бирерсез.
19
Сезне мәхкәмәгә алып килгәч, нәрсә һәм ничек сөйләрбез дип борчылмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез,
20
чөнки үз сүзегезне сөйләмәссез, телегездә Атагызның Рухы сөйләгән сүз булыр.
21
Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер.
22
Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр.
23
Бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, икенчесенә качыгыз. Хак сүз әйтәм: сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыгарга өлгергәнче, Адәм Углы килеп җитәр.
24
Шәкерт үзенең остазыннан өстен була алмаган кебек, хезмәтче дә үзенең хуҗасыннан өстен була алмый.
25
Шәкерт – үзенең остазы, хезмәтче – үзенең хуҗасы кебек була алса, шул җитә. Әгәр йорт хуҗасын Белзебул дип йөртәләр икән, аның өй җәмәгатен инде тагын да яманрак сүз белән атарлар.
26
Шулай да кешеләрдән курыкмагыз! Бер генә яшерен нәрсәнең дә беленмичә һәм бер генә сернең дә ачылмыйча калганы юк.
27
Мин сезгә караңгыда сөйләгәнне кешеләргә көн яктысында җиткерегез, пышылдап әйткәнне өй түбәсеннән игълан итегез.
28
Бәдәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Җәһәннәмдә җанны да, бәдәнне дә һәлак итәргә кодрәте җиткән Аллаһыдан куркыгыз!
29
Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә сатыла түгелме? Тик шулай да аларның берсе-бер Атагыз ихтыярыннан башка җиргә егылып төшми.
30
Сезнең исә башыгыздагы чәч бөртеге дә санаулы.
31
Шуңа күрә курыкмагыз: сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
32
Кешеләр алдында Мине таныган һәркемне Мин дә Күктәге Атам алдында танырмын.
33
Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам хозурында аңардан ваз кичәрмен.
34
Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килгән дип уйламагыз. Тынычлык түгел, кылыч алып килдем Мин.
35
Угыл белән – атаны, кыз белән – ананы, килен белән кайнананы аерырга килдем.
36
Кешегә үз өендәгеләр дошман булыр.
37
Миңа караганда үзенең атасын яки анасын күбрәк яраткан кеше Минеке дип саналырга лаек түгел. Миңа караганда үзенең углын яки кызын күбрәк яраткан кеше Минеке дип саналырга лаек түгел.
38
Үзенең хачын күтәреп Миңа иярмәгән кеше Минеке дип саналырга лаек түгел.
39
Җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны саклап калыр.
40
Сезне кабул иткән кеше – Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче исә Мине Җибәргән Затны кабул итә дигән сүз.
41
Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы өчен кабул иткән кеше пәйгамбәргә бирелгәнчә үк әҗер алыр; тәкъваны тәкъва булганы өчен кабул иткән кеше тәкъвага бирелгәнчә үк әҗер алыр.
42
Минем шәкертем булган өчен шәкертләремнең иң кечесенә бер чынаяк салкын су эчергән кеше – хак сүз әйтәм сезгә – әҗерсез калмас.
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 11 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28