bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 19
Matthew 19
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 18
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 20 →
1
Гайсә, сүзен тәмамлап, Гәлиләядән китте, Үрдүн аръягындагы Яһүдия җиренә юнәлде.
2
Аның артыннан бик күп халык ияреп барды, һәм Ул алар арасындагы авыру адәмнәрне савыктырды.
3
Шунда Гайсә янына фарисейлар килделәр дә Аны сынамакчы булып: – Ир кеше теләсә нинди сәбәп белән хатынын аерып җибәрә аламы? – дип сорадылар. Аларга җавап итеп Гайсә:
4
– Дөньяны Бар итүче иң әүвәл «аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты» дигәнне сез укымадыгызмыни? – диде. –
5
Аллаһы әйткән: «Шуңа күрә ир кеше, ата-анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр».
6
Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен. Шулай булгач, Аллаһы кушканны кеше аермасын.
7
– Алайса, ни өчен соң Муса, хатыныңны аерып җибәргәндә аңа аерылышу кәгазе бир, дип боерган? – диде фарисейлар.
8
– Күңелегез каты булган өчен Муса сезгә хатыннарыгыздан аерылырга рөхсәт биргән; башта бит алай булмаган, – диде Гайсә. –
9
Мин исә болай дим: хатыны тарафыннан зина кылу булмыйча, ире башка сәбәп аркасында хатынын аерып башкага өйләнә икән, димәк, ул зина кыла; аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
10
Шәкертләре Аңа: – Әгәр ир кешегә шундый шартлар куела икән, ул чакта өйләнмәвең хәерлерәк, – диде.
11
– Минем сүзләрне барысы да аңлый алмый, Аллаһы тарафыннан кемгә бирелгән булса, шулар гына аңлый, – дип җавап бирде Гайсә. –
12
Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында өйләнми: берәүләр тумыштан җенси якынлыкка яраксыз була, икенчеләрен кешеләр шундыйга әйләндерә, өченчеләре исә Күкләр Патшалыгы хакына өйләнми кала. Боларны кем кабул итә ала, шул кабул итсен!
13
Шуннан Гайсә янына, башларына кулын куеп дога кылсын өчен, кешеләр балаларын алып килделәр, әмма шәкертләре аларны шелтәләргә тотынды.
14
Ләкин Гайсә: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Күкләр Патшалыгы әнә шундый сабыйларныкы, – диде.
15
Балаларга кулларын куеп фатихасын биргәч, Ул аннан китеп барды.
16
Бервакыт Гайсә янына бер кеше килеп: – Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен мин нинди игелек кылырга тиеш? – дип сорады.
17
– Игелек хакында ник Миннән сорыйсың? Бары тик Аллаһы гына игелекле. Әгәр инде мәңгелек тормышка ия буласың килә икән, Аның әмерләрен үтә, – диде Гайсә.
18
– Ниндиләрен? – дип сорады теге кеше. – Кеше җанын кыйма, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә,
19
атаң белән анаңны хөрмәт ит һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат, – дип җавап бирде Гайсә.
20
– Мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм. Миңа тагын нәрсә җитми икән? – дип сорады егет.
21
– Әгәр бар яктан камил кеше булырга теләсәң, бөтен милкеңне сат та фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде аңа Гайсә.
22
Әлеге сүзләрне ишеткәч, егет бик борчылып китеп барды, чөнки байлыгы бик зур иде.
23
Шәкертләренә исә Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керү авыр.
24
Кабатлап әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк, – диде.
25
Шәкертләре бу сүзләргә бик гаҗәпләнеп: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң? – дип сорады.
26
Гайсә аларга карашын төбәп: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, әмма Аллаһы барысын да булдыра ала, – диде.
27
Петер шунда Гайсәгә мөрәҗәгать итеп: – Менә, без бар нәрсәбезне калдырып Сиңа иярдек. Моның әҗере нинди булыр? – диде.
28
Аларга җавап итеп Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: дөньялар яңарып, Адәм Углы шөһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен унике тәхеткә утырырсыз, – диде. –
29
Йортын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен, ата-анасын, балаларын яисә басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алыр һәм мәңгелек тормышка ия булыр.
30
Ләкин хәзер беренче булганнарның күбесе – соңгы, соңгылар исә беренче булыр.
← Chapter 18
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 20 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28