bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 6
Matthew 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 7 →
1
Карагыз аны, тәкъва эшләрегезне кешеләр күрсен дип башкармагыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз.
2
Шулай итеп, сәдака бирәсең икән, ул хакта сөйләп йөрмә; гыйбадәтханәләрдә, урамнарда макталыр өчен икейөзле кешеләр генә шулай эшли. Хак сүз әйтәм сезгә: алар инде үзләренең әҗерен алды.
3
Әгәр хәер бирәсең икән, уң кулың ни кылганны сулы белмәсен,
4
ярдәмең яшертен эшләнсен. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа әҗереңне бирер.
5
Дога кылганда да икейөзле кешеләр кебек булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә яисә урам чатларында тукталып дога кылырга яраталар. Хак сүз әйтәм сезгә: алар үзләренең әҗерен алды инде.
6
Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп артыңнан ишегеңне яп та күзгә күренмәс Атаңа дога кыл. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа әҗереңне бирер.
7
Күбрәк сөйләсәк, яхшырак ишетелер, дип уйлаучы мәҗүсиләр сыман, дога кылганда буш сүз сөйләмәгез.
8
Алар кебек булмагыз. Чөнки Атагыз нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны сез сораганчы ук белеп тора.
9
Сез менә болай дип дога кылыгыз: Күктәге Атабыз! Исемең изге дип танылсын,
10
Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын.
11
Кирәкле икмәгебезне безгә бүген бир.
12
Безгә явызлык кылучыларны без кичергән кебек, Син дә безнең явыз эшләребезне кичер.
13
Безне сынауларга дучар итмә, ә явыз заттан сакла.
14
Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер.
15
Әгәр инде башкаларны кичермәсәгез, Атагыз да гаеп эшләрегезне кичермәс.
16
Ураза тотканда икейөзле адәмнәр сыман караңгы чырайлы булмагыз; ураза тотуларын кешеләр күрсен дип алар шулай боегып йөри. Хак сүз әйтәм сезгә: алар үзләренең әҗерен алды инде.
17
Син исә ураза тотканда чәчләреңне майлап, битләреңне юып йөр;
18
синең ураза тотуыңны башкалар түгел, ә бәлки күзгә күренмәс Атаң гына белсен. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа шул чагында әҗереңне бирер.
19
Дөньялыкта мал-мөлкәт җыймагыз: аны көя кисә, тутык баса, караклар урлап чыга.
20
Хәзинәне сез күкләрдә туплагыз: анда аны көя дә кисми, тутык та басмый, караклар да кереп урлап чыкмый,
21
чөнки хәзинәгез кайда, күңелегез дә шунда булыр.
22
Тәннең яктырткычы – күзләрдер. Күзләрең якты булса, синнән яктылык бөркелеп торыр;
23
әгәр күзләрең тонык икән, бөтен тәнең караңгылыкка уралган кебек булыр. Әгәр инде эчеңдәге яктылык тоташ караңгылык икән, ул вакытта караңгылык үзе нинди булырга тиеш соң?
24
Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас, чөнки берсен ул яратмас, ә икенчесе күңеленә якын булыр; берсенә тугрылык саклар, икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
25
Шуңа күрә Мин сезгә болай дим: җан асрар өчен нәрсә белән тукланыйм һәм нәрсә эчим, тәнемне каплар өчен нәрсә киим дип борчылмагыз. Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?
26
Әнә кошларга карагыз: алар чәчми дә, урмый да, амбарларга ашлык та салмый, шулай да Күктәге Атагыз аларны туендыра. Ә сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?
27
Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?
28
Кием өчен ник борчыласыз? Кырда үсеп утырган чәчәкләргә карагыз: алар эшләми дә, эрләми дә;
29
әмма мин сезгә болай дим: Сөләйман патша никадәр мәһабәт булса да, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган.
30
Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне ничек киендермәсен инде, и сай иманлылар!
31
Шулай булгач, «ни ашарбыз, ни эчәрбез, ни киярбез?» дип борчылмагыз.
32
Мәҗүсиләрнең генә төп кайгылары шулдыр. Ә боларның һәммәсенә мохтаҗ булуыгызны Күктәге Атагыз болай да белеп тора.
33
Барыннан да бигрәк Аллаһы Патшалыгын һәм Аның гадел ихтыярын эзләгез, һәм боларның барысы да сезгә насыйп ителер.
34
Шулай итеп, иртәгәге көн турында кайгырмагыз, чөнки туачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр; һәр көннең үз мәшәкате үзенә җитәрлек.
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 7 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28