bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 26
Matthew 26
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 25
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 27 →
1
Сүзен тәмамлагач, шәкертләренә Гайсә:
2
– Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез; шул көнне Адәм Углына хыянәт итәрләр һәм Аны хачка кадакларлар, – диде.
3
Нәкъ шул вакытта баш руханилар һәм халык өлкәннәре, Кәяфәс исемле олуг руханиның сараенда җыелып,
4
Гайсәне хәйлә белән кулга алырга һәм үтерергә сүз куештылар.
5
– Әмма бәйрәм вакытында ярамас, – диде алар, – халык арасында чуалыш чыгарга мөмкин.
6
Гайсәнең Бәйт-Әниягә, махау зәхмәтеннән арынган Шимунның өенә килгән вакыты иде.
7
Гайсә анда ашап утырганда, кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр савыт тотып, бер хатын килде һәм майны Аның башына койды.
8
Бу хәлгә шәкертләренең ачуы чыкты: – Нигә майны алай әрәм итәргә? – диеште алар. –
9
Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит!
10
Гайсә аларның канәгатьсезлек белдерүен күреп: – Ник сез ул хатынны битәрлисез? – диде. – Минем өчен изге эш эшләде ул.
11
Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, ә менә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам.
12
Тәнемә май коеп, ул Мине күмәргә әзерләде.
13
Хак сүз әйтәм сезгә: Яхшы хәбәр дөньяның кайсы почмагына барып ирешсә дә, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве турында сөйләячәкләр.
14
Шуннан соң унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, баш руханилар янына килеп:
15
– Әгәр Гайсәне сезнең кулга тапшырсам, миңа нәрсә бирер идегез? – диде. Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр.
16
Яһүдә шуннан соң Гайсәне руханилар кулына тапшырырга җай чыгуын көтеп йөри башлады.
17
Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә шәкертләре Гайсә янына килеп: – Бәйрәм табынын Сиңа кайда әзерлик? – дип сорады.
18
Гайсә аларга болай диде: – Шәһәрдә фәлән кеше янына барып: «Остазыбыз, билгеләнгән сәгатем якынлашып килә, бәйрәм ризыгын Үземнең шәкертләрем белән синдә ашармын, дип әйтә», – диегез.
19
Шәкертләре Гайсә кушканча эшләделәр һәм бәйрәм табыны әзерләделәр.
20
Кич җиткәч, Гайсә Үзенең унике шәкерте белән бергә табын яныннан урын алды.
21
Алар ашаган чакта Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: сезнең берегез Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
22
Шәкертләре, бик нык борчылып, берсе артыннан берсе: – Хакимем, мин түгелдер бит? – дип Аңардан сорарга тотынды.
23
Ул аларга болай дип җавап бирде: – Минем белән бер савыттан ашаучы Миңа хыянәт итәчәк.
24
Әйе, Язмада әйтелгәнчә, Адәм Углы инде китә, ләкин Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Бөтенләй тумаса, ул кеше өчен яхшырак булыр иде!
25
Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә шунда: – Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады. – Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә.
26
Ашап утырган вакытта Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап шәкертләренә бирде. – Алыгыз, ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
27
Аннары касәне алып шөкрана кылды да аларга сузды. – Һәммәгез эчегез, – диде. –
28
Бу – гөнаһлары кичерелсен дип күпләр өчен түгелә торган каным. Аллаһының кешеләр белән Килешүен раслаучы кан ул.
29
Сезгә әйтәм: Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен, – диде.
30
Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр.
31
Шунда Гайсә аларга: – Язмада: «Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарыклар таралышып бетәр», – дип әйтелгәнчә, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз.
32
Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сезне Гәлиләядә көтеп торырмын, – диде.
33
Петер исә Аңа җавап итеп: – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин һичкайчан баш тартмам! – дип әйтте.
34
Гайсә аңа: – Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең, – диде.
35
– Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, Синнән ваз кичәсем юк! – дип әйтте Петер. Башка шәкертләре дә шулай диделәр.
36
Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга килде һәм аларга: – Мин читтәрәк дога кылып килгәнче, шушында утырып торыгыз, – дип әйтеп,
37
Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп китте. Аның күңелен әрнү, шом биләп алды.
38
– Йөрәгемне үлем сагышы басты, шушында көтеп торыгыз һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде Ул аларга һәм
39
читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кыла башлады: – И Атам! Әгәр мөмкин икән, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсен! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.
40
Гайсә әйләнеп килде һәм, шәкертләренең йоклап ятуын күреп, Петергә: – Менә, бер генә сәгать Минем белән бергә уяу тора алмадыгызмы? – диде. –
41
Йокламагыз, вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз. Рух гайрәтле, тән зәгыйфьтер!
42
Гайсә, яңадан читкәрәк китеп, янә дога кылды: – Атам, Миңа бу касәдән эчми калырга ярамый икән, Синең ихтыярыңча булсын.
43
Гайсә, әйләнеп килеп, шәкертләренең йоклап ятуын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде.
44
Аларны калдырып, Ул тагын читкәрәк китте һәм шул ук сүзләрне әйтеп өченче тапкыр дога кылды.
45
Аннары кабат шәкертләре янына килде һәм: – Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? – диде. – Менә, сәгате сукты: Адәм Углын гөнаһлылар кулына тапшыралар.
46
Торыгыз, киттек! Миңа хыянәт итүче килә инде.
47
Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кулларына кылыч һәм чукмар тотып, фарисейлар белән баш руханилар җибәргән гаскәриләр күренде.
48
«Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр, Аны кулга алыгыз», – дип хыянәтче алар белән алдан сүз беркеткән була.
49
Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде дә: – Исәнме, Остаз! – дип Аны үбеп алды.
50
Ә Гайсә аңа: – Нәрсә өчен килгән булсаң, шуны эшлә, дустым! – диде. Шуннан соң Яһүдә белән килгән кешеләр алгарак чыктылар һәм Гайсәне кулга алып сак астына куйдылар.
51
Гайсә шәкертләренең берсе кылычын тартып чыгарды һәм, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде.
52
– Кылычыңны кынына тыгып куй! – диде аңа Гайсә. – Кулына кылыч алган һәркем кылычтан һәлак булачак!
53
Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмаган булыр идем дип уйлыйсыңмы? Ул Миңа шундук унике гаскәр, хәтта аннан да артыграк санда фәрештәләрен җибәрер иде!
54
Тик ул очракта Язмада әйтелгәннәр ничек гамәлгә ашыр иде?
55
Шуннан Гайсә, җыелып килгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. – Мин һәр көнне Аллаһы йортында сезнең алда халыкны өйрәттем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз.
56
Хәер, пәйгамбәрләрнең язмаларында әйтелгәнчә, болар һәммәсе гамәлгә ашсын. Шунда шәкертләрнең барысы Аны ташлап китте.
57
Гайсәне кулга алучылар Аны олуг рухани Кәяфәс янына китерделәр; Канун белгечләре һәм халык өлкәннәре инде анда иде.
58
Петер исә, бераз арткарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды да эчкәрәк үтте һәм, бу хәлнең ничек тәмамлануын күрергә теләп, хезмәтчеләр арасына кереп утырды.
59
Баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә Гайсәне үлем җәзасына хөкем итәр өчен Аңа каршы ялган дәлилләр табарга тырышты.
60
Бик күп ялган шаһитлар килеп сөйләсә дә, Гайсәне гаепләрдәй нәрсә табылмады. Ниһаять, тагын ике шаһит килеп болай диде:
61
– Бу кеше: «Мин, Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә аны яңадан төзи алам», – дип әйтте.
62
Шуннан олуг рухани торып Гайсәдән: – Боларның гаепләвенә каршы ник бернинди дә җавап кайтармыйсың? – дип сорады.
63
Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң олуг рухани Аңардан: – Мәңге тере Аллаһы алдында ант итеп әйтүеңне таләп итәм: Син Мәсихме, Аллаһы Углымы? – дип сорады.
64
– Моны син үзең әйттең, – диде аңа Гайсә. – Ә Мин сезгә болай дим: «Шушы мәлдән башлап Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар өстендә килүен күрерсез».
65
Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Көфер сүз бу! Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? Көфер сүз сөйләвен хәзер генә үзегез ишеттегез бит!
66
Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. – Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр аңа.
67
Шуннан алар Гайсәнең йөзенә төкерергә, Аны кыйнарга тотындылар; кайберләре исә, яңагына китереп сугып:
68
– Әй, Мәсих, пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле – кем сукты Сиңа? – диделәр.
69
Петер тышкы якта, ишегалдында утыра иде. Янына бер хезмәтче кыз килеп: – Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән идең, – диде.
70
Әмма Петер, җыелган халык алдында ваз кичеп: – Синең нәрсә сөйләгәнеңне мин аңламыйм, – диде.
71
Петер капкага якынлашканда, икенче бер хезмәтче кыз, аны танып, янәшәдәгеләргә: – Менә бу кеше дә насаралы Гайсә белән иде, – дип әйтте.
72
Петер, ант итеп, Гайсәдән кабат ваз кичте: – Мин ул Кешене белмим! – диде.
73
Бераздан шул тирәдә басып торган кешеләр килеп аңа: – Син чыннан да аларның берсе бит, чөнки сөйләшүеңнән күренеп тора, – диделәр.
74
Петер, ант итеп, тагын: – Мин ул Кешене белмим! – дип әйтте. Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырды.
75
Шунда Петер Гайсәнең «әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дип әйткән сүзләрен исенә төшерде һәм, урам якка чыгып, ачынып елап җибәрде.
← Chapter 25
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 27 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
Recommended Reading
Commentary
Matthew Commentaries
→
Devotional
Matthew Devotional Guide
→
Get This Bible
Tatar (Инҗил) Study Bible
→