bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 5
Matthew 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 6 →
1
Җыелып торган халык төркемен күреп, Гайсә тау битенә килеп утырды, янына шәкертләре килде.
2
Гайсә аларны өйрәтеп сөйли башлады:
3
– Аллаһыга мохтаҗ булганнар бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы – аларныкы.
4
Хәсрәт чигүчеләр бәхетле, чөнки алар юаныч табарлар.
5
Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар.
6
Тәкъвалыкка ачыккан-сусаган кешеләр бәхетле, чөнки Аллаһы аларны тукландырыр.
7
Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга да шәфкать күрсәтелер.
8
Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрерләр.
9
Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки алар Аллаһы балалары дип аталыр.
10
Тәкъва булган өчен эзәрлекләнүчеләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы – аларныкы.
11
Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә – сез бәхетле.
12
Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдә әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр.
13
Сез – җирнең тозы. Әгәр тоз үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың? Аяк астына чыгарып ташлаудан башкага ярамас ул.
14
Сез – дөнья өчен яктылык. Тау башына салынган шәһәр күренми калмас.
15
Шәмгә ут алгач, аны савыт астына куймыйлар, киресенчә, шәмдәлгә утырталар, һәм ул өйдәгеләрнең бөтенесе өчен дә яктырта.
16
Яхшы эшләрегезне күреп Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылык та кешеләр алдында шулай балкысын.
17
Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганны юкка чыгарыр өчен килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарыр өчен түгел, бәлки аларны үтәр өчен килдем.
18
Хак сүз әйтәм сезгә: җир һәм күк юкка чыкканчы, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак. Анда язылганның барысы да тормышка ашачак!
19
Шулай итеп, кем дә булса андагы иң кечкенә әмерләрнең берәрсен бозып кешеләрне дә шуңа өйрәтсә, Күкләр Патшалыгында ул иң түбән кеше дип саналыр. Ә инде кем дә булса әмерләрне үтәп башкаларны да шуңа өйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында бөек дип аталыр.
20
Сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейларныкыннан һәм Канун белгечләренекеннән өстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез.
21
Ата-бабаларыгызга: «Үтермә! Кеше үтерүче хөкемгә лаек», – дип әйтелгәнне сез ишеттегез.
22
Ә Мин исә болай дим: туганына ачу тотучы хөкемгә лаек, туганына «яраксыз» дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде «ахмак» дип әйтүче җәһәннәм утына лаек.
23
Шуңа күрә Аллаһыга багышлап бүләк алып барган чакта туганыңның сиңа булган рәнҗеше мәзбәх алдында исеңә төшсә,
24
бүләгеңне шунда калдырып торып башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп бүләгеңне тапшыр.
25
Берәү, дәгъвалашып, сине хөкемчегә алып барса, әле юлда чакта ук дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә гаепләүчең сине хөкемчегә китерер, хөкемче зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар.
26
Хак сүз әйтәм сиңа: бурычыңны актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.
27
Сез: «Зина кылма», – дип әйтелгәнне ишеттегез.
28
Ә Мин исә болай дим: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була.
29
Әгәр уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып ал да читкә ташла! Бөтен гәүдәң җәһәннәмгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен хәерлерәк.
30
Әгәр уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чап та читкә ташла! Бөтен гәүдәң җәһәннәмгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен хәерлерәк.
31
Шулай ук: «Берәрсе хатынын аерып җибәрсә, аңа аерылышу кәгазе бирсен», – дип әйтелгән иде.
32
Ә Мин исә болай дим: хатыны тарафыннан зина кылу булмыйча, ире башка сәбәп аркасында аерылышса, ул аны зина кылуга этәрә. Иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
33
Ата-бабаларыгызга: «Биргән антыңны бозма! Раббы алдында биргән антыңны үтә», – дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез.
34
Ә Мин исә болай дим: бөтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының тәхете;
35
җир белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының аяк баскан урыны; Иерусалим белән дә ант итмә, чөнки ул – бөек Патшаның шәһәре;
36
башың белән дә ант итмә, чөнки чәчеңнең бер генә бөртеген дә ак яки кара итә алмыйсың.
37
Сезнең «әйе» дигән сүзегез – «әйе», «юк» дигәнегез – «юк» булсын. Шуннан артыгы – иблистән.
38
Сез: «Күз өчен – күз» һәм «теш өчен – теш», – дип әйтелгәнне ишеттегез.
39
Ә Мин исә болай дим: явызлыкка каршы явызлык белән кайтарма. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй.
40
Күлмәгеңне алырга теләп берәрсе сине хөкемгә тартса, аңа өске киемеңне дә биреп калдыр.
41
Берәрсе сине бер чакрым җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән бергә ике чакрым үт.
42
Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчене буш итмә.
43
Сез: «Якыныңны ярат, дошманыңа нәфрәт белән кара!» – дип әйтелгәнне ишеттегез.
44
Ә Мин исә болай дим: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен догада булыгыз.
45
Шулай эшләп, Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез. Аллаһы кояшны явызлар өчен дә, рәхимлеләр өчен дә чыгара һәм яңгырны тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра бит.
46
Әгәр сезне яраткан кешеләрне генә яратсагыз, Аллаһы сезгә нәрсә өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай эшли түгелме соң?
47
Дусларыгызны гына сәламләсәгез, искитәрлек нәрсәсе бар моның? Мәҗүсиләр дә шулай эшли түгелме соң?
48
Димәк ки, Күктәге Атагыз кебек сез дә камил булыгыз.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28