bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 2
Matthew 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 3 →
1
Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә Гайсә туганнан соң, Иерусалимгә көнчыгыштан йолдызчылар килде. Ул заманда Яһүдиядә Һируд патша идарә итә иде.
2
– Яһүдиләрнең яңа туган Патшасы кайда? – дип сорашты алар кешеләрдән. – Көнчыгышта Аның йолдызын күреп, Аңа баш ияргә дип килдек без.
3
Бу хакта ишеткәч, Һируд патша һәм аның белән бергә бөтен Иерусалим хафага төште.
4
Һируд, барлык баш руханиларны һәм Канун белгечләрен җыеп, алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорады.
5
– Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә, – диде алар, – чөнки пәйгамбәр аша Аллаһы болай дип әйткән:
6
«Ә син, Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем, Яһүдәнең бөек шәһәрләреннән һич тә ким түгелсең, чөнки синдә Юлбашчы туачак һәм Ул халкым Исраилнең Көтүчесе булачак».
7
Шуннан Һируд, йолдызчыларны яшертен генә чакыртып алып, алардан йолдызның төгәл калыккан вакытын белеште
8
һәм аларны Бәйт-Лехемгә җибәреп: – Барыгыз, Бала хакында барын да җентекләп белешегез. Аны тапкач, миңа хәбәр итегез. Мин дә барып Аңа баш иярмен, – диде.
9
Патшаны тыңлап бетергәннән соң, йолдызчылар юлга чыктылар, ә көнчыгышта алар күргән йолдыз алларыннан барды һәм, Бала яткан урынга барып җиткәч, туктап калды.
10
Йолдызны күрүләренә алар бик шат иде.
11
Өйгә кергәч, алар Бала белән анасы Мәрьямне күрделәр һәм Бала каршында тезләнеп баш иделәр, аннары, хәзинәләрен чыгарып, Аңа алтын, ладан һәм мирра бүләк иттеләр.
12
Төшләрендә Һируд янына кире кайтмаска дип Аллаһыдан кисәтү алгач, алар башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр.
13
Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның төшенә кереп: – Бала белән анасын ал да Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд Баланы табып үтерергә ниятли, – диде.
14
Йосыф төнлә торды да, анасы белән Баланы алып, Мисырга китеп барды.
15
Һируд үлгәнче, ул шунда яшәде. Раббының пәйгамбәр аша «Үземнең Углымны Мин Мисырдан чакырып алдым» дигән сүзе әнә шулай гамәлгә ашты.
16
Йолдызчылар тарафыннан алданганын күреп, Һируд бик ярсыды. Шуннан ул, йолдызчылар сүзе буенча Баланың яшен чамалап, Бәйт-Лехемдәге һәм аның тирәсендәге ике яшькә җитмәгән барлык ир балаларны үтерергә боерды.
17
Аллаһының Ишагыйя пәйгамбәр аша: «Рамаһ шәһәрендә бер тавыш – ачыргаланып, иңрәп елаган тавыш ишетелә. Балаларын кызганып Рахилә елый анда; һичкемнең юатуын теләми ул, чөнки балалары юк инде», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
19
Һирудның вафатыннан соң, Мисырда Йосыфның төшенә Раббы фәрештәсе кереп:
20
– Тор, Бала белән Аның анасын алып, Исраил җиренә әйләнеп кайт. Баланы юк итәргә теләүчеләр инде үлде, – диде.
21
Йосыф торды да, Бала белән Аның анасын алып, Исраил җиренә юнәлде.
22
Әмма Яһүдиядә атасы Һируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты; төшендә кисәтү алгач, Гәлиләя өлкәсенә китте
23
һәм Насара шәһәренә барып урнашты. Шул рәвешле пәйгамбәрләрнең «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләре гамәлгә ашты.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28