bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 27
Matthew 27
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 26
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 28 →
1
Иртән иртүк барлык баш руханилар һәм халык өлкәннәре җыелып Гайсәне үтерергә хәл кылдылар.
2
Аннары Аны бәйләп Рим идарәчесе Пилат янына алып килделәр.
3
Гайсәгә хыянәт иткән Яһүдә, Аның үлем җәзасына хөкем ителүен белгәч, кылган гамәленә үкенеп утыз көмеш тәңкәне баш руханиларга һәм халык өлкәннәренә кайтарып бирде.
4
– Гөнаһ эш кылдым мин, бер гаепсез Кешегә хыянәт иттем, – диде ул аларга. – Анда безнең катнашыбыз юк, – дип җавап бирде тегеләр. – Анысы синең эш.
5
Яһүдә шул көмеш тәңкәләрне гыйбадәтханәдә ташлап калдырды да аннан чыгып китте; шуннан соң барып асылынды.
6
Баш руханилар тәңкәләрне алып: – Боларны Аллаһы йорты казнасына салырга ярамас – канлы тәңкәләр бу, – диделәр.
7
Алар әлеге акчага, килмешәкләрне җирләр өчен, чүлмәкченең басуын сатып алырга карар кылдылар.
8
Шул вакытлардан бу урын Канлы басу дип атала башлый, һәм бүгенге көндә дә аны шулай дип йөртәләр.
9
Аллаһының Иремия пәйгамбәр аша: «Алар утыз көмеш тәңкәне – Исраил халкы Аңа биргән бәһане алдылар да, Раббы миңа кушканча, чүлмәкченең басуы өчен түләделәр», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
11
Гайсәне идарәче каршына китереп бастырдылар. – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат. – Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.
12
Баш руханилар һәм халык өлкәннәре Аны гаепләп сөйләгәндә, Гайсә нәрсә дип тә җавап кайтармады.
13
– Сиңа шулкадәр күп гаеп тагалар, әллә ишетмисеңме? – дип сорады Аңардан Пилат.
14
Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дәшмәде, һәм моның белән идарәчене бик нык гаҗәпләндерде.
15
Кабул ителгән гадәт буенча, идарәче бәйрәм уңаеннан халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.
16
Яманаты таралган Бараб исемле берәү нәкъ шул көннәрдә зинданда ята иде.
17
Шуңа күрә Пилат җыелган халыктан: – Кемне азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме? – дип сорады.
18
Баш руханиларның Гайсәне көнчелектән тотып бирүләрен Пилат аңлый иде.
19
Өстәвенә, Пилат хөкем итү урынында утырган чакта, хатыны аңа: «Гаепсез бу Адәмгә бернинди начарлык эшләмә! Бүген төшемдә мин Аның аркасында шундый газапландым», – дип хәбәр иттерде.
20
Баш руханилар һәм халык өлкәннәре исә, Барабны иреккә чыгаруны, ә Гайсәне үлем җәзасына тартуны таләп итегез дип, халыкны алдан котыртып куйганнар иде.
21
– Шушы ике адәмнең кайсысын азат итүемне телисез? – дип сорады идарәче җыелган халыктан. – Барабны, – диде алар.
22
– Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән миңа нишләргә? – дип сорады Пилат. – Хачка кадакларга Аны! – дип кычкырды бөтенесе бертавыштан.
23
– Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат. – Хачка кадакларга Аны! – дип тагын да катырак кычкырды халык.
24
Үзенең бернәрсә дә эшли алмавын һәм халык арасында ризасызлык арта баруын күреп, Пилат су китерергә кушты; аннары халык алдында кулларын юып: – Бу Кешенең үлемендә гаебем юк, үзегез карагыз! – диде.
25
– Гаебе безгә һәм безнең балаларга төшсен! – дип дәррәү җавап кайтарды халык.
26
Пилат шунда Барабны азат итте, ә Гайсәне, камчы белән суктырганнан соң, хачка кадакларга боерды.
27
Шуннан гаскәриләр Гайсәне идарәче Пилат сараена (преториумга) алып килделәр, һәм бар гаскәр Аның тирәсенә җыелды.
28
Алар, Гайсәнең киемнәрен салдырып, өстенә куе кызыл төстәге япанча,
29
башына чәнечкеле чыбыклардан үрелгән таҗ кидерделәр, уң кулына таяк тоттырдылар һәм Аның каршында тез чүгеп: «Яшәсен яһүдиләр Патшасы!» – дип мыскылладылар;
30
Аңа төкерделәр, таяк белән башына суктылар.
31
Туйганчы мәсхәрәләгәннән соң, өстендәге япанчасын салдырып, Үзенең киемнәрен кидерделәр дә хачка кадакларга алып киттеләр.
32
Чыгып барганда, Күринидән килгән Шимун исемле бер кешене очратып, гаскәриләр аны Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр.
33
Гөлгетә (ягъни «баш сөяге») дип аталган урынга килеп җиткәч,
34
Гайсәгә үт кушылган шәраб бирделәр, әмма татып карагач, Ул аны эчмәде.
35
Гайсәне хачка кадаклагач, гаскәриләр жирәбә салып Аның киемнәрен бүлештеләр дә
36
Аны сакларга дип утырыштылар.
37
Гайсәнең баш очына Аның гаебен күрсәтүче «Бу – Гайсә, яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркеттеләр.
38
Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадаклап куйдылар.
39
Үтеп баручылар, баш чайкап, Аны хурладылар.
40
– Әй Син, Аллаһы йортын җимереп, өч көндә аны яңадан төзүче! Аллаһы Углы булсаң, Үзеңне коткар – төш хачтан! – диде алар.
41
Аны баш руханилар белән бергә Канун белгечләре дә, халык өлкәннәре дә мыскыллады:
42
– Башкаларны коткарды, ә Үзен коткара алмый. Әгәр Ул Исраил Патшасы икән, төшсен хачтан, шул чакта Аңа ышанырбыз!
43
Аллаһыга өметләнде Ул; әгәр Аллаһыга шулай кадерле булса, Аллаһы коткарсын Аны! Ул бит Үзен Аллаһы Углы дип атый иде.
44
Гайсә белән бергә кадакланган юлбасарлар да Аны шундый ук сүзләр белән мәсхәрәләде.
45
Көн үзәгендә бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте.
46
Сәгать өчләр тирәсендә Гайсә: – Эли, Эли, лема сабахтани? – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде (бу «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Мине?» дигәнне аңлата).
47
Янәшәдә торучылар Аның сүзләрен ишетеп: – Ильяс пәйгамбәрне чакыра, – диделәр.
48
Ә берсе шунда, йөгереп килеп, әче шәрабка манчыган губка кисәген таякка элде дә Аңа эчәргә бирде.
49
Башкалары исә: – Әйдәгез карыйк, Ильяс Аны коткарырга килерме икән? – диде.
50
Гайсә тагын каты итеп бер кычкырды да җан бирде.
51
Шулвакыт Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. Җир тетрәде, таш кыялар ярылды,
52
каберләр ачылып китеп, гүр иясе булган бик күп изгеләргә җан керде,
53
һәм алар каберләреннән торып чыкты; соңыннан, Гайсә үледән терелгәч, алар изге шәһәр Иерусалимгә килделәр, һәм күпләр аларны күрде.
54
Йөзбашы һәм аның белән бергә Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәвен һәм башка вакыйгаларны күреп, бик нык курыктылар. – Ул чынлап та Аллаһы Углы булган икән, – диеште алар.
55
Анда читтән карап торучы хатын-кызлар да байтак булып, алар арасында магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй угылларының анасы бар иде. Алар, Гәлиләядән үк Гайсәгә ияреп килеп, Аңа ярдәм итүчеләрдән иде.
57
Кичке якта Ариматайдан Йосыф исемле бер бай кеше килде, ул да Гайсәнең шәкерте иде;
58
Пилаттан Гайсәнең җәсәден алып китәргә рөхсәт сорап, теге аңа җәсәдне бирергә боерды.
59
Йосыф, җәсәдне алып, чиста җитен тукымага төрде дә
60
күптән түгел генә кыяда уелган үзенең кабер-мәгарәсенә илтеп салды һәм, зур бер таш тәгәрәтеп китереп, мәгарә авызын томалап куйды да китеп барды.
61
Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям исә кабер каршында утырып калдылар.
62
Иртәгесе көнне – ул шимбә көн иде – Пилат янына баш руханилар белән фарисейлар килде.
63
– Әфәнде, исән чагында теге ялганчының «өченче көндә Мин үледән тереләчәкмен» дип әйткән сүзләре искә төште, – диде алар. –
64
Шуңа күрә өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә шәкертләре, килеп, җәсәден урлап китәрләр дә соңыннан халыкка «Ул үледән терелде» дип әйтерләр; һәм бу ялган беренчесеннән яманрак булыр.
65
– Сакчылар алыгыз да, үзегез кирәк дип санаганча, каберне саклагыз, – диде аларга Пилат.
66
Тегеләр киттеләр һәм, мәгарә авызын томалаган ташка мөһер сугып, гаскәриләрне каравылга куйдылар.
← Chapter 26
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 28 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28