bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 4
Matthew 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 5 →
1
Шуннан соң Аллаһы Рухы Гайсәне иблис тарафыннан сынар өчен чүлгә алып китте.
2
Ризык капмыйча кырык көн һәм кырык төн уздырып, Гайсә бик нык ачыкты.
3
Сынаучы иблис, Аның янына килеп: – Әгәр Син Аллаһы Углы икәнсең, бу ташларга боер – икмәккә әйләнсеннәр! – диде.
4
Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Язмада «кеше икмәк белән генә түгел, Аллаһының һәр сүзе белән яшәр» дип әйтелгән.
5
Шуннан соң иблис Аны изге шәһәр Иерусалимгә алып килде дә Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды
6
һәм: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, түбән ташлан! – диде. – Язмада: «Аллаһы Синең турыда фәрештәләренә әмер бирер. Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас», – дип әйтелгән бит.
7
– Анда «Раббы Аллаңны сынама» дигән сүзләр дә бар, – дип җавап бирде Гайсә.
8
Аннары иблис Аны биек тау башына алып менеп дөньяның барлык патшалыкларын, аларның бар шөһрәтен күрсәтте
9
һәм: – Әгәр йөзтүбән капланып миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирәм! – диде.
10
– Кит, иблис! – дип җавап кайтарды Гайсә. – Язмада «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит» дип әйтелгән.
11
Шуннан соң иблис Аны калдырып китеп барды, ә Гайсә янына фәрештәләр килеп хезмәт күрсәтә башлады.
12
Яхъяның кулга алынуын белгәннән соң Гайсә Гәлиләядәге Насарага кайтты; аннары, шәһәрдән китеп, Гәлиләя күле янындагы Зәбулун һәм Нәптали җирендә урнашкан Кәпәрнаум шәһәренә күченде.
14
Аллаһының Ишагыйя пәйгамбәр аша: «И Зәбулун җире, Нәптали җире, диңгезгә алып баручы юл һәм Үрдүн аръягы – мәҗүсиләр иле Гәлиләя! Караңгылыкта яшәүче халык бөек яктылыкны күрде. Үлем караңгылыгында яшәүчеләр өчен нур балкыды», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
17
Шул вакыттан Гайсә: – Тәүбәгә килегез! Күкләр Патшалыгы инде бик якын! – дип вәгазьли башлады.
18
Гәлиләя күле буеннан үтеп барганда Гайсә, ятьмә салып йөрүче агалы-энеле ике балыкчыны – Петер дип аталган Шимун белән Әндрине күреп, аларга:
19
– Миңа иярегез! Мин сезне кеше аулаучы итәрмен! – диде.
20
Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.
21
Арырак киткәч, Гайсә бертуган кардәшләрне – Ягъкуб белән Яхъяны күрде. Алар аталары Зебедәй белән бергә көймәдә ятьмә сипләп утыра иде. Гайсә аларны Үзе белән чакырды.
22
Алар шунда ук, көймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр.
23
Гайсә шулай гыйбадәтханәләрдә халыкны өйрәтеп, Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне таратып, кешеләрне төрле чир-хасталардан савыктырып бар Гәлиләяне әйләнеп чыкты.
24
Аның турындагы хәбәр бөтен Сүриягә таралды. Янына төрле сырхаулардан, интектергеч чирләрдән җәфаланган, җен кагылган, өянәге кузгалган, паралич суккан кешеләрне алып килделәр, һәм Гайсә аларны савыктырды.
25
Аңа Гәлиләядән, Ун каладан, Иерусалимнән, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән халык төркеме ияреп йөрде.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28