bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 21
Matthew 21
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 20
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 22 →
1
Иерусалимгә якынлашып Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги авылына җиткәндә, Гайсә ике шәкертен чакырып алды да:
2
– Каршыгыздагы авылга барыгыз, – диде. – Анда керүгә бәйдәге ана ишәк белән яшь бер ишәкне күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырыгыз да Минем янга алып килегез.
3
Кем дә булса бер-бер сүз әйтә калса, аңа: «Алар безнең Хуҗага кирәк», – дип әйтегез, һәм ишәкләрне шундук алып китәргә рөхсәт итәрләр.
4
Аллаһының пәйгамбәр аша: «Сион-кызга әйтегез: „Яныңа яшь ишәккә – йөк ишәгенең баласына атланып тыйнак-күндәм патшаң килә“», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
6
Шәкертләр китеп бардылар һәм барысын да Гайсә кушканча эшләделәр.
7
Ишәк белән баласын алып килеп, өс киемнәрен аларның сыртларына салгач, Гайсә ишәккә атланды.
8
Халыкның күбесе юлга өс киемен җәйде, башкалар исә агач ботакларын кисеп түшәде.
9
Алдан баручы халык та, арттагылар да: «Давыт Углына һошанна! Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер! Күкләрдә һошанна!» – дип кычкырды.
10
Гайсә Иерусалимгә килеп керүгә, бөтен шәһәр хәрәкәткә килде, кешеләр бер-берсеннән: – Кем соң Ул? – дип сорашты.
11
– Гәлиләядәге Насарадан килгән Гайсә пәйгамбәр бу, – дип җавап бирделәр аларга.
12
Шуннан Гайсә, Аллаһы йортына кереп, барлык сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгарды, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады.
13
– Язмада «Минем Йортым дога кылу йорты дип аталыр» дип әйтелгән, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! – диде Ул.
14
Аллаһы йортында Гайсә янына сукырлар, аксаклар килде, һәм Ул аларны савыктырды.
15
Ләкин Гайсә кылган искиткеч эшләрне һәм Аллаһы йортында «Давыт Углына һошанна!» дип кычкырган балаларны күреп ачулары чыккан баш руханилар һәм Канун белгечләре
16
Аңардан: – Син аларның нәрсә дип кычкыруларын ишетәсеңме? – дип сорадылар. – Ишетәм, – дип җавап бирде Гайсә. – «Балалар һәм нарасый сабыйлар теленнән Син Үзеңә мактаулар яудыртырсың» дип язылганны һичкайчан укыганыгыз булмадымыни сезнең?
17
Шуннан Гайсә, аларны калдырып, шәһәрдән Бәйт-Әниягә китеп барды һәм шунда төн кунарга калды.
18
Иртә белән шәһәргә таба юл тотканда, Гайсә ачыгып китте һәм,
19
юл буенда үсеп утырган инҗир агачын күреп, якынрак килде, әмма анда яфрактан башка берни тапмагач, агачка: – Моннан ары беркайчан җимешең булмасын! – диде. Һәм инҗир агачы шундук корып төште.
20
– Ничек алай кинәт кенә инҗир корып төште соң? – диде шәкертләре бу хәлгә исләре китеп.
21
– Хак сүз әйтәм сезгә: һич икеләнмичә ихластан ышансагыз, инҗир агачына Мин эшләгәнне генә түгел, хәтта ки менә бу тауга «күтәрелеп диңгезгә ташлан!» дип әйтсәгез дә, нәкъ шулай булыр, – диде Гайсә. –
22
Шулай ук догагызда нәрсә генә сорасагыз да, әгәр ихластан ышанасыз икән, теләгәнегезне алырсыз.
23
Гайсә Аллаһы йортына кереп халыкны өйрәтә башлауга, Аның янына баш руханилар белән халык өлкәннәре килеп: – Мондый эшләр башкарырга Синең хакың бармы? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар.
24
– Минем дә сезгә бер соравым бар, – диде аларга Гайсә. – Әгәр шуңа җавап бирә алсагыз, андый хокукны кем биргәнне әйтермен.
25
Яхъяның суга чумдыру хокукы кайдан килә: күктәнме, әллә кешеләрдәнме? Тегеләр үзара киңәшергә тотындылар: – Әгәр «күктән» дип әйтсәк, Ул бездән «ә ни өчен соң сез аңа ышанмадыгыз?» дип сорар.
26
Әгәр инде «кешеләрдән» дип әйтсәк, халыктан куркыныч – алар бит бөтенесе дә Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли.
27
Шуңа күрә алар Гайсәгә: – Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, андый хокукны кем биргәнне Мин дә сезгә әйтмим, – диде Гайсә.
28
Сүзен дәвам итеп Гайсә: – Ә менә бу хакта сез ни әйтерсез? – диде. – Бер кешенең ике углы булган. Бервакыт әти кеше, угылларының берсе янына килеп: «Углым, бүген син йөзем бакчасына барып эшлә әле», – дигән.
29
«Барасым килми», – дип җавап биргән углы, ләкин бераздан кире уйлап барыбер киткән.
30
Атасы, икенче углы янына килеп, шул ук сүзләрне кабатлаган. Анысы исә: «Барам, әфәндем», – дип җавап биргән, әмма бармаган.
31
Угылларның кайсысы аталарының ихтыярын үтәгән? – Беренчесе, – дип җавап бирде тегеләр. – Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгына салым җыючылар һәм фахишәләр сездән алданрак керәчәк.
32
Чөнки Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез аңа ышанмадыгыз. Ә салым җыючылар һәм фахишәләр аңа ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбәгә килмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз.
33
Хәзер тагын бер гыйбрәтле хикәя тыңлагыз: җир биләүче бер кеше, йөзем куаклары утыртып, бакчасын койма белән әйләндереп алган, җимеш изү өчен махсус чокыр әзерләгән, каравыл манарасы төзегән дә, йөзем үстерүчеләргә бакчасын куллануга биреп, чит якларга китеп барган.
34
Уңыш җыяр вакыт җиткәч, үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән.
35
Әмма йөзем үстерүчеләр хезмәтчеләрнең кайсын тотып кыйнаганнар, кайсын үтергәннәр, кайсын таш атып куганнар.
36
Хуҗа кеше тагын хезмәтчеләрен җибәргән, бу юлы инде аларның саны күбрәк булган, тик болары белән дә шул ук хәл кабатланган.
37
Ахыр чиктә хуҗа, «углыма хөрмәт күрсәтерләр» дип уйлап, тегеләр янына үзенең углын юллаган.
38
Әмма йөзем үстерүчеләр, хуҗаның углын күреп, үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез үтерик аны, аңа каласы мираска ия булырбыз», – дип киңәшкәннәр дә
39
егетне бакчадан алып чыгып үтергәннәр.
40
Бакча хуҗасы, әйләнеп кайткач, йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?
41
– Бу явызларны ул үлем җәзасына тартыр да бакчаны башкаларга куллануга тапшырыр – болары тиешле өлешне хуҗага вакытында биреп барыр, – диде баш руханилар белән халык өлкәннәре.
42
– Язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде. Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен бу могҗизадыр», – дип әйтелгән сүзләрне беркайчан укыганыгыз булмадымыни? – диде аларга Гайсә.
43
– Әнә шуңа күрә Мин сезгә болай дим: Аллаһы Патшалыгы, сездән алынып, җимеш бирүче халыкка тапшырылачак.
44
Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк; таш кемнең дә булса өстенә төшсә – сытачак.
45
Гайсәнең гыйбрәтле хикәяләрен тыңлап бетергәннән соң, баш руханилар һәм фарисейлар, әлеге сүзләрнең үзләренә төбәлгәнен аңлап,
46
Гайсәне кулга алырга теләгән иделәр, әмма Аны пәйгамбәр дип санаган халыктан куркып туктап калдылар.
← Chapter 20
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 22 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28