bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 20
Matthew 20
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 19
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 21 →
1
Сүзен дәвам итеп Гайсә: – Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? – диде. – Әйтик, хуҗа кеше иртән иртүк үзенең йөзем бакчасында эшләргә кешеләр ялларга барган ди.
2
Ялчылар белән көненә бер динардан килешкәч, ул аларны йөзем бакчасына озаткан да,
3
иртәнге сәгать тугызда кабат базар мәйданына килеп, эшсез торган башка кешеләрне күргән һәм аларга:
4
«Сез дә минем йөзем бакчасына барыгыз, мин сезгә тиешлесен түләрмен», – дигән. Тегеләр киткәннәр.
5
Хуҗа кеше сәгать уникедә дә, көндезге сәгать өчтә дә шулай эшләгән.
6
Кичке бишләр тирәсендә хуҗа тагын чыккан һәм басып торган кешеләрне күреп: «Сез нигә монда көне буе эшсез торасыз?» – дип сораган.
7
«Безне беркем ялламады», – дип җавап биргәннәр аңа. Шуннан ул аларга: «Сез дә йөзем бакчасына барыгыз», – дигән.
8
Кич җиткәч, хуҗа үзенең идарәчесенә: «Эшчеләрне чакырып эш хакын түлә – ахырдан ялланган кешеләрдән башлап беренчеләре белән тәмамла», – дигән.
9
Кичке биштә ялланучыларның һәрберсе берәр динар акча алган.
10
Моны күреп, беренче булып килгәннәре, күбрәк алырбыз, дип уйлаганнар. Әмма аларга да берәр динар түләгәч,
11
хуҗага зарланырга тотынганнар:
12
«Соңыннан килгәннәр бары бер сәгать эшләде, ә син аларны безнең белән тиңләдең. Без бит бүген көнозын эссе кояш астында эшләдек».
13
Әмма аларның берсенә җавап итеп ул: «Дус кеше, мин сиңа карата гаделсезлек кылмадым; без синең белән бер динардан килештек түгелме соң?
14
Үзеңә тиешлесен ал да кит. Минем исә ахырдан килүчегә дә сиңа түләгән кадәр бирәсем килә.
15
Үз акчамны үзем теләгәнчә сарыф итәргә хакым юкмыни минем? Әллә син минем юмартлыгымнан көнләшәсеңме?» – дигән.
16
Менә шулай, соңгылар – беренче, беренчеләр исә соңгы булыр.
17
Иерусалимгә юл тотканда Гайсә, Үзенең унике шәкертен читкәрәк алып китеп, болай диде:
18
– Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда баш руханилар һәм Канун белгечләре кулына тотып бирерләр һәм үлемгә хөкем итәрләр,
19
шуннан мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, тегеләр исә Аны мыскыл итәрләр, камчы белән суктырырлар, ахырдан хачка кадакларлар. Әмма өченче көндә Ул үледән терелер.
20
Шунда Зебедәйнең хатыны, үзенең угылларын ияртеп, гозер белән Гайсә каршына килеп башын иде.
21
– Нинди йомышың бар? – дип сорады аңардан Гайсә. – Минем угылларым Синең Патшалыгыңда уң һәм сул ягыңнан урын алырлар, дип вәгъдә итсәң иде, – диде хатын.
22
– Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә алырсызмы соң? – Алырбыз, – диде тегеләр.
23
– Минем касәмнән эчәрсез, ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярда түгел. Атам ул урыннарны кемнәргә тәгаенләсә, шуларныкы булыр.
24
Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең бу икәүгә ачуы чыкты.
25
Гайсә исә аларның барысын Үз янына чакырып алды да әйтте: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре үз халкы өстеннән хакимлек кыла, түрәләр дә халык белән идарә итә.
26
Ләкин сездә алай булмасын: арагызда бөек булырга теләүче – башкаларга хезмәтче,
27
беренче булырга теләүче – колыгызга әйләнсен.
28
Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен Үзенең гомерен бирергә дип килде.
29
Гайсә һәм Аның шәкертләре Әрихә каласыннан китеп барганда, алар артыннан бик күп халык иярде.
30
Юл читендә ике сукыр утыра иде. Гайсәнең үтеп баруын ишетеп алар: – Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкыра башлады.
31
Халык, ачуланып, аларны тыймакчы булды, әмма тегеләр тагын да ныграк кычкырды: – Әфәндем, Давыт Углы! Кызган безне!
32
Гайсә, туктап, аларны чакырып алды да: – Сез Миннән нәрсә көтәсез? – дип сорады.
33
– Әфәндем! Күзләребез ачылса иде! – диде алар.
34
Гайсә, бу ике сукырны кызганып, аларның күзләренә орынды, һәм тегеләр шундук күрә башлады, аннары Аңа ияреп китте.
← Chapter 19
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 21 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28