bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Matthew 16
Matthew 16
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 17 →
1
Анда Гайсәне фарисейлар белән саддукейлар урап алдылар һәм, Аны сынамакчы булып, күктән иңгән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.
2
Әмма аларга Ул: – Кич белән сез, күк йөзе кызыл – иртәгә көн яхшы булыр, дисез.
3
Ә иртәгесен, бүген давыл булыр – күк йөзе әнә куе кызыл, дисез. Күк йөзенә карап сез һава торышын алдан әйтә аласыз, ә якынлашып килүче заман билгеләрен чамаламыйсыз.
4
Явыз һәм имансыз буын илаһи билгеләр таләп итә, әмма Юныс пәйгамбәр билгесеннән гайре аларга башкасы бирелмәс, – дип җавап кайтарды һәм яннарыннан китеп барды.
5
Күлнең аръягына чыгып җиткәч, шәкертләренең икмәк алырга онытканлыгы ачыкланды.
6
– Карагыз аны, фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз! – диде аларга Гайсә.
7
Шәкертләре исә бер-берсенә: – Үзебез белән икмәк алмаганга шулай әйтәдер, – диештеләр.
8
Аларның нәрсә турында сөйләшүен белеп Гайсә: – Ни өчен сез, икмәк алмадык, дип әйтәсез, сай иманлылар? – диде. –
9
Әле һаман берни аңламыйсызмы? Биш мең кешегә өләшкән биш икмәкне һәм сынык-санык белән ничә кәрзин тутырганыгызны оныттыгызмы?
10
Дүрт мең кешегә тараткан җиде икмәкне дә хәтерләмисезме? Ул вакытта ничә кәрзин сынык-санык җыеп алдыгыз?
11
Фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз, дип әйткәндә икмәкне күздә тотмавым аңлашылмадымыни?
12
Шунда гына шәкертләр Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә бәлки фарисейлар һәм саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар.
13
Филип Кайсариясе җирләренә килгәч, Гайсә үзенең шәкертләреннән: – Кешеләр Мине – Адәм Углын – кем дип белә? – дип сорады.
14
– Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә Иремия яки башка пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – дип җаваплады шәкертләре.
15
– Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан.
16
– Син – Мәсих, тере Зат булган Аллаһының Углы, – дип җавап бирде Шимун-Петер.
17
– Бәхетле кеше син, Яхъя углы Шимун, – диде аңа Гайсә, – чөнки сиңа моны кешеләр түгел, ә Күктәге Атам ачып бирде.
18
Шуның өчен Мин сиңа әйтәм: син – Петер, һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр Бердәмлеген төзермен; аны үлеләр дөньясы җиңә алмас.
19
Мин сиңа Күкләр Патшалыгының ачкычларын тапшырырмын; җирдә син тыйганны күктә Аллаһы да тыяр, ә җирдә син рөхсәт иткәнне күктә Аллаһы да рөхсәт итәр.
20
Шуннан шәкертләренә Ул Үзенең Мәсих булуын һичкемгә әйтмәскә кушты.
21
Шул көннән Гайсә Үзенең Иерусалимгә барырга тиешлеге һәм анда халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре тарафыннан күп газапларга дучар ителәчәге, үләчәге, әмма өченче көндә үледән тереләчәге турында шәкертләренә ачыктан-ачык сөйли башлады.
22
Петер исә Гайсәне читкәрәк алып китте дә: – Аллаһы сакласын Сине, Хакимем! Андый хәл була күрмәсен! – дип Аның белән ризалашмавын белдерде.
23
Ләкин Гайсә, Петергә борылып карап: – Кит янымнан, иблис! Син Мине юлдан яздырырга тырышасың. Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – диде.
24
Соңрак Гайсә Үзенең шәкертләренә: – Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, Миңа иярсен.
25
Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны табар.
26
Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма җанын харап итә икән, аңа моннан ни файда? Кеше нәрсә биреп җанын кайтара алыр икән?
27
Адәм Углы Атасының балкып торган шөһрәтендә Үз фәрештәләре белән килер дә һәркемгә гамәленчә бирер.
28
Хак сүз әйтәм сезгә: биредә басып торучыларның кайберләре Адәм Углының Патша булып килүен күрмичә дөнья куймас.
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 17 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28